Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 июнь 2019, 12:38

Ураза — балаларны иманга өндәү чарасы

Шәһәребездә Гает бәйрәме уңаеннан балалар өчен сабантуйлар оештырылды

«Нефтьче» паркында узган бәйрәмнең рәсми өлешен Зает мәчете имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Шакировның чыгышы ачып җибәрде. Ул барча халыкны Ураза Гаете белән тәбрикләде.
«Бүгенгедәй чара шәһәребездә тәүге тапкыр үткәрелә, — диде Рөстәм хәзрәт. — Аның максаты — шәһәрдәшләрне һәм кунакларны динебез, мөселман дөньясы белән таныштыру. Ислам ул — хак, дөрес һәм тынычлыкка чакыра торган дин. Изге Рамазан ае да тәмамланды. Аллаһы тоткан уразаларыбызны кабул итеп, һәрберебезгә саулык-сәламәтлек, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, иминлек-тынычлык бирсен».
Арытаба бәйрәмне алып баручы килгән кунаклар арасында сораштыру үткәрде. «Рамазан ае башкалардан нәрсәсе белән аерыла?» дигән сорауга балалар да, өлкәннәр дә кемузардан җаваплар «яудырырга» тотынды. «Рамазан аенда изге Коръән иңдерелгән, бу чорда мөселманнар ураза тота, игелекле гамәлләр кыла, хәер-сәдака бирә, дога укый, начарлыктан тыела, мәчеткә йөри, рухи һәм физик яктан чистарына, кунакка йөрешә, туганлык җепләрен ныгыта, ифтар мәҗлесе үткәрә һ. б.». Шул рәвешле шәһәрдәшләр Ислам дине белән ихлас кызыксынуын, аның төп тәгълиматларын яхшы белүен күрсәтте. Ә инде бәйрәм чаралары барышында бу белемне тагын да арттырырга мөмкин булды.
Яшь шәһәрдәшләр һәм кунаклар аркан тарту, капчык киеп йөгерү, күз бәйләп уенчыкны табу, аякка бәйләнгән шарны шартлату ише күмәк уеннарда катнашты, викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирде. Малайлар-кызлар Коръән сүрәләрен яттан уку, гарәп әлифбасын, Ислам нигезләрен белү буенча да белемнәрен тикшерде. Бу көнне шулай ук рәт-рәт тезелеп киткән сәүдә нокталарында камыр ризыклары, хуш исле пылау, шашлык һәм башкаларны арзан бәядән сатып алырга мөмкин булды.
Форсаттан файдаланып, бәйгеләрдә катнашучы балалар белән сөйләшеп алдык.


Камилла, 10 яшь:
— Безнең гаиләдә барысы да: әтием дә (ул хәзрәт), әнием дә, башка туганнарым да Ислам динен тота. Мин үзем 3 ел элек — 7 яшемдә дин юлына бастым. Бүген инде 5 тапкыр намаз укыйм, сүрәләрне беләм. Мәчеткә даими йөрим, киләчәктә мәдрәсә каршындагы җәйге укуларга йөри башларга ниятлим. Ислам дине күңелгә сафлык бирә, рухи яктан көчле булырга өйрәтә.
Камилла инстаграмда блог та алып бара икән, ул үзенә язылучыларга сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Киләчәктә социаль челтәрдә дин темасын да яктыртмакчы. Аның Исламның игелеккә, яхшылыкка өйрәтүче, дуслык-татулык дине булуын башкаларга да җиткерәсе килә.

Илгиз һәм Азат, 7 һәм 9 яшь:
— Балалар сабантуенда бик күңелле. Бөтен ярышларда да катнашырга исәп бар. Әле көндәшнең шарын шартлату һәм аркан тартуда көч сынадык. Һәр бирем саен бүләк тә өләшәләр. Гарәп алфавитын, Коръәнне белү буенча да биремнәр кызыклы тоелды. Бик күп яңа нәрсәләр турында белдек бүген.
... Ураза бәйрәме чорында Мулла авылында да балалар өчен сабантуй үткәрелде. Иртәнге тугызда мәчеткә җыелган халык (җәмгысе 600гә якын кеше) үгет-нәсыйхәт вә киңәш-табышка бай вәгазь тыңлады, намаз укыды.
Вәгазьдән соң якташлар кайнар шулпа һәм пылаудан, тәмле чәйдән авыз итте. Бу арада балалар өчен күркәм уен чаралары башланып китте. Малайлар-кызлар бизәкле батутларда сикерде, аниматорлар оештырган бәйгеләрдә катнашты. Бәйрәмгә Серафимовка интернатында тәрбияләнүче 35 бала һәм 11нче татар гимназиясенең җәйге лагеренә йөрүче 70 укучы да килгән иде. Малайлар-кызлар саф һавада рәхәтләнеп күңел ачып, яшьтәшләре белән аралашты, спорт ярышларында көч сынап, бүләкләргә иреште.
Илгиз хәзрәт сүзләренчә, Рамазан ае дәвамында Мулла авылы мәчетеннән кеше өзелмәгән, тәравих намазына, ифтар ашларына күпләп халык җыелган. Дин әһеле бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән битараф булмаган якташларга, мәхәллә һәм җәмәгать кешеләренә ихлас рәхмәтен белдерде. Мулла авылында яшәүчеләр дә, килгән кунаклар да Ураза бәйрәменнән бик канәгать калды, алар оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, изге хәер-догаларын җиткерде.
Үз чиратыбызда шәһәрдәшләрне, мөселман кардәшләрне тагын бер тапкыр Ураза гаете белән тәбриклисебез килә. Шушы матур, изге бәйрәм күңелләребезгә иман нуры өстәсен, һәркемгә иминлек, рәхим-шәфкатьлелек, бәрәкәт китерсен дигән теләктә калабыз!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: