Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 Май 2019, 12:32

Шәһәрдә 53 йорт подъезды ремонтланачак

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның күрсәтмәсенә ярашлы, 2019-2024 елларда төбәктә 26 мең подъездны төзекләндерү күзаллана. Бу максатка 6 миллиард сум акча бүленгән.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның күрсәтмәсенә ярашлы, 2019-2024 елларда төбәктә 26 мең подъездны төзекләндерү күзаллана. Бу максатка 6 миллиард сум акча бүленгән.
Октябрьскийда программа кысаларында 53 күпфатирлы йортның подъездлары ремонтланачак. Аларның исемлеге гәзитебезнең алдагы саннарында язылды. Заказчы оешма — «Башкортстанның төбәк операторы». Агымдагы елда ремонт эшләренә 50 332,9 сум акча бүленгән.
Төзекләндерелгән подъездларны тикшерү, кабул итү йөкләмәсен хакимият башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов башкара. 14 майда Ш. Фәррахов, хакимиятнең коммуналь хуҗалык һәм торак күзәтчелеге начальнигы А. Гыйниятуллин, «Башкортстанның төбәк операторы» оешмасы белгечләре, «БашДомКом» йорт комитетлары советы берләшмәсе»нең башкарма комитеты җитәкчесе И. Айрих, «Жилуправление» җәмгыяте вәкилләреннән торган комиссия составында Кувыкин урамы, 16; Бакча боҗрасы ур.,12 һәм 34нче төбәкнең 12/2 йорт подъездларын ремонтлау барышы белән танышты. Башкарылган эшләрне бәяләгәндә иң тәү нәүбәттә халык фикере әһәмиятле. Кувыкин урамындагы 16нчы йортта яшәүчеләр төзекләндерү гамәлләреннән канәгать калды. Биредә тамбурлы ишекләр заманча ПВХ төрдәгегә алыштырылган, иске яктырткычлар урынына энергия саклагычлар куелган, буяу-сылау эшләре башкарылган. Комиссия тарафыннан бу подъезд кабул ителде.
Ә менә калган йортларда ремонт әлегә тәмамланмаган, җитешсезлекләр дә бар, соңгыларын подрядчы оешма тиз арада бетерергә вәгъдәләде.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: