Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 июнь 2019, 13:16

Ризыклар — искитмәле, сатучылар — иң уңганнары

Күпьюнәлешле һөнәри колледжда «Октябрьский — сәүдә шәһәре» фестивале узды

Иң яхшы сатучылар һәм аш осталарын ачыклаучы фестиваль быел җиденче тапкыр оештырылып, Башкортстанның 100 еллыгына багышланды.
Фестиваль «Тәм тылсымы» бәйгесеннән башланып китте. Анда дүрт җәмәгать туклануы оешмасы көч сынашты: «JuIce Cream», «Джем» кафелары, «Green Park», «PRONTO» рестораннарының матур бизәлгән өстәлләре үзенчәлекле итеп тәкъдим ителгән милли аш-судан сыгылып торды. Иң беренче булып жюри карамагына үз ризыкларын «JuIce Cream» кафесы күрсәтте. Төп ризыкларның берсе — үзебездә үскән үләннәр һәм яшелчәләр белән сыер итеннән рулет. Өстәл лагман, «Жозефина», «Нежность» салатлары, тавык ите бәлеше белән баетылган иде.
«Green Park» рестораны төп аш-су итеп каклаган кабак белән ат итеннән салат, күәс һәм кура-җиләк соусы белән үрдәк түше тәкъдим итте. Десертка чыршы энәләреннән, акчәчәк таҗларыннан туңдырмалар, кымыздан коктейль әзерләгәннәр.
— Республиканың 100 еллыгына багышланган меню әзерләү безнең өчен авыр булмады. Тематик менюлар әзерләү белән күптәннән шөгыльләнәбез, чөнки кунакханә янында эшләгәч, бик күп кунаклар кабул итәбез. Безнең эш кагыйдәбез — ризыкны ашказан канәгатьләнерлек кенә түгел, кеше уйланырлык итеп әзерләү. Шулай ук азык аша ата-бабаларыбызның туклану мәдәниятен күрсәтүгә басым ясыйбыз, — ди ресторанның шеф-повары Антон Сенкин.
«PRONTO» — итальянча гаилә рестораны булып саналса да, менюда милли ризыклар да өстенлек итә. Бәйгедә алар милли ашлардан ат итеннән казылык, чәк-чәк, Италия десерты терамису һәм башка ашамлыклар тәкъдим итте.
«Джем» кафесы ачылуына өч кенә ел булса да, ул гаилә бәйрәмнәре үткәрү өчен уңайлы урын дип танылды. Әйткәндәй, кафе пешекчеләре бәйге үткәрү урыны булган күпьюнәлешле һөнәри колледжда укып, биредәге мастерлар һәм укытучыларның бай тәҗрибәсен туплаган. Алар яшелчәләр белән ысланган сарык итеннән салат, күмердә пешкән ит, «Янган-тау» пирүге әзерләгән.
Гомумән, «Тәм тылсымы» бәйгесендә катнашучыларның һәрберсе үз өстәлләрен әзерләүгә бар күңелен биргән, зур тырышлык салган. Бөтен ризыклар табигый башкорт ризыкларыннан әзерләнеп, зәвыклылыгы һәм тәм сыйфатлары белән аерылды. Жюри әгъзалары гына түгел, бәйгегә килгән һәркем хуш исле ризыкларны тәмләп карый алды.
Фестивальнең икенче өлеше — сатучылар арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» осталык конкурсы. Ул рәсми өлештән башланды. Сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт салучыларны хакимият башлыгы урынбасары Сергей Литов сәламләде.
— Сәүдә челтәрләренең үсеше, предприятиеләрнең товар әйләнеше күләме буенча муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешен, халыкның яшәү дәрәҗәсен билгелиләр. Сезнең тырышлыгыгыз белән сәүдә һәм хезмәтләр өлкәсе шәһәребездә елдан-ел үсешә, яңа технологияләр кертелә, халыкны хезмәтләндерү мәдәнияте арта. Өстәвенә, шәһәрдәшләргә эш урыннары булдырыла. Авыр, әммә җәмгыятебез өчен бик кирәкле хезмәт башкарганыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, — диде ул.
Сергей Васильевич тармакта күп еллар намуслы хезмәт иткән, зур казанышларга ирешкән шәһәрдәшләрне хакимиятнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Арытаба сүз бәйгечеләргә бирелде. Быелгы конкурста «Папа Гриль» кафесы (Лиана Нигъмәтуллина), 14нче «Апельсин-Сити» (Людмила Болунова), 9нчы «Алма» (Ольга Макаркина) кибетләре, «Ева» чәчәк остаханәсе (Елена Водянникова) сатучылары катнашты.
Һөнәри осталык бәйгесе өч өлештән торды. Иң башта теоретик белем тикшерелде. Арытаба бәйгечеләр үзләре, сәүдә нокталары, хезмәтләренең нечкәлекләре белән таныштырды. Һәрберсе иҗади хыялларын эшкә җигеп, кызыклы чыгышлар тәкъдим итте. Тамашачыларга бигрәк тә Ольга Макаркина чыгышы ошады: дәртләндерү төркеме ярдәмендә башкарылган О. Бузованың хитына «Яртылаш пирүкләр» җыр-пародиясе озайлы алкышларга күмелде.
Жюри киңәш тоткан арада шәһәребезнең иҗади коллективлары концерт күрсәтте. Ниһаять, фестивальнең җиңүчеләрен билгеләү вакыты да җитте.
«Тәм тылсымы» бәйгесендә 1нче дәрәҗә дипломга «Green Park» рестораны лаек булды. «PRONTO» гаилә рестораны — икенче, «Джем» һәм «JuIce Cream» кафелары өченче урынга иреште.
«Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Ольга Макаркина — беренче, Елена Водянникова — икенче, Людмила Болунова — өченче. Лиана Нигъмәтуллина диплом белән билгеләнде.
Бәйге кысаларында шәһәрнең иң яхшы сәүдә предприятиеләре дә ачыкланды. «Азык-төлек белән сәүдә итү предприятиесе» төркемендә — «Апельсин-Сити» кибетләр челтәре, «Азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итү предприятиеләре» арасында — «Беренче мехлы» сәүдә йорты, «Җәмәгать туклануы предприятиесе» номинациясендә «Green Park» рестораны иң яхшылар булды.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.


Бүләкләнүчеләр исемлеге
Шәһәр хакимиятенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр:
Анжелика Арутюнова — «Башкирия» җәмгыяте пешекчесе;
Эльвира Вәлиева — 4нче «Апельсин-Сити» кибете сатучысы;
Зөлфия Кукушкина — «Полесье плюс» җәмгыятенең кафе пешекчесе;
Лилия Миңнуллина — «Полесье плюс» җәмгыятенең кафе пешекчесе;
Гүзәл Хәкимова — «Отдых» кафесы пешекчесе;
Лилия Хөснуллина — 2нче «Апельсин-Сити» кибете товарчысы;
Айдар Шәйхетдинов — «Дуэт» компанияләр төркеме комплектлаучысы;
Наталья Шмидт — «Башкирия» җәмгыяте бармены.
Шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатларына ия булдылар:
Светлана Александрова — күпьюнәлешле һөнәри колледж өлкән мастеры;
Руслан Галимов — «ЧЕ-ГРУПП» җәмгыяте директоры;
Георгий Еленкин — күпьюнәлешле һөнәри колледж директоры;
Александр Манявский — шәхси эшкуар;
Анна Минәҗева — шәхси эшкуар;
Резеда Мирхабетдинова — шәхси эшкуар;
Юлия Нуруллина — «Кулланучылар хокукларын яклау» оешмасы рәисе;

Гүзәл Ямаева — күпьюнәлешле һөнәри колледж укытучысы.

Читайте нас: