Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 июнь 2019, 14:03

«Йөк» урыныннан кузгалды бугай!

Гәзитебезнең алдагы саннарында Озёрная урамында яшәүчеләрнең Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә юлларының аянычлы торышы турындагы мөрәҗәгатен язып чыккан идек.

Гәзитебезнең алдагы саннарында Озёрная урамында яшәүчеләрнең Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә юлларының аянычлы торышы турындагы мөрәҗәгатен язып чыккан идек.
Әлбәттә, бу очрак хакында яздык та оныттык дигән сүз түгел. Айгөл Богомолова безгә төзекләндерү барышы турында хәбәр итеп торды. Әмма соңгы хаты борчулы иде: «Урамыбызга килеп, барысын да үзегез күреп китсәгез яхшы булыр иде, монда тагын яңа «нюанс»лар барлыкка килде», — дип яза ханым. Шул көнне үк вакыйгалар урынына юл алдык. Хакимият вәгъдәләгәнчә, Озёрная урамы сизелерлек үзгәрешләр кичергән: уйсулык җирләргә таш түшәлеп, юл тигезлеге тиешле биеклеккә күтәрелгән, юлга хәтта асфальт вагы да җәелгән... Әмма беренче караштан ук игътибарны бер нәрсә җәлеп итте. Юлның үргә таба өлешендә асфальт бөтенләй юк, таш кына түшәлгән. Озёрная урамында яшәүчеләрне нәкъ шушы мәсьәлә борчуга салган да инде. Алар фаразлавынча, үрдәге вак таш беренче яңгырдан соң ук урыны-урыны белән җуелачак, нәтиҗәдә юл әкренләп элеккеге халәтенә кайтачак.
Урамны машинада бер барып әйләнү дә җитә, бу сүзләрнең хаклыгын аңлыйсың. Үргә мендем дигәндә, тәгәрмәчләр вак ташка батып кереп, «уйнаклый» башлый, бу үз чиратында машинага да, юл торышына да тәэсир итмичә калмый. Ә инде һава шартлары бозылган чорда биредә ни буласын күз алдына китерүе авыр түгел. Моннан тыш, төп юлда яңгыр сулары күлгә таба аксын өчен дренаж системасы да ясалмаган. Димәк, юынтык су янәдән кешеләр йорты-бакчасына тулачак...
Озёрная урамындагы хәлләрне күреп кайтканнан соң, Русиянең юл хәвефсезлеге хәрәкәте дәүләт инспекциясенең Октябрьский бүлегенә гәзит исеменнән юл торышының куркынычсызлык таләпләренә ярашлылыгын ачыклауны сорап, гариза юлладык. Инспекторлар тикшерүеннән соң, «ДорСтройРемонт» предприятисе урамның калган өлеше атна эчендә төзекләндереләчәген белдерде. Атна да үтмәде, Озёрнаяда яшәүчеләрдән, ниһаять, яхшы хәбәр килде. Юл төзүчеләр урамның өске өлешен дә тигезләп-асфальтлап куйган. «Кичтән явып үткән яңгырдан соң да урамыбызда зур күлләвекләр ясалмады, хәзер рәхәтләнеп юлдан да, үзән буеннан да йөри алабыз! Безнең гозерне ишеткән, мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәткән шәһәр хакимиятенә, «Туган як» гәзитенә рәхмәт әйтәсе килә», — дип яза Айгөл ханым күршеләре исеменнән.
... Без дә Озёрная урамындагы хәлләрнең уңай чишелешенә бик шатбыз. Яңартылган юл халыкка тагын да озак еллар хезмәт итсен, балалар да, олылар да аның игелеген күрсеннәр дигән теләктә калабыз. Ә инде иң мөһиме — күрше-күлән бер-берсенә карата ихтирамлы, игътибарлы булсын иде, чөнки үзара аңлашып, дус-бердәм булып яшәгәндә генә тормышлар имин, матур булачак... «Күрше хакы — тәңре хакы», дигән әйтемне онытмыйк, дуслар!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: