Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 июнь 2019, 13:00

Исерү — бәйрәм булмасын!

Башкортстанда Сабантуй, Яшьләр көне һәм Белем бәйрәмендә исерткеч эчемлек сату рәсми рәвештә тыелды. Шушы яңа башлангыч турында шәһәрдәшләр ни уйлый икән? Бу уңайдан сораштыру үткәрдек.

Башкортстанда Сабантуй, Яшьләр көне һәм Белем бәйрәмендә исерткеч эчемлек сату рәсми рәвештә тыелды. Шушы яңа башлангыч турында шәһәрдәшләр ни уйлый икән? Бу уңайдан сораштыру үткәрдек.


Зәлия, 37 яшь:
— Миңа һөнәри бурычларым буенча зур бәйрәмнәрдә катнашырга, аларның эчендә «кайнарга» туры килә. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда моңардан тәмам арып, туеп бетә идем. Нигә дисезме? Мисалга, Сабантуен гына алыйк. Балачактан иң ямьле, матур бәйрәм буларак күңелдә саклана ул. Ә хәзер ничек? Иртәнге якта барысы да яхшы гына бара әле: балалар, өлкәннәр спорт ярышларында көч сыный, уйный-көлә, концерт карый. Әбиттән соң инде матур манзаралар агач саен диярлек оештырылган табын күренешләренә алышына. Кызганыч, аларның күпчелегендә төп «нигъмәт» буларак әлеге дә баягы исерткечле шешәләр утыра. Шунда ук балалар да уйнап йөри, олыларның хәмер чөмергәнен күзәтә... Бер елны шулай ашъяулык тирәли җыелган 5-6 әби игътибарны җәлеп итте. Көлешәләр, җырлашалар. «Яшьлекләрен искә алалардыр», — дип елмаеп куйдым. Әмма табын уртасына күз төшүгә күңелем кырылды. Анда сыра шешәсе кукраеп утыра иде... Олылар да шундый үрнәк күрсәткәндә яшьләрдән ни көтәргә кала?! Республикада кабул ителгән яңа башлангычка килгәндә, исерткечне бәйрәмдә генә түгел, башка көннәрдә сатуны да чикләү кирәктер. Ә бәлки бу агуны бөтенләй дә җитештермәү...

Айдар, 44 яшь:
— Мин гомумән аракы, сыра ишеләрне өнәмим, шуңа күрә алкогольле табыннардан читтә булырга тырышам. Дус-танышларыма да «Исерү — бәйрәм булмасын!» дигән уй-фикерне җиткерергә телим. Аракының зыяны бик күп: ул ашказаны эшчәнлеген боза, йөрәк чирләре хәвефен көчәйтә, хәтерне бетерә, ихтыяр көчен юкка чыгара. Бәйрәмнәрне исерткечтән башка да бик матур итеп үткәреп була ич... Халык бүген нигә күпләп эчә дип уйлыйсыз? Сәбәбе гади: эшсезлек, үз-үзеңә шөгыль тапмау, әхлаксызлык, тормышка битараф карау. Җитәкчеләребез мәсьәләнең шушы ягына да игътибарны арттырсын иде...

Мәдинә әби:
— «Хәмер» сүзе гарәпчәдән «хамала» ягъни «каплау» дигәнне аңлата. Бу зәхмәт аң-зиһенне, акылны томалый, кешене юләрләндерә. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә хәмерне хәрәм дип, аны кулланудан тыя. Минем әти-әниләр бик динле, инсафлы кешеләр иде. Алар 5 баласын да әдәпле, тәртипле итеп үстерде. Абыйларыма әнкәй гел дә: «Аракы эчсәң, тәмуг утында яначаксың», — дип кабатлап торды. Аллага шөкер, беребез дә газизләребезнең сүзеннән чыкмады, йөзләренә кызыллык китермәде. Бүген үзебезнең балалар-оныкларга да иманлылык телибез, аларны яхшылыкка өндибез. Бәйрәмдә исерткеч сатуны тыю бик вакытлы, урынлы чара дип уйлыйм. Бу уңайдан республика җитәкчелегенә рәхмәтлемен.
... Шәһәрдәшләр дөрес фикерли, көн дә бәйрәм, көн дә туй барган заманда мондый җаваплы карарлар күптән кирәк иде. Хәзер бит кешеләргә сәбәп кенә булсын, шунда ук кибеткә сыра, аракы, шәраб артыннан «чабарга» гына торалар. Гаиләдә бала туса да, яңа фатир яки машина сатып алсалар да, туган көн мазар булса да тизрәк табын башына «ак баш»ны китереп утырталар. Кайберәүләр аракы кәефне күтәрә, ансыз бәйрәм күңелсез дип тә җибәрә. Ә бит моның нәтиҗәсе бик яхшы булмаска да мөмкин. Эчкечелек сазлыгына батучылар азмени арабызда...

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: