Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 июнь 2019, 13:31

Көлеп торсын бакчалар, имин булсын балалар!

«Алтын балык» 8нче балалар бакчасында ремонт барышы тикшерелде

Русия Президенты Владимир Путин май аенда кабул иткән указында 2024 елга дөньяның әйдәп баручы икътисадлары бишлегенә керү, хәерчелекне ике тапкыр киметү, уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру һәм мөһим социаль-икътисади күрсәткечләрне яхшырту бурычларын куйды.
Бу юнәлештә илебездә, шул исәптән Башкортстанда 12 милли проект гамәлгә ашырыла. Аларның төп максаты — илнең икътисади яктан алга китүен тәэмин итү генә түгел, ә һәр русияленең тормыш дәрәҗәсен күтәрү дә. Октябрьский шәһәре дә барлык юнәлешләр буенча актив эшли. «Демография», «Мәгариф» милли проектлары кысаларында мәктәп-балалар бакчаларында төзекләндерү чаралары үткәрелә.
Узган атнада Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев җитәкчелегендәге комиссия «Алтын балык» 8нче балалар бакчасында булып, ремонт барышы белән танышты. Тәүдә тышкы яктагы биләмәләр, атап әйткәндә, яңа коймалар, яктырткыч баганалар, пандуслар торышы тикшерелде. Комиссия бинаның эчке ягында да булды. Алексей Николаевич гомум кулланыштагы бүлмәләрнең җитешсез якларын билгеләде. «Бүген без төзекләндерүне яшь буын өчен эшләвебезне онытмыйк, — дип ассызыклады хакимият башлыгы. — Шушы диварларга ябыштырылган плитәләргә күз салыгыз: алар шундый төссез, күңелсез. Бу бит балалар бакчасы! Биредәге бүлмәләр кояш кебек ачык, чагу булырга, көлеп торырга тиеш. Нәниләр бакчага шатланып килсен, үзләрен өендәге сыман имин, бәхетле хис итсен өчен мөһим бу».
Комиссия тарафыннан икенче катка илтүче баскычлар, зал һәм бүлмәләрдәге тәрәзәләр торышына да күзәтү үткәрелде, таләп ителгән урыннарда төзәтмәләр кертү зарурлыгы билгеләнде.
Форсаттан файдаланып, бакча хезмәткәрләре, төзүче оешма вәкилләреннән дә ремонтка кагылышлы мәгълүмат алдык.
— 1954 елдан алып әллә ни үзгәрешләр кичермәгән учреждениебезнең бүген инде бөтенләй яңа, заманча төскә кереп баруына, әлбәттә, бик шатбыз, — ди 8нче балалар бакчасы мөдире Эльвира Хатмуллина. — Ремонтны Октябрьскийның «Двин» төзелеш компаниясе башкара (директоры — Әлфинә Дәүләтова-Кәримова). Төзекләндерү эшләре балалар бакчасы биләмәсендә дә, бинаның эчке ягында да үткәрелә. Бакчадагы 148 урынга исәпләнгән 6 төркем дә капиталь ремонтланачак, күрүегезчә, яңа пандуслар урнаштырылды, койма-ихаталар яңартылды. Шулай ук асфальт җәелә, җылыту-яктырту, канализация системалары, үткәргечләр алыштырыла. Балалар мәйданчыкларында өр-яңа уен корылмалары куелып, тирә-ягында матур чәчәк түтәлләре ясалачак. Моннан тыш җәмәгать туклануы бүлегендә хезмәткәрләр өчен аерым ризык кабул итү бүлмәсе булдырылачак. Җәелмәле караватлар (раскладушка) 3 катлы яңа төрдәгеләргә алыштырылачак. Шул рәвешле, бакчага йөрүче нәниләрнең яшәү мохите тагы да яхшыруы көтелә.
«Двин» компаниясенең директор урынбасары Гамлет Саргсян сүзләренчә «Алтын балык» бакчасында ремонт 8 апрельдән башлангыч алган. «Әлеге вакытта төзүчеләр косметик эшләр башкара, 2нче катның диварларын буйый-сылый, — ди урынбасар. — Су-җылылык, канализация системаларын көйләү тәмамланды. Тиздән электр челтәрләрен ремонтлау да төгәлләнәчәк. Икенче атнадан проект буенча бинаның тышкы биләмәсен төзекләндерү башланачак. Гомумән, ремонт эшләрен июль урталарына бетерү күзаллана».
Әйе, 8нче балалар бакчасының бүгенге торышы сизелерлек яхшырган, яңа корылмалар күбәйгән, уңайлыклар булдырылган. Ремонт эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Төзүче компания комиссия күрсәтмәләрен дә исәпкә алып, тиешле төзәтмәләрне кертер, һәм тиздән «Алтын балык» нәни дусларын каршы алырга тулысынча әзер булыр дигән өметтә калабыз.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: