Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 июнь 2019, 12:21

«Йөк» урыныннан кузгалырмы?...

Мәгълүм булуынча, узган елда Башкортстанда «Инцидент» системасы эшли башлады. Ул социаль челтәрләрне күзәтүдә тотып, халык мөрәҗәгатьләрен тиз арада хәл итүне күзаллый.

Мәгълүм булуынча, узган елда Башкортстанда «Инцидент» системасы эшли башлады. Ул социаль челтәрләрне күзәтүдә тотып, халык мөрәҗәгатьләрен тиз арада хәл итүне күзаллый.
Бу башлангычка республикада, шул исәптән, шәһәребездә яшәүчеләр актив кушылды, бүгенге көндә ВКонтакте, Инстаграм һәм башка социаль челтәрләрдә төбәк җитәкчелеге исеменә хатлар «явып» кына тора.
Шушы араларда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Бәйләнеш»тәге битендә мондый эчтәлектәге язма урнаштырды: «Республикада ишегалларын ремонтлау эше дәвам итә. Җәйге чорда 400 биләмә төзекләндереләчәк, әлеге вакытта аларның 93-ендә асфальт җәелеп, бордюрлар урнаштырылды. Арытаба балалар мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары куелачак. Берничә ел эчендә төбәктәге барлык ишегалларын да төзекләндерүне планлаштырабыз. Сорауларыгыз булса, зинһар өчен, языгыз».
Бу язма астында төрле шәһәр-районнардан, гадәттәгечә, күп сандагы мөрәҗәгатьләр яуды. Алар арасында Октябрьскийдан килгәне дә бар. Шәһәрдәшебез Айгөл Богомолова болай дип язган: «Ишегаллары ремонтланучы йортларга уңыш елмайган! Кызганыч, әмма безнең 20 ел элек нигез салынган Озёрная урамына бу кагылмый. Бүген ул бик начар хәлдә (редакциядән: моны фотода күрергә мөмкин). Биредә яшәүчеләр инде күптәннән юлның ремонтлануы өчен чын мәгънәсендә көрәш алып бара, ярдәм сорап, мөрәҗәгатьләр юллый, күрше-тирә елына 3-4 тапкыр үз исәбенә вак таш та түши. Тик бу вакытлыча гына ярдәм итә, яңгыр сулары тиз арада урамны элекке халәтенә кайтара».
Әлбәттә, шәһәр хакимиятендә әлеге мөрәҗәгать игътибардан читтә калмады. «Бәйләнеш»тә хакимият башлыгы А. Шмелев исеменнән мондый җавап килгән: «Су җыелган җир — ул юлның машиналар йөргән урынындагы уйсулык. Озёрная урамының шундый торышы тәү чиратта биредә яшәүчеләрнең ихата буйлап юл катламын күтәртүе һәм аралыкларны томалап куюына бәйле. Бу суның күлгә агып төшүенә комачаулый. 1 июльдә юл төзүчеләргә эре таш кайтарылачак. Аның ярдәмендә уйсулык җирләрнең каплатылуы, юлның тиешле тигезлеккә күтәрелүе көтелә».
«Туган як» гәзите дә бу мәсьәләгә битараф кала алмады. Мөрәҗәгать турында мәгълүмат алгач та Озёрная урамында яшәүчеләр белән бәйләнешкә кердек. Алар гозерләренә игътибар күрсәтүебезгә ихластан куанып, үзләрен борчыган хәлләр турында бәян итте.
«Ике ел элек 11нче татар гимназиясе биләмәсендә үткән гомум җыелышта катнашып, Озёрная урамындагы мәсьәләне күтәрдем, — ди инцидентка хат юллаган Айгөл ханым. — Хакимият башлыгы ярдәмчесе тәкъдиме белән гариза язып, күршеләрдән имзалар җыеп, хакимияткә илтеп тапшырдым. Безне борчыган проблема хәл ителер кебек тоелды. Әмма өметебез акланмады. «Йөк» һаман да үз урынында, дигәндәй... Әйе, узган елда хакимият тарафыннан билгеләнгән грейдер килеп китте китүен. Тик ул без түшәгән вак ташны читкә өюдән башканы белмәде, ягъни кешеләрнең хезмәтен юкка чыгарды...».
Ә инде хакимият язмасына җавап итеп Озёрнаялылар болай ди: «Аңлавыгызча, без килеп туган хәлнең тоткыннары. Әйе, ихаталарыбыз янындагы юл читен биегәйттек. Чөнки башкача мөмкин дә түгел. Урамыбызга бөтен юынтык сулар агып төшә, алар ихата аралыкларыннан йортка, бакчага керә, үсентеләргә, җиһазларга, өйләрнең, хуҗалык корылмаларының нигезенә зыян сала. Юл катламын күтәрү ярдәмендә без мәсьәләне берникадәр дәрәҗәдә чишүгә ирештек. Әмма арытаба да болай эшләп булмый, чөнки беребез ихата янын биегәйткән саен икенчебезнең йортына су керү хәвефе туа.
«Хәлнең ни кадәр аяныч булуы шәхсән үз гаиләм үрнәгендә генә дә ачык чагыла — дип дәвам итә күршеләре фикерен Айгөл ханым. — Мин — күпбалалы әни, олы кызларым түләүле бүлектә укый. Ирем генә эшли, кече балабыз еш авыру сәбәпле, мин аны карап-тәрбияләү өчен өйдә утырырга мәҗбүр. Шуңа күрә бар өметебез шул хуҗалыкта үстергән яшелчә-җимештә. Бакчаны су басу аркасында уңыш ала алмадык. Без генә түгел, урамыбыздагы һәр гаилә шулай иза чигә. Инде ничәнче ел балалар шушы юлдан укырга йөри. Һава шартлары начарайган көннәрдә бу сират күперен кичүгә әйләнә. Тик бернигә карамый, ничектер яшәргә, балаларны үстерергә кирәк...»
Моннан тыш, Озёрнаяда яшәүчеләрне тагын бер куркыныч сагалап тора икән. Урам буйлап даими су акканга, өстәрәк урнашкан бер йорт янындагы газ торбасы ачыла башлаган. «Бу очракта бит фаҗигагә дә ерак түгел, — ди күршеләр. — Ходай сакласын, берәр машина үткәндә торба бөгелеп, шартлау булырга да мөмкин ич. Шуңа күрә дә мотлак рәвештә асфальт җәю кирәк. Ә инде эре таш түшәүдән әлләни файда булмаячак. Яңгырлар иртәме-соңмы үз эшен эшләячәк. Машиналарга да эре ташлы җирдән йөрү уңайсыз».
8 ел элек Озёрнаяның «күршесе» — Ык урамында ремонт үткәрелгән. Урам комитетында киләсе елда Озёрнаяга да асфальт җәеләчәк дип вәгъдәләгәннәр. Әңгәмәдәшләрем аның үтәлүен инде 8 ел буена көтә! Ә инде бер күршеләре хакимияткә барып белешкәч, урамның хәтта проектта да булмавы ачыкланган...
«20 ел эчендә шушы 200 метр тирәсе юлны да ремонтлап булмас икән?! — дип гаҗәпләнә Озёрная урамындагылар. — Нигә җитәкчеләр безне ишетми, шушы хәлгә «күз йома», әйтерсең дә без — бөтен шәһәрдән бүленеп калган, үз «казаныбызда» үзебез генә кайнарга тиешле...»
... Әйе, бүгенге көндә мәсьәлә ачык — Озёрная халкына укыр, эшләр, гап-гади итеп әйткәндә яшәр өчен төзек юл кирәк. Бер карашка әлләни зур мәсьәлә дә түгел сыман. Әмма икенче яктан караганда, 20 ел буена да хәл ителә алмаган булып чыга ул. Нигә шулай соң, кем гаепле моңа? Берәүләрнең битарафлыгы-җавапсыз- лыгымы, мөмкинлекләр җитмәүме, әллә башкасымы? Ни генә булмасын, Озёрнаяда гомер итүчеләр бүген төбәк җитәкчеләреннән анык эшләр көтә, үтенечләрен ишетерләр, «йөк» урыныннан, ниһаять, кузгалыр дип өметләнә...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: