Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 июнь 2019, 13:46

Хезмәт төбе — хөрмәт

Русия көне уңаеннан хакимиятнең утырышлар залында шәһәребезнең бер төркем хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Тантананы хакимият башлыгы Алексей Шмелев ачып җибәрде.
— Бүген без төрле тармакларда тырышып эшләгән, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт ияләрен хөрмәтлибез. Чараның төп дәүләт бәйрәме — Русия көне алдыннан уздырылуы аңа тагын да әһәмият өсти. Без бөек илебезнең күпгасырлы данлы тарихы белән горурланабыз һәм якты киләчәгенә ышанабыз. Илебезнең үсешенә, абруй казануына шәһәребезнең дә хезмәт кешеләренең өлеше зур. Киләчәктә дә шундый рухта дәвам итегез. Сезне Русия көне белән, югары бүләкләргә лаек булуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим, — диде ул.
Арытаба Алексей Николаевич шәһәр хакимиятенең мактау грамоталары тапшыру буенча хөрмәтле бурычны башкарды. Мәртәбәле бүләкләргә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Күпгамәлле үзәк җитәкчесе урынбасары Лилия Арсланова, «ДорСтройРемонт» предприятиесе яшелләндерү участогы эшчесе Гүзәл Булатова, «Дуэт» компанияләр төркеме водителе Рөстәм Габдуллин, нефть колледжының кадрлар буенча әйдәүче белгече Зөлфия Габдуллина, 2нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Татьяна Газизова, «Жилуправление» җәмгыяте монтажчысы Николай Григорьев, шәһәр хакимиятенең сәүдә һәм эшкуарлык бүлеге әйдәүче белгече Светлана Ильина, «Теплоэнерго» мастеры Александр Кинякин, «Апельсин-Сити» кибете йөкчесе Алексей Куклев, Күпгамәлле үзәкнең операция залы җитәкчесе Эльвира Моратова, Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае өстәмә белем бирү педагогы Елена Наянзина, «Октябрьсккоммунводоканал» предприятиесенең транспорт участогы тракторчысы Петр Никитин, 29нчы «БР буенча медик-социаль тикшерү бюро»сы администраторы Ольга Писарева, «Октябрьсккоммунводоканал» предприятиесенең транспорт участогы диспетчеры Наталья Руппель, «Благоустройство» учреждениесенең җитәкче урынбасары Илфат Хәлиуллин, «Альтернатива» заводының үсеш бүлеге әйдәүче инженеры Ришат Хәлиуллин, коммуналь-төзелеш колледжының директор урынбасары Ольга Шалганова, «Жилуправ- ление» җәмгыятенең 10нчы торак-эксплуатация участогы келәтчесе Любовь Шлейдовец лаек булды.
Һөнәрләренә тугры булган, тырыш хезмәтләре белән хөрмәт яулаган шәһәрдәшләргә киләчәктә дә тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Читайте нас: