Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 июнь 2019, 13:17

Һөнәр сайлау — язмыш сайлау

Октябрьскийда «Мин һөнәр сайлыйм» һөнәри юнәлеш бирү марафоны үтте

Һөнәр сайлау — кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.
Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Шүңа күрә булачак һөнәр турында алдан кайгыртырга һәм аңлы рәвештә сайларга кирәк. Мәктәпне тәмамлаганда гына уйлана башлау дөрес түгел, югыйсә, очраклы гына сайланган һөнәр киләчәктә шатлык, канәгатьлек китермәскә мөмкин. Шушы авыр мәсьәләне күз уңында тотып, шәһәрдә һөнәри юнәлеш бирү марафоны узды.
Өч көн барган марафон кысаларында 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе, түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр оештырылды, оешма-предприятиеләрдә экскурсияләр үткәрелде. Аларга төрле һөнәрләр, хезмәт шартлары белән якыннан танышырга, белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны юлларга мөмкинлек бирелде.
Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда көнбатыш халык мәшгульлеге үзәге филиалы директоры Дарья Попова ике яклы әңгәмә рәвешендә лекция, тренинг үткәрде. Шулай ук укучылар «Z буыны: хезмәт, мәшгульлек. Хезмәт базарының яңа юнәлешләре» исемле түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Үзәк җитәкчесе белән бергә балалар киләчәк һөнәрләрне барлады, кайсы тармакларда нинди белгечләр таләп ителүен ачыклады.
Марафон кысаларында 3нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары өчен 1нче шәһәр дәваханәсендә экскурсия оештырылды. Медицина хезмәткәр- ләре учреждение бүлекләре, кешеләрне тикшерүдә кулланылган техника белән таныштырды, һөнәр нечкәлекләре турында сөйләде. 4нче башкорт гимназиясенең 8нче сыйныфлары «Альтернатива» заводында кунакта булды. Аларга пластмасс эшләнмәләре ничек җитештерелүе турында сөйләп, бу гамәлнең барышын күрсәттеләр. Мәсәлән, халык кулланылышы товарларын җитештерү цехында укучылар термопластавтомат җиһазында гөл савытлары, вазалар коеп ясалуын күзәтте. Укучыларны шәһәр хакимияте дә кабул итте. Бирегә 10нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары килде. Алар хакимият бинасында эшләгән бүлекләр белән һәм аларның вәкаләтләре белән танышты. Укучылар белән хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов әңгәмәләште. Ул үсмерләрнең киләчәк планнары хакында кызыксынып, шәһәрнең киләчәге алар кулында булуын төшендерде. Экскурсияләр шулай ук шәһәр судында, электр челтәрләрендә, эчке эшләр бүлегендә, хәрби комиссариатта һ. б. оешма-предприятиеләрдә булды. Укучылар фикеренчә, экскурсияләр фәһемле булды, алар һәр һөнәрнең үзенчәлекләре белән якыннан танышып, үзләренә ниндидер нәтиҗә ясый алды. Мондый чараларны уку вакытында оештыру отышлырак булыр иде дигән теләк тә белдерде, чөнки каникул вакытында барысын да җыеп бетерү авыррак, кайберәүләре каядыр ял итәргә китәргә дә өлгергән.
Марафон дәвамында Яшьләр сараенда уку урыннары ярминкәсе үтте. Биредә шәһәрнең колледжлары һәм нефть университеты филиалы үзләрен тәкъдим итте. Һәрберсенең үз стенды булдырып, уку йортлары вәкилләре булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына укуга кабул итү шартлары, белем бирү программалары, стипендия күләме, тулай торак белән тәэмин итү һ. б. турында сөйләде, белешмәлекләр таратты.
Мондый чаралар дәвамлы булып, укучыларга булачак һөнәрне дөрес сайларга булышыр дип ышанабыз. Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәр күңелгә ятышлы һәм шатлык китерә торган, шулай ук киләчәктә ихтыяҗ булган һәм һөнәри югарылыкка ирешерлек булсын.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Автор фотолары

Читайте нас: