Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 июнь 2019, 13:19

Тәмәкене алып ат, урынына кәнфит кап!

Халыкара тәмәкедән баш тарту көнендә, С. Кувыкин исемендәге нефть колледжы тарафыннан күп сандагы чаралар оештырылды. Уку йорты башлангычындагы проект сәламәт тормышка өндәү, тәмәке тартуның зыянына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларын күзаллады.

Халыкара тәмәкедән баш тарту көнендә, С. Кувыкин исемендәге нефть колледжы тарафыннан күп сандагы чаралар оештырылды. Уку йорты башлангычындагы проект сәламәт тормышка өндәү, тәмәке тартуның зыянына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларын күзаллады.
Студентлар бу көнне урамга чыгып, шәһәрдәшләргә зарарлы гадәтләрнең хәвефен чагылдыручы мәгълүмат язулары таратты, уку йортында үткәрелгән «Тәмәке тартуга карашың нинди?» дигән сораштыруда катнашты, «Алдау серләре — Тәмәке» видеоязмасын карап, аның буенча фикер алышты. Документаль фильм егетләр-кызларда зур кызыксыну тудырды, аның ярдәмендә алар үз сорауларына җаваплар тапты. «Алдау серләре — Тәмәке» видеосюжеты маркетологларның яшьләрне, хатын-кызларны зарарлы гадәткә җәлеп итү алымнарын, тәмәкенең нинди зарарлы матдәләрдән эшләнүен, ни рәвешле наркотик бәйлелеккә китерүен фашлый.
Нефть колледжы янында оештырылган «Тәмәке урынына кәнфит кап» чарасы барышында егетләр-кызлар халык арасында сораштыру үткәрде, белешмәлекләр, махсус күкрәк билгеләре өләште. Шәһәрдәшләрнең бер ише студентларның эшчәнлегенә уңай бәя бирде, елмаеп, кәнфитләрне кабул итте. Ә инде кайберәүләр, ашыгыч эше булгандай, читкә карап узып китүне хуп күрде. Тәмәкене кәнфиткә алыштырудан баш тартучылар да булмады түгел... Шунысы куандыра, сораштыруда катнашучыларның күпчелеге тәмәке тартмавы һәм моны башкаларга да киңәш итмәве хакында белдерде. Чаярак кайбер егетләр үз сүзләрен дәлилләү максатында хәтта кесәләрен кайтарып, сумкаларын ачып, анда тәмәке булмавын күрсәтте.
Форсаттан файдаланып, чарада катнашкан нефть колледжы студентларының фикерләрен сораштым.


Тимур Йосыпов:
— Тәмәкене кабып караганым да юк. Нигә мин үземнең сәламәтлегемне бозарга тиеш?! Картаймаган да килеш җыерчыклы бит, сары тешләр белән йөрисем, бума ютәлдән иза чигәсем бер дә килми. Дуслар, сезгә дә киңәш итәм: агулы матдәне кулланмагыз, үзегезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең саулыгын саклагыз. Бүгенгедәй фәһемле чараларны даими оештыручы яраткан уку йортым — нефть колледжына рәхмәтемне, төркемдәшләремә сәламнәремне җиткерәсем килә!

Фидан Хәбиров, Фәдис Мөхәммәтьяров:
— Без тәмәке тартмыйбыз, һәм башкаларга да зарарлы гадәтләрдән арынырга киңәш итәбез. Бу төрле яклап файдалы. Беренчедән, ару гына акча яныгызда кала. Икенчедән, сәламәтлеккә зыян килми. Соңгысы аеруча мөһим, чөнки тәмәкенең организм өчен хәвефе зур — ул үпкәләрне зарарлый, тешләрне боза, яман шеш, йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефен көчәйтә. Шуңа күрә дә без начар гадәтләр белән мавыкмыйбыз, спорт белән шөгыльләнүне өстен күрәбез. Тәмәке тартучы дусларны да сәламәт тормышка өндибез. Бүгенге чарага килгәндә, ул бик әһәмиятле дип саныйбыз. Мондый чаралар ешрак үткәрелсен, аңа күбрәк кешеләр җәлеп ителсен иде. Чөнки алар зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләргә булыша.
... Тәмәкене кәнфиткә алыштырырга тәкъдим итүче яшьләр кешеләргә берничә секундка булса да гомерләрен озайтырга, аны балландырырга мөмкинлек бирде. Студентлар татлы сыйны тәмәке тартучыларга гына түгел, ә зарарлы матдә белән мавыкмаучыларга, шулай ук балаларга да өләште. Чараны оештыручылар шул рәвешле шәһәрдәшләрнең күңелендә уңай тәэссоратлар калдырырга тели, алар тәмәке тарта башлаганчы, аның зарары турында уйланучылар саны артыр, кайберәүләр аңардан бөтенләй баш тартыр дип өметләнә.

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары.

Читайте нас: