Быелгы бәйгедә Башкортстан, Удмуртия, Самараның шәһәр һәм районнарыннан 37 коллектив һәм ялгыз башкаручы — барлыгы 300гә якын кеше катнашты.
Фестиваль кунакларын шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламлап, күпмилләтле илебездә казак мәдәнияте аерым урын алып торуын билгеләде. Арытаба конкурс программасы башланды. Сәхнәдә бер-бер артлы бәйгечеләр чыгыш ясады. Алар үзләренең осталыклары белән сокландырды, моңлы җырлар, дәртле биюләр күңелләрне җилкендерде. Бәйгечеләрнең чыгышларын Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Краснодар шәһәренең «Криница» казак җыры дәүләт ансамбле җитәкчесе Владимир Капаев рәислегендә мәртәбәле жюри бәяләде. Шулай ук чара кысаларында казак җырларын башкару, сәхнә хәрәкәте буенча осталык дәресләре оештырылды.
Фестивальнең икенче көнендә күркәм гадәт буенча милли киемнәрдәге бәйгечеләр җырлы-биюле тантаналы йөреш белән Ленин мәйданыннан «Җиңү» паркына үтеп, «Солдат уйлары» һәйкәленә чәчәкләр салды. Шәһәребез коллективлары җитәкчелегендәге йөреш арытаба «Нефтяник» паркына агылды.
Парк биләмәсе чын-чынлап зур казак ихатасына әверелде. Төрле яклап казак халкының көнкүрешен чагылдырган этник почмаклар калкып чыккан, декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм рәссамнар күргәзмәләре, чагу фототөбәкләр урнаштырылган. Троица бәйрәмен гәүдәләндергән каеннар шәһәрдәшләрнең уй-теләкләрен җыйды. Теләгән һәркем чагу тасмалар бәйләп, теләк теләргә мөмкин иде.
Җәйге эстрадада үткән фестивальнең гала-концертында иң яхшы чыгышлар тәкъдим ителде. Сәхнәдәге җыр-биюләргә тамашчылар да ихлас кушылды, рәхәтләп җырлап-биеде, әйлән-бәйлән уйнады.
Фестивальнең янә бер мавыктыргыч чарасы — кылыч кисешү буенча ярышлар. Кызыклы тамашаны карарга күп кеше җыелды. Әле генә сәхнәдә чыгыш ясаган казаклар кылыч белән оста эш итүләре белән сокландырды. Ярышларны «Сторожевой» утары и «Ык» станицасы ярдәмендә Ырынбур казак гаскәренең Татарстан бүлеге оештырды.
Ниһаять, көтеп алынган дулкынландыргыч мизгелләр килеп китте. Сәхнәдән җиңүчеләрне игълан иттеләр. Алар түбәндәгечә билгеләнде:
«Хор» төркемендә I дәрәҗә лауреат — «Волюшка» халык казак ансамбле, Октябрьский шәһәре (җитәкчеләр Гөлнара Хисаева, Федор Горелов);
«Фольклор һәм вокаль ансамбльләр» төркемендә — «Здравица» үрнәкле фольклор ансамбль коллективы, Бәләбәй шәһәре (җитәкчесе Ольга Миронова), «Раздолье» халык эстрада-фольклор ансамбле (җитәкчесе Людмила Мельникова), «Красная горка» рус җыры халык ансамбле,Октябрьский шәһәре;
«Ялгыз башкаручылар» төркемендә — Роман Донской, Приют бистәсенең 2нче балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе (җитәкчесе Светлана Мордвинова), Элина Титова, Октябрьский шәһәре (җитәкчесе Татьяна Шипилова);
«Хореография» төркемендә — «Асылъяр» халык бию ансамбле, Чакмагыш районы.
Күркәм чара тәмам. Фестиваль җыр-моң бәйгесе кысаларыннан үсеп, халыкны берләштерүче дуслык бәйрәме булды.