Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 Май 2019, 16:33

Зират төзекләндерелде

Зает авылының иске зиратында чираттагы өмә узды

Адәм баласының соңгы йорты — зират. Аны чисталыкта һәм тәртиптә тоту — һәрберебезнең изге бурычы. Элек-электән зиратка карап, авылда нинди кешеләр яшәгәнен билгеләгәннәр.
27 апрельдә «Яшел Башкортстан» икенче гомумреспублика өмәсе үтте. Чарага шәһәрдәшләр дә кушылып, тирә-якны җыештыру, агач утырту өмәләрендә актив катнашты. Зает авылында бу көнне иске зиратны төзекләндерү буенча өмә оештырылды. Иртәнге сәгатьләрдә үк Зает һәм Первомайский бистәләре халкы эш кораллары белән зиратка өмәгә җыелды. Һәркем изге эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Кемдер кабер өсләрен чистартты, кемдер кипкән, ауган агачларны кисте, кемдер бөтен чүп-чарны зираттан чыгарып торды.
— Өмәдән соң зират мәйданы чистарып, киңәеп, яктырып калды. Бик күп эшләр башкарылды. Өмәдә 60лап кеше катнашты, барысына да рәхмәтлебез. Җыелган чүпне, коры-сарыны чыгаруда «Благоустройство» җәмгыяте ярдәм итте, — дип белдерде үзидарә советлары рәисләре Мәүлетҗан Аллаяров һәм Нурания Галимуллина.
Әйткәндәй, быелгы язда бу беренче өмә түгел. Моннан алдагысында мәңгелек йортның тышкы ягында төзекләндерү эшләре башкарылган иде.
Әлбәттә, мондый өмәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк, башка шәһәрдәшләр дә изге эшкә кушылыр дип өметләнәбез. Зиратларыбыз ерактан ук чисталыгы белән аерылып торса, нинди күркәм булачак, үзебезнең күңел дә тыныч булыр.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: