Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 июнь 2019, 13:23

Иң яхшы табиблар Октябрьскийда эшли

Республикада «Иң яхшы табиб» конкурсына йомгак ясалды

Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан «Башкортстан» концерт залында 2019 ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы табиб» бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Зур бүләккә республиканың 30 табибы лаек булды. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин тантана сәбәпчеләрен югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлап, кеше гомере сагында һәрвакыт уяу торган барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде. Арытаба Максим Васильевич республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру бурычын үтәде.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең шәһәр табиблары да бар. Алар ике — беренче һәм өч икенче мактаулы урыннарны алган. Беренче урынга «Иң яхшы участок педиатры» төркемендә шәһәр дәваханәсенең балалар поликлиникасы участок табиб-педиатры Альмира Абзалова һәм 1нче стационарның ашыгыч ярдәм табибы Равил Мусин лаек булды. Икенче урынны «Иң яхшы участок терапевты» төркемендә — Альбина Нуриева, «Иң яхшы анестезиолог-реаниматолог» төркемендә — Николай Санников, «Иң яхшы травматолог-ортопед» номинациясендә Венер Яһүдин алды.
Әйткәндәй, Октябрьский табиблары һөнәри конкурсларда даими катнашып, үзләренең тәҗрибәләре, эш нәтиҗәләре, казанышлары белән уртаклаша. Республика күләмендә хезмәттәшләр һәм остазлар арасында танылу алу — һөнәри осталыкның тагын бер дәлиле.
Шәһәр табибларын зур бәйгедә җиңүләре белән һәм барлык ак халатлыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Барысына да ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, гаилә бәхете телибез, пациентларның шат елмаюлы йөзләре, рәхмәтләре хезмәтегезгә олы бәя булсын.

Читайте нас: