Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 Май 2019, 12:35

Радий Хәбиров: «Бүген балаларыбызның рухи халәте өчен көрәшәбез»

15-16 майда Башкортстанда демография һәм гаилә сәясәте мәсьәләләре буенча «Балачак-2019» векторы» Бөтенрусия конгрессы үтте.

15-16 майда Башкортстанда демография һәм гаилә сәясәте мәсьәләләре буенча «Балачак-2019» векторы» Бөтенрусия конгрессы үтте.
Анда илнең 85 субъектыннан 700дән артык кеше җыелды.
Чараны ачу тантанасында Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Конгресс эшен ачып, Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова ил җитәкчесе Владимир Путинның сәламләү хатын җиткерде. «Бала хокуклары буенча вәкилләр институты үзен балигъ булмаганнарның хокукларын яклауның тәэсирле механизмы итеп күрсәтте. Русиядә игълан ителгән Балалык ун еллыгы чикләрендә балалыкны яклау мәсьәләсе яңа дәрәҗәгә чыга. Быелгы җыен уңышлы үтәр һәм анда илдәге демографияне үстерүгә юнәлтелергә тиешле карарлар кабул ителер дип ышанам», — диелә дәүләт башлыгының сәлам- ләвендә.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгышында бала хокукларын яклау бик мөһим өлкә булуын ассызыклады.
— Киләчәгебез якты булсын өчен балаларыбызның иминлеген бүген кайгыртырга тиешбез. Бу мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр төзүдә генә чагылмый. Без аларның күңел байлыгы турында да онытырга тиеш түгел. Алар күңеленә гаилә, илнең лаеклы кешесе булу кебек төшенчәләрне бүген үк салу зарур. Шул вакытта гына җәмгыятькә файдалы, бәхетле шәхес үстерә алачакбыз, — диде Радий Фәрит улы.
Радий Хәбиров чыгышында берничә көнүзәк мәсьәләгә дә тукталды. Мәсәлән, балалар бүген бик зур мәгълүмат дөньясында яшәргә мәҗбүр. Балаларның ялын оештыру зарурлыгын да сызык өстенә алды ул. 1 апрельдән республика мәктәпләре биш көнлек уку атнасына күчү нигезендә бала күбрәк ял итә, гаиләсе белән аралаша алуын уңай яктан бәяләде һәм бу уңайдан башка төбәкләр белән дә тәҗрибә уртаклашырга мөмкин булуын белдерде республика җитәкчесе.
Ул шулай ук мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыру мәсьәләләренә тукталды. Республикада сөт кухнялары тергезелде. Балаларны диспансерлауның нәтиҗәле булырга тиешлеген ассызыклады республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров фикеренчә, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе — туымны үстерү. Демографияне яхшыртуның өстәмә чаралары турында бергәләп уйларга тиешлегебезне билгеләде ул. Үзенчәлекле балаларга зур игътибар бирүче төбәкнең: «Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» өндәмәсе буенча яшәвен ассызыклап үтте республика җитәкчесе.
Форум кысаларында «Торатау» Уфа Конгресс-холында Башкортстанның III Ата-аналар җыены һәм Русия төбәкләренең Бала хокуклары буенча вәкилләренең XVI съезды үтте. Шулай ук дәрәҗәле кунаклар, белгечләр мәйданчыкларда фикер алышты, ачык дәресләрдә булды, күргәз- мәләр белән танышты.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: