Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 июнь 2019, 12:36

Күршеләр-күршеләр — иң якын кешеләр

35нче бистәдә яшәүчеләр Күршеләр көнен бәйрәм итте

«Бердәм Русия»нең «Шәһәр мохите» проекты кысаларында партиянең урындагы бүлеге Милли мәдәниятләр үзәге белән берлектә 35нче төбәктә мәдәни-күңел ачу чарасы оештырды.
Күршеләр көне — 1999 елдан бирле бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган бәйрәм Русиядә 2006 елда гына кертелде. Соңгы елларда «Бердәм Русия» партиясе башлангычы белән оештырылган чаралар ярдәмендә ул бөтенрусия дәрәҗәсен алды. Проектның төп максаты — күршеләрчә дус мөнәсәбәтләрне үстерү.
Билгеләнгән вакытка 35нче бистәнең 7,10,11,12,13нче йортлар арасында урнашкан балалар мәйданчыгы биләмәсенә халык агылды: эштән кайткан ата-аналар балалары, әби-бабайлар оныклары белән бергә килде. Әйткәндәй, биредә беренче тапкыр үткәрелүче чараны күрергә бу йортлардан гына түгел, тирә-яктан да бик күп кеше җыелды.
Чараны ачу тантанасында партиянең урындагы бүлеге сәркатибе Ю. Функ, шәһәр Советы депутаты И. Фәткулина, коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе А. Гыйниятуллин, «Жилуправление»нең икътисад буенча директор урынбасары Л. Ткачева катнашты. 10 һәм 11нче күпфатирлы йортлар советлары рәисләре Татьяна Федоркова һәм Ләйсән Постновага партия бүлеге һәм идарә итүче компания тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җавап сүзе белән чыгыш ясаган Татьяна Ивановна, үз чиратында, йорт хуҗалаларына, торак-эксплуатация участогы хезмәткәрләренә ярдәмчел, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга, уңайлы итәргә тырышканнары өчен рәхмәтләрен белдерде.
Арытаба уен-бәйгеләр, бәйрәм концерты башланды. «Яшь гвардия» оешмасы активистлары балаларны бура, туплы хоккей уеннарын уйнарга өйрәтте. Кызлар һәм малайлар төз атуда ярышты. Иң кечкенәләре уенчык пирамида төзеде. Ярышларда җиңүче балалар бүләкләр алып сөенде. Милли мәдәниятләр үзәгенең иҗади коллективлары тарафыннан оештырылган концерт һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бәйрәмгә җыелган халык мондый күңелле, бер төбәктә яшәүчеләрне берләштерүче бәйрәм ешрак оештырылыун теләде. Чарага яшь аналар Гөлнара һәм Гөлфирә балалары белән килгән.
— Бәйрәм бик матур, күңелле булды. Балаларыбыз рәхәтләнеп уйнады, конкурсларда катнашып, бүләкләр отты. Үзебез исә концерт карап ял иттек. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде», — дип тәэссоратлары белән уртаклашты алар.
Күпфатирлы йортлар советлары рәисләре мондый чараларның күршеләр арасында яхшы мөнәсәбәт, күркәм мөгамәлә урнаштыруда мөһим булуын билгеләде.
— Яхшы чара. Бәйрәм белән барысы да канәгать. Иҗат коллективлары матур концерт күрсәтте, балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Аларның шат елмаюын күрү безгә дә күңелле. Мондый чара оештыруны матур гадәткә кертергә кирәк. Кешеләр бу яңа бәйрәмгә ияләшеп китеп, тагын да күбрәк җыелыр. Бер-берсе белән аралашып, дус-тату яшәгән кешеләр белән эшләргә безгә дә җайлырак, — ди 7нче йорт советы рәисе Роза Заһит кызы.
Әңгәмәбезгә 10нчы йорт советы рәисе Татьяна Ивановна да кушыла:
— Әйе, аңлашып, килешеп эшләгәндә генә эшләр алга бара. Безнең йорттагылар бергә җыелып, ихаталарны төзекләндерүгә юнәлтелгән «Уңайлы мохит» программасында катнашырга булдык. Аның ярдәмендә ихата биләмәсен, тротуарны асфальтларга, машина кую урыннарын киңәйтергә, балалар мәйданчыгын төзекләндерергә ниятлибез. Менә шундый чаралар халыкны тагын да берләштереп, көнүзәк мәсьәләләрне дә бергәләп чишүдә булышлык итәр, дип уйлыйм.
Кызганыч, шундый заманада яшибез: бер йортта гына түгел, хәтта күрше фатирда кемнәр яшәгәнен белмибез. Ә бит күршеләр бик кирәк. Йомышын чыкса, туганың яныңа тиз генә барып булмый, иң элек күршеңнең ишеген шакыйсың. «Бердәм Русия» партиясе башлангычы белән оештырылган бәйрәм дәвамлы булып, күршеләрне берләштерер, дуслык җепләрен ныгытыр, дип өметләнәбез. Бер-береңне белеп, дус-тату булып, аралашып яшәүгә ни җитә! Күрше хакы — Алла хакы, дип юкка гына әйтмиләр.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.


Читайте нас: