Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 Май 2019, 12:28

Бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаш

Гаилә көне уңаеннан Никахлашу сараенда юбиляр парларны хөрмәтләү тантанасы үтте

Шәһәребездә тормыш юлыннан матур итеп атлаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче гаиләләр бик күп.
Шундый күркәм гаиләләрне юбилейлары уңаеннан хөрмәтләү бер матур гадәткә әверелде. Чараның Гаилә көнендә үткәрелүе аңа тагын да зуррак әһәмият өстәде.
Тантана 5 елдан башлап 45 елга кадәр бергә тату гомер кичергән парларны җыйды. Чара «Алтын ачкыч» вокаль ансамбленең музыкаль бүләгеннән башланып китте. Кунакларны тәбрикләү өчен сүз «Гаилә» үзәге директоры Рита Чернухинага бирелде.
— Никахларыгыз бәхетле, озын гомерле булсын. Бер-берегезне саклагыз һәм кадерләгез. Бергә үткәргән һәр минутның, сәгатьнең кадерен белегез, — дип җылы теләкләрен юллады ул.
Рита Муллаян кызы шулай ук шәһәрнең сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советының Котлау хатын да укып ишеттерде. Арытаба алып баручылар тантана сәбәпчеләре белән таныштырды. Бер-бер артлы юбилярлар зал түренә чакырылды.
Тәүге пар — биш ел бергә яшәүче Ксения һәм Николай Поповлар. Алар агач туен билгели. Никахның бишьеллыгына агач утырту яхшы билге дип санала. Яшь парга да гаилә агачы булдырырга киңәш иттеләр. «Үзенең тамырлары белән җиргә нык кереп үскән агач кебек гаиләгез дә ныклы, көчле булсын, җил-яңгырлар аны куркытмасын», дип теләделәр юбилярларга. Гадәт буенча, яшь пар «Шәһәр гаилә тормышы юбилярларының Мактау кенәгәсе»нә имзаларын куйды.
Рәисә һәм Руслан Ямалеевларның гаилә стажы 10 ел. Бу никахны аккургаш яисә рауза туе дип атыйлар. Аккургаш — сыгылмалы металл, шуңа күрә бу чорда ир белән хатын бер-беренә юл куярга, төрле хәлләрне җиңелрәк чишәргә өйрәнә, дип санала. «Техникумда укыганда таныштык, кавышканчы алты ел очрашып йөрдек, хәзер инде без 16 ел бергә», — ди Ямалеевлар.
Арытаба зал түренә 15 ел бергә гомер кичергән Айгөл һәм Евгений Сарапуловлар чыкты. Ул никах бәллүр туй дип йөртелә. Бу атама мөнәсәбәтләр сафлыгын, чисталыгын күрсәтә һәм гаилә ныклыгын чагылдыра. Сарапуловлар «Ныклы гаилә сере нидә?» дигән сорауга: «Барлык имин һәм бәхетле гаиләләрнең серләре охшаштыр. Ул бер-береңне ярату, хөрмәт итүдә, үзара аңлашып, килешеп, дус-тату яшәүдә», — дип җаваплый.
Елена һәм Руслан Шәйдуллиннар — фарфор туй (20 ел) вәкилләре. «Күршебезне туган көне белән котларга кергән идек, шунда танышып, сөйләшеп киттек», — дип елмая Шәйдуллиннар. Шулай итеп, очраклы гына очрашу бәхетле гаилә төзелүгә китерә. «Гаиләбез белән табигать кочагына чыгабыз, әти-әниләребезнең хәлен беләбез. Бергә үткәрелгән вакыт гаиләне тагын да берләштерә», — ди алар.
Резеда һәм Зөфәр Нәфыйковлар энҗе туйларын бәйрәм итә. Вакыт үтү белән дә тоныкмый торган энҗе кебек бу датаны каршылаган гаилә дә керсез һәм матур мөнәсәбәтләре белән аерыла дип санала. Энҗе — бәхет, муллык һәм иминлек билгесе. Нәфыйковлар никахлашу тарихын искә төшереп үтте. «Без уку йортында белем алган чакта таныштык. Мине практикага җибәрделәр. Зөфәр шул арада тиз генә әти-әни янына минем кулны сорарга барган», — ди Резеда ханым. Үзенең ихласлыгы, тәвәккәллеге, кыюлыгы белән кызның ата-анасының күңелен яулаган егет үз максатына ирешә. Менә инде 30 ел Нәфыйковлар иңне-иңгә куеп, дус-тату яши.
35 ел дәвамында зурайган, ныгыган гаиләне ташкынлы-өермәле тормыш диңгезендәге мәрҗән утравына тиңлиләр. Чарага мәрҗән туйларын билгеләүче Рузилә һәм Фәнил Әхмәтҗановлар, Гөлүзә һәм Сәгыйть Самиковлар чакырылган иде. Узган гомернең һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. 35 ел үтсә дә, бу гаиләләр бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә.
Чиратта — 40 ел бергә яшәүче пар Татьяна һәм Николай Воробьевлар. Шунысы кызыклы, кызыл якут никах ияләренең башта ук фамилияләре бер үк төрле була. Кызга кияүгә чыкканда фамилиясен алыштырырга туры килми. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклар сөю бәхетенә ирешкән алар.
Ниһаять, сәхнәгә иң өлкән парлар чакырыла. Ольга һәм Анатолий Гурьяновлар, Татьяна һәм Александр Игнатьевларның гаилә коруларына — 45 ел. Бу дата зәңгәр якут туй дип атала. Зәңгәр якут — сөю-тугрылык, акыллылык билгесе, бу асылташ һәртөрле мәкерлектән саклый, диләр. Тормыш юлыннан ярты гасырга якын кулга-кул тотынышып барган парлар да бер-берсенә терәк-таяныч булырга өлгерә, бер-берсен яклый-саклый. «Ул заманда бүгенге сыман туйны зурлап үткәрү юк иде. Барып язылыштык та иптәшләребез белән тулай торакта тыйнак кына билгеләп алдык», — дип искә ала Гурьяновлар. Бәлки, бу дөрес тә булгандыр. Хәзер бит бер-берсен уздырып яхшы, кыйммәтле туйлар оештыралар, хәттә баласына туй үткәрәм дип, ата-ана бурычка да батып бетә. Ә күпме шундый туйлар соңыннан таркала, бу күпме салынган көчне, тырышлыкны, ышаныч-өметләрне җилгә очыру дигән сүз. Үзебезнең матур йолалар, милли ашларыбыз белән үз якыннарың әйләнәсендә гади табын уздыру да җитәдер кебек. Гаилә бәхете туйның затлылыгына карамый бит. Тормышта төрле хәлләр була, ничек гаиләне саклап калырга, өлкәннәрнең бәхетле гаилә формуласы нидән гыйбарәт? «Сабыр, түзем булырга, бер-береңне аңлау, юл куя белү кирәк», — ди Игнатьевлар яшьләргә теләк-киңәшләреп биреп. Бүгенге яшьләребезгә әлеге сыйфатлар җитеп бетми кебек шул. Сабыр төбе — сары алтын, дип юкка гына әйтмиләр.
Тантана ахырында күркәм парлар хөрмәтенә Мендельсон вальсы яңгырый. Алар никахлашу көненә кире кайткандай булгандыр. Балалары, оныклары, туганнары, дуслары юбилярларга җылы теләкләрен җиткерде. Бик матур күренеш. Алдагы гаилә юбилейларын да тазалыкта, бәхеттә-шатлыкта, якыннары белән бергә шулай матур итеп каршыларга язсын!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: