Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 Май 2019, 17:55

Рәхмәт сезгә, Таһир!

Шәһәребездә даими рәвештә төзекләндерү, ремонт эшләре үткәрү нәтиҗәсендә юл-урамнар, бина-йортлар биләмәләре елдан-ел күркәмләнә бара, шул рәвешле халыкка уңайлы мохит булдырыла.

Шәһәребездә даими рәвештә төзекләндерү, ремонт эшләре үткәрү нәтиҗәсендә юл-урамнар, бина-йортлар биләмәләре елдан-ел күркәмләнә бара, шул рәвешле халыкка уңайлы мохит булдырыла.
Мисалга, соңгы елларда җәмәгать транспорты тукталышлары яңартылды. Хәзер автобус көтүчеләр җил-яңгырдан, кояш кызуыннан ышыкта саклана ала. Әмма кайбер затлар матурлыкның, уңайлыкның кадерен белеп бетми ахрысы. Шундыйларның берсе Яңа ел төне алдыннан Космонавтлар урамы буенча урнаштырылган тукталышны җимергән. Кызганычка каршы, аның шәхесе һаман да ачыкланмаган. Ә биләмәдә яшәүчеләр бүгенгәчә автобусны ачык һавада көтәргә мәҗбүр булды.
Шушы көннәрдә яхшы хәбәр килде! Ниһаять, Космонавтлар урамында өр-яңа тукталыш булдырылган. Бу изге эшкә «СТ-Монтаж» җәмгыяте директоры, шәхси эшкуар Таһир Вәлиуллин алынган. Ул үз көче белән тукталыш комплексы ясап, аны урнаштырган.
Шәһәрдәшләргә зур бүләк ясаган Таһир Вәлиуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Һәркем өчен үрнәк булырдай изге гамәлләр кылучылар һәрвакыт хөрмәткә лаек.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: