Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 июнь 2019, 12:25

Эт — эткә, эт — койрыкка....

Хөрмәтле редакция! Бу хәлне сезгә язмый булдыра алмадым.

Мин Зает авылының Хезмәт урамында яшим. Минем инәки 2нче группа инвалиды, тыл ветераны. Бик күп медальләр белән бүләкләнгән, шулар арасында «Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен» медале дә бар. Инәкигә хәзер 91 яшь китте. Гомер буе тырышып хезмәт итте, эш яратты ул. Безне, дүрт баласын ялгызы тәрбияләп үстереп, туйлар ясатып, зур тормыш юлына чыгарды. Газизебезгә иң ачы кайгыны — ике баласын югалтуны кичерергә туры килде. 2017 елда бердәнбер улы вафат булгач, ул чиргә сабышты, ә сентябрь аеннан түшәккә ятты. Ул хәзер бөтенләй йөрми, ятып кына тора. Мин, аның кызы, тормыш иптәшем белән инәкине тәрбиялибез.
Хатымны шушы юллар белән башлавым очраклы түгел. 29 май көнне, нинди сәбәпләр беләндер, инәкинең өе буенда, урам яклап бер эт үлгән. Берәр машина бәреп киткәндер инде бахырны. Зур гына матур эт. Хәзер нишләргә дигән уйга калдым: иптәшем Себердә, өйдә ятып торган инәки белән үзем генә. Урам комитеты рәисенә шалтыратырга булдым. Ул, үз чиратында, Зает авылының үзидарә советы рәисенә шалтыраткан. «Капчыкка салып, чүп контейнерына илтеп салсын», — дигән соңгысы. Ул эт үләксәсе күтәрерлек түгел, капчыкка да сыймый.
Кич җитә башлагач, «112» телефон номерын җыйдым. Оператор мине игътибар белән тыңлап, көтегез, дип трубканы куйды. Кич буе көтеп йөрдем, килүче дә, шалтыратучы да юк. Төн йокым йокы булмады. Иртүк чыгып карыйм, эт ята, мескен. Аптырагач, тагын урам комитеты рәисенә шалтыратам. «Мин эт өстерәп йөри алмыйм инде», — ди ул. Ә мин ни өчен ул этне өстерәп йөрергә тиеш соң? Ул эт бит минеке түгел, ихатамда ятмый, мин үтермәгән бит аны.
Үзебез сайлаган түрәләрдән ярдәм булмагач, тагын телефон төбенә утырдым. Бер шалтыратмаган җирем калмады: кичекмәс ярдәм хезмәте, кайнар элемтә, «Экология» җәмгыяте, ветеринария учреждениесе, шәһәр хакимияте һ. б. Исең китәрлек, үлгән хайваннар мәете белән шәһәребездә бер оешма да эшләми. Теге мескен этнең үләксәсе 30 градус кызулыкта исләнде, чебеннәр барлыкка килде, кичкә таба кортлап чыкты. Ятып кына торган, каты чирле кешенең тәрәзәсен ачып та булмый, өйнең стеналарын чебеннәр басты. «Өем — читтә, уем — чыпта» дигәндәй, күршеләрем тәрәзәләрен генә ябып куйды.
«Бу апа шушы хатны нигә язган икән?», диярсез. Ә бит көн саен кемдер шушындый хәлләр белән очраша. Гади халык нишләсен?! Булдыралганы үз көче белән тазарта. Ә бит мин теге мескен эт үләксәсе белән закон кысаларында эш итәргә тырыштым. Яңадан-яңа законнар чыгып тора, аларны кем үтәр? Хакимияткә шалтыратуымның да сәбәбе шул иде: урам буйлап йөргән сыер көтүләре, кеше буе булып үскән юл читендәге үләннәр, чүп савытлары янындагы өер-өер этләр, юлда ауган агачлар һ. б. мәсьәләләр буенча кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Сүз дә юк, Зает авылының үзидарә советы һәм урам комитеты рәисләре — бик тырыш кешеләр, эшләмиләр дип әйтә алмыйм. Авылыбызда уңай үзгәрешләр дә юк түгел: урамыбызда асфальт салып куйдылар, кибетебез эшли, автобус йөреп тора. Әйткәндәй, җәмәгать транспорты маршруты буенча да теләгебез бар. Автобус 34нче төбәккә кадәр йөрми. Ә бит олы кешеләр бирегә дәваханәгә еш йөри. Автобус шунда кадәр барса бик җайлы булыр иде.
... Теге мескен этнең үләксәсе өч тәүлек ятканнан соң алынды. Акчаң булса, кортлаган хайваннарны да алдырып була. Тик менә бу эшләр өчен кемдер эш хакы алып ята, ә ул аларга без — гади салым түләүчеләр исәбеннән түләнә.
Шәһәребезнең һәрбер кешесе, һәр вазыйфалы зат үзенә йөкләнгән бурычларга җаваплы караса, шул вакытта гына республика җитәкчесе Р. Хәбировның чүп реформасы буенча күрсәтмәләре үтәлер дип уйлыйм.

Фәнүзә Ямалеева.


Читайте нас: