Янгын сагы тарихы
1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Романов янгынга каршы хезмәт оештыру турында Указга кул куя. Анда янгын сүндерү тәртибе, җаваплы кешеләр һәм кирәкле җиһазлар составы билгеләнә. Кизү торучылар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре үтәлүне дә тикшерергә тиеш була. Кагыйдә бозучыларны җәзага тарттыру хокуклары да була аларның.
Петр Беренче патшалык иткән чорда сүндерү эшчәнлеге үсеше дәвам итә. Петербургта агач йортлар төзү тыела. Шәһәрдә яшәүчеләргә үз йортларында аена бер мәртәбә мич торбаларын чистартырга әмер бирелә. Көн саен «төтен чыгару» бөтен урыннарда да рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар билгеләнә. Янгынга каршы чаралар турында инструкцияләр һәм патша указлары ул вакыт өчен шактый зур тиражлар белән бастырыла һәм кала-авылларга таратыла.
Тәүге янгынчылар командалары Мәскәүдә һәм Петербургта XIXнчы гасыр башында оештырыла. Шул вакыттан ук каравыл манаралары да төзелә башлый. Аның өстеннән күтәрелгән сигнал бирүче шарлар һәм яктырткычлар аша күрше янгын сүндерү бүлекләренә янгын чыгу турында хәбәр бирелә. Гасыр дәвамында янгынга каршы җиһазлар төзүче заводлар ачыла. Аларда янгын насослары, җыела торган баскычлар һәм башка кирәкле җайланмалар чыгарыла. Бу чорда беренче янгын сүндерүче машина да төзелә.
Янгын сагын яңарту эшенә революциядән соң да игътибар бирелә. 1918 елның 17 апрелендә Владимир Ленин «Ут белән көрәш чараларын оештыру турында»гы декретка кул куя. Бу көн СССРда Янгын сүндерүчеләр көне буларак билгеләнә. Документта хезмәтне үстерү чаралары, янгын сүндерү кагыйдәләре анык языла. 1927 елда Дәүләт янгын күзәтчелеге оештырыла. Бу орган бүгенгә кадәр янгыннарны кисәтү буенча эшчәнлеген дәвам итә.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында янгынчылар дошман һөҗүме вакытларында, пулялар, снарядлар яуганда эшли, үз гомерләре хакына кешеләрне, объектларны уттан коткара. Сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын тергезүдә үз өлешен кертә.
Беренче янгын сүндерүчеләр отрядларын оештыруга 350 ел үткәч, Русиянең беренче президенты Борис Ельцин тарафыннан 30 апрель янгын саклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме итеп игълан ителә.
Шәһәребезнең янгын хезмәте тарихына да күз салыйк. Октябрьский нигезе булган нефтьчеләр бистәсендә беренче янгын отрядлары 1937 елда барлыкка килә. Алар ярыклаштырылган сарайларда урнаштырыла һәм сәнәгать-җитештерү янгын командалары дип атала. Нефть чыгару сәнәгатенең үсеш алуы сәбәпле янгын сагын көчәйтү таләп ителә. 1982 елны СССРның Министрлар Советы боерыгы белән Октябрьскийда 38нче мөстәкыйль хәрбиләштерелгән янгын часте төзелә. Ул 2нче янгын сагы терәк пунктының 61нче һөнәри янгын сүндерү бүлегендә урнаштырыла. Шәһәрне һәм аңа караган авылларны янгыннан саклау өчен 1993 елны БР Эчке эшләр министрыгы боерыгы белән 13нче янгын сагы отряды оештырыла. 2005 елдан башлап 38нче янгын сүндерү бүлеге БР буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 12нче отряды составына керә.
Шәһәрнең янгын хезмәте, барлыкка килгәннән башлап, данлы юл үтә. Элекке кебек биредә кыю, батыр, тәвәккәл кешеләр генә эшли. Аларның көндәлек фидакарь хезмәте тик ихтирамга гына лаек.
Бәйрәм чарасы
Янгын сүндерү хезмәтенең 370 еллыгына багышланган тантаналы чара шәһәрнең Нефтьче стадионында үтте. Чарада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе, Туймазы районара янгын күзәтчелеге бүлеге, 38нче янгын сүндерү бүлеге, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Тәбрикләү өчен сүз Туймазы районара янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Олег Лазеревка бирелде.
— Янгын сагы хезмәткәрләрен, ветераннарын ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм. Алдагы хезмәтегездә дә сезгә уңышлар һәм сәламәтлек телим, — диде ул.
Чарада янгын сүндерү бүлегенең мәгариф учреждениеләре белән ныклы хезмәттәшлек булдырылуы билгеләнде. Мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре өчен бүлектә экскурсияләр оештырыла. Хезмәткәрләр үзләре дә мәгариф оешмаларында янгын хәвефсезлеге буенча лекцияләр, әңгәмәләр үткәрә. Моннан тыш, Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның кадетлар сыйныфы, «Яшь армия» төбәк хәрәкәте һәм бүлек арасында үзара бәйләнеш булдырылган. Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Шәрипов һөнәри бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткереп, әлеге һәм башка чараларны оештыруда булышкан кадетларга, яшь янгын сүндерүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Ул шулай ук чараларда актив катнашкан мәктәп укучыларына, теләктәшлек күрсәткән оешмалар җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, янгын сүндерү хезмәтенең 370 еллыгына багышланган иҗади эшләнмәләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде.
Арытаба башланган вакыйгалар бар тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. «Яшь армия» төбәк хәрәкәте тәрбияләнүчеләренең чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Халык тын калып юнармиячеләрнең шартлы дошманны зарарсызландыруын күзәтте. Яшь патриотлар яхшы физик, тактик әзерлеген, корал белән оста эш итү белүләрен күрсәтте.
Янгын сагы эшчәнлегендә яхшы матди-техник тәэмин ителеше (заманча җиһазлар, көчле коткару техникасы, янгын сүндерү машиналары, ышанычлы кием) зур әһәмияткә ия. Тамашачылар игътибарына янгын автомобильләре парады күрсәтелде. 38нче янгын сүндерү бүлеге кулланышында булган заманча һәм берничә дистә еллар үзен аклаган ышанычлы машиналар стадионда урын алды.
Ахырда чарада катнашучыларны тагын бер кызыклы күрсәтмә чыгыш көтте. Авария-коткару отряды һәм янгын сүндерүчеләр юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүчене коткарды һәм янып киткән машинаны сүндерде. Коткаручыларның оста эш итүләре, кыю хәрәкәтләренә сокланмаслык түгел иде. Тамашачылар аларның чыгышын басып дәррәү алкышлады. Һәвәскәр артист Данис Рыскуловның җырлары бәйрәмне тагын да ямьләде.
Янгын сүндерүчеләр җәмгыятьтә иң куркыныч һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсен башкара. Тәвәккәл, фидакарь, үз эшләренең чын осталары булган янгынга каршы көрәшчеләр тирән хөрмәткә лаек. Җиңел булмаган, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар, киләчәктә дә иминлек сагында уяу хезмәт итүегезне телибез.
Бүгенге көндә янгынга каршы дәүләт хезмәте — Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составындагы квалификацияле кадрлары, заман техникасы, фәнни һәм укыту базалары булган көчле оператив хезмәт. Илнең янгын сагы өлкәсендә 470 меңләп кеше исәпләнә. Янгынга каршы көрәшчеләр ел саен 150 меңгә якын янгынны сүндерә, күпме кешеләрне һәм матди байлыкларны коткарып кала. Рәхмәт сезгә!