Чыннан да, Тукай исемен ишетүгә, һәр татарлының хәтер «сандыгы»нда сагынычлы хатирәләр яңара. Халкыбызның мәшһүр улына, аның кабатланмас иҗат җәүһәрләренә карата кызыксыну хисе арта гына бара. Үзенә күрә бер табышмак, илаһи сер, уйласаң...
Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан үткәрелгән чара барышында әледән-әле «баш калкыта» килде шул фикер. Кайсы гына әдип шәхесе шундый да көчкә ия икән?! Мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк, татарлы Тукаебызның тылсымлы әкият дөньясына килеп юлыга. «Коточкыч сачләреннән чишмә төсле су» аккан шыксыз Су анасын ай күләгәсендә шәйли. Бүре хәтле бүреләрне качарга мәҗбүр иткән тапкыр-хәйләкәр Кәҗә-Сарык өчен ихластан куана. Комсызлыгы, юләрлеге аркасында төп башына утырып калган Шүрәле «әфәнде»дән рәхәтләнеп көлә. Шул ук вакытта... бераз җәлли дә. Еллар үтү белән Тукай мирасы белән танышу даирәсе киңәя төшә. Әмма балачакта алынган тәүге тәэссоратлар эзсез югалмый. Киресенчә, кадерле ядкарь булып, йөрәк түрендә фәкать үзенә генә тиешле урынын биләүгә ирешә.
«Илһам» әдәбият сөючеләр клубының чираттагы утырышына җыелган ханым-әфәнделәр бу җәһәттән искәрмә булмагандыр. Һәркайсының Тукаебызга кагылышлы үзенчәлекле фикере, якты хатирәләре бар ич аларның. Шунысы, һичшиксез, таң калдыра. Милләтебезнең йөзек кашына, горурлыгына, намусына әверелгән шәхес хакында күпме генә бәянләнмәсен, барыбер дә аз булыр сыман. Тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора ләбаса бөек әдип язмышын чагылдырган сәхифәләрне... Менә бүген дә. Алып баручылар Ольга Габделхакова, Гөлчәчәк Габдуллина сөйләгәннәр эчке дулкынлану, хәтта ки тетрәнү тойгысы белән кабул ителде. Үлемсез Шагыйрьнең гаҗәеп тормыш-иҗат юлын яктырткан бәян халыкчан моң-аһәң белән үрелеп барды. Кичәгә моң иясе якташларыбызның берсе Гөлфия Салихова чакырулы иде. Шәхсән үзе иҗат иткән «Тукаема» әсәрен башкарды ул. Аһәңле тавышы белән тыңлаучыларны тәүге минутлардан ук әсир итте. «Яраткан шагыйребезгә багышланган очрашуга сөенеп-илһамланып килдем», ди Гөлфия ханым.
Кичә үз агышында арытаба дәвам итте. Тукай әсәрләренә нигезләнгән табышмакларга җавапларны тыңлаучылар тиз арада, кемузардан таба торды. Шул рәвешле бераз балачак хатирәләрен яңартып алганнан соң, сүз чарада катнашучыларга бирелде. Әйтергә кирәк, әдәбият сөючеләр байтак фәһемле мәгълүматка тап булды, беркадәр гыйлем даирәсен киңәйтүгә дә иреште. Әминә Зиннурова, мәсәлән, шактый кызыклы, киң катлам укучыга бик үк таныш булмаган тарихи вакыйгаларга тукталып китте. Атаклы композитор, дирижер, музыка этнографы Антон Александрович Эйхенвальд (1875-1952) — заманында татар, башкорт халык авыз иҗаты үрнәкләрен туплауга байтак көч куйган белгеч. Тукай иҗатына мөкиббән булган. Алай гына да түгел. Халык җырларын эшкәртү мәлендә шагыйрь белән киңәш тоткан, аның ярдәменә таянган. Антон Александрович 30нчы еллар башында Уфада яши-эшли, Башкорт дәүләт опера театрына нигез салучыларның берсе була. Никадәр тыгыз бәйләнеш-элемтә татар-башкорт милләтленең чал тарих сәхифәсендә... Театр елына бәйле хатирәләр дә исбатлый ич моны. Риканс Гыйлемҗанов бу җәһәттән шактый гыйбрәт алырдай истәлекләр белән уртаклашты. Мәгълүм ки, Габдулла Тукай театр-сәхнәгә гомумән ихтирамлы мөнәсәбәттә булган, артистларны ихластан хөрмәт иткән. Беренче һөнәри татар артисткасы, Уфада «Нур» татар төркемен оештырган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) хатирәләре моңа дәлил. «Ике кояш» шигырендәге юлларны хәтерлисездер:
«Күр: ничек, иртә кояш чыкса,
җиһанда нур тула, —
Һәр күңелләр нурланадыр,
чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бертигез
зур мәртәбә:
Берсе уйный күк йөзендә,
берсе уйный сәхнәдә».
Сәнгать әһелен кояшка тиңли, аңа мәдхия җырлый ич Шагыйребез!
... Вакыт — үз агышында. Әдәби кичә яңадан-яңа ачышлар вәгъдәли. Рәзинә Сабирова Тукайның гомумән төрек дөньясы күләмендә тоткан гаять зур урыны турында бәянли. Гөлчәчәк Габдуллина үз чиратында «Сөембикә» журналында Шагыйрьгә, аның газиз әнкәсенә (Бибимәмдүдә абыстайның тууына — 155 ел!) кагылышлы истәлекләр турында белешмә бирә. Валлаһи, Тукай галәме тулы бер табышмактыр. Киләчәк буын эзтабарларына да эш җитәрлек, кыскасы...
Әлеге фикерне җөпләгәндәй, җанлы әңгәмәгә күркәм чара кунаклары — Туймазы «Илһам» әдәби берләшмәсе вәкилләре дә кушыла. Берләшмә җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова Шагыйрь образына үзгәчәрәк күзлектән караш тәкъдим итә. Эш шунда ки, каләм тибрәтүче күршеләребез иҗатына байкау ясаучы, төпле киңәш-нәсихәтләрен бирүче һөнәри язучы, журналист, тәрҗемәче Мансур Сафин тарихи, әдәби мирас белән җитди шөгыльләнә. Яр Чаллыда гомер кичерүче каләм остасы «Тукай анасының йөрәге» лирик-драматик поэма да иҗат итә. Поэма Сафинның «Минем Тукаем» дип аталган җыентыгына керә. Китапта тупланган әсәрләр татар һәм урыс телләрендә язылган. Нурия ханым Мансур әфәнденең иҗади эшчәнлегенә багышланган «Җан җылысын таратып...» Татарстан Республикасы фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан, югарыда телгә алынган поэмага әдәби байкау ясаган. Русия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге, Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең махсус дипломына да лаек булган. «Мансур Сафинның әсәре аерым игътибар үзәгендә, минемчә, — ди Н. Вәлиәхмәтова. — Бөек татар әдибенең фәкать газиз әнисенә багышлап урысча язылган тәүге поэма ул».
Гомумән, Габдулла Тукайга арналган шигъри күчтәнәчләрен тамашачы хөкеменә чыгарырга җөрьәт итүчеләр байтак иде бүгенге очрашуда. Туймазылылар Тамара Фәрваева, Халидә Хөснетдиноваларның сәнгатьле-хисле чыгышы көчле алкышларга күмелде. Шәһәрдәшләребез Тимерҗан Идрисов, Риканс Гыйлемҗанов, Рәзинә Сабирова, Таһир Хәбировлар исә һәрвакыттагыча тирән эчтәлекле, мәгънәле әсәрләре белән шатландырды. Кичә җырлы-шигъри дулкыннарда дәвамын тапты. Һәркем Тукай иҗат гәүһәрләреннән күңеленә ошаганын, аеруча хуш килгәнен укып ишеттерергә омтылды.
Хөрмәтле укучы игътибарын тагын да бер тарафка юнәлдерү артык булмастыр. Тиңдәшсез Каләм әһеленә арналган, 4нче китапханә филиалында уздырылган очрашу хакында сүзем. Тукай язмышына, иҗатына битараф булмаган милләттәшләр тарафыннан бик күп сокланулы-җылы фикерләр әйтелде биредә. Һәвәскәр каләм тибрәтүчеләр шигъри бүләкләре белән юмарт бүлеште. Китапханәче Гүзәл Закирова исә Шагыйрьне хәтергә алу көне уңаеннан төрле матбугат басмаларында дөнья күргән мәкаләләр, язмалар белән таныштырды. Без күнеккәннән гайре мәгълүматлар аеруча кызыксыну хисе уятты, Тукаебызның олугъ рухи мирасына яңа күзлектән багарга мәҗбүр итте хәтта...
Тыңлаучыларны мирас төшенчәсенә бәйле янә бер истәлекле вакыйга көткән булып чыкты. Шамил ага Мәхмүтов. Әлеге исем һаман да күпсанлы якташлар хәтерендә, тел очында, дисәм, ялгышмам. Үз чорында халык театрын гөрләткән, аны искитмәле югарылыкка күтәргән шәһәрдәшебез ифрат бай иҗаты белән дә киң билгеле. Габдулла Тукайга арнап язган «Йөрәк түрендә» әсәре исә бүген дә таң калдырырлык. Гүзәл ханым башкаруында яңгыраш тапты ул. Тукай эзләре калган төбәкләргә, «күңел күзе канатлары» ярдәмендә, Шамил ага белән бергәләп «сәфәр кылды» чарадагылар...
Әлбәттә, Шигърият галәменә сәяхәт музыкаль бизәлештән тыш ул кадәр үк тәэсирле була алмас иде. Гөлфия Салихова, Владислав Альбаев башкарган көй-моңнар иң нечкә күңел кылларын тибрәтте, онытылмас ләззәтле мизгелләр бүләк итте. Шундый да илаһи минутларны ешрак кичерергә язсын, милләттәшләрем. Әллә кай җирләргә юлланасы да юк бу җәһәттән. Барысы да үзебезнең кулда ич!
Йөрәк түрендә
Бөек Тукай туган Кушлавычны
Күптән килә иде күрәсем.
Ул сулаган һаваларны сулап,
Сукмакларын ятып үбәсем.
Күңел күзем канатлары белән
Сәфәр кылдым бүген шул якка.
Кәгъбә ташына табынгандай,
Башым идем изге туфракка...
Кырлай урманыннан шүрәлеләр
Казан сәхнәсенә күчкәннәр.
«Былтыр кысты» абзаларын зурлап,
Ерак гастрольләргә киткәннәр.
Шәһри Казан йоклый. Ал таң ата.
Тукай килә җырлап пар атта.
Еллар үткән саен кадерлерәк,
Шагыйрь басып үткән сукмаклар.
Күк капусы кинәт ачылгандай,
Нур балкытты Тукай Казанда.
Галәм халкы аның китапларын
Зурлап укый, укыр һаман да...
Ул үлмәде, Тукай сакланачак
Күңелләрдә, йөрәк түрендә.
Бөек Тукае бар горур милләт
Мәңге яшәячәк үзе дә!
Шамил Мәхмүтов.