Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 июнь 2019, 13:35

Башларга гына кирәк, дәвам итүчеләр табыла икән

Чынында исә шулай икән бит! 28 ел дәвамында «Туган як» гәзите урнашкан Ленин проспектындагы эш урыныбыздан Чапаев урамына күченгәнгә быел сентябрьдә бер ел тула.

Чынында исә шулай икән бит! 28 ел дәвамында «Туган як» гәзите урнашкан Ленин проспектындагы эш урыныбыздан Чапаев урамына күченгәнгә быел сентябрьдә бер ел тула.
Сезгә ничектер, кадерле укучыларыбыз, без инде яңа урынга ияләштек, җайлаштык. Әмма редакциягә кунакка килүчеләр сизелерлек кимеде. Әллә һаман бу хакта белмәүчеләр бар, әллә тапмый интегәләр, билгесез. Менә шул элекке эш урыныбыздагы ишегалдында безнең үз кулларыбыз белән эшләнгән чәчәклек бар иде. Бер көнне шуны карап кайтырга булдык. Ни гаҗәп, ул игътибарсыз калмаган, шау-гөр чәчәк атып утыра. «Димәк, кемнәрдер тәрбиягә алган», — дип сөенеп куйдык.
Ихатадагы матурлык-пөхтәлек әллә кайдагы дәдәйгә түгел, ә шунда яшәүчеләрнең үзләренә кирәк, мөгаен, шул күзлектән чыгып, йортта яшәүчеләр безнең чәчәклекне үз карамагына алгандыр. Бу бик куанычлы. Арытаба да чәчәкләрнең хәлен белеп торырбыз, дип аларга кул болгап саубуллаштык.
Гәзитебез үзенең 30 еллыгын билгеләргә җыена. Шуңа бәйле киләсе ел чагу бәйрәмнәргә, истәлекле очрашуларга, матур кичәләргә, бәйгеләргә бай булачак. Бу чаралардан сез дә читтә калмаячаксыз. Ә аларда катнашу, хәбәрдар булу өчен гәзиткә язылырга кирәк.


Кадерле укучыларыбыз!
Сезгә бер үтенечебез бар. 2019 елның икенче ярты еллыгына язылырга онытмадыгызмы икән, зинһар өчен квитанцияләрегезне барлагыз әле. Язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.
Гәзитебез укучылары белән көчле. Сез булсагыз, без дә чыгачакбыз. Октябрьский шәһәрендә 30 ел чыгып килгән татар матбугатының язмышы да, булмышы да укучыларыбызга бәйле. Сезнең мәнфәгатьне яктырту, яклау һәм саклау өчен тырышабыз. Ниндидер сорау-мәсьәлә туганда, гаделсезлеккә очраганда, тупас һәм дорфа кылануга тап булганда — языгыз, килегез, шалтыратыгыз, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.

Мулла һәм Төрекмән авылларында яшәүчеләр игътибарына!
2019 елның беренче ярты елында «Ойл-сервис» предприятиесе хәйрия ярдәме итеп «Туган як» гәзитенә яздырган булса, 2019 елның икенче ярты елына инде үзегезгә язылырга туры киләчәк.
Гәзиткә язылу бәясе артмады, элеккечә калды. Октябрьскийда яшәүчеләргә — 456 сум, Туймазы һәм башка шәһәр районнарда яшәүчеләр өчен (почта чыгымнары аркасында) — 662 сум 76 тиен.
Җәй булуга, эш-мәшәкать артуга зарланып, гәзитсез калмагыз инде, дуслар! Кичен барыбер кулыгызга яраткан һәм туган телебездә чыккан «Туган як»ны алып, рәхәтләнеп диванга ятып, соңгы яңалык-хәбәрләр белән танышмый торып, йокыгыз тыныч булмас ул. «Туган тел сүз, җыр, шигырь аша саклана», — диләр. Моның өстендә безнең «Туган як» гәзите эшли. Я кайсыгыз телдән, гореф-гадәтләребездән һәм гәзитебездән ваз кичә? Андыйлар юктыр, моңа иманым камил. Шулай булгач килегез, гәзиткә язылырга онытмагыз. Килеп йөрү мәшәкатьлеме, алайса без үзебез барып яздырабыз.

Шушы телефонга хәбәр итегез: 6-03-28.
Читайте нас: