Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 апрель 2019, 17:02

Волонтерлар ярдәмгә киләчәк

Билгеле булуынча, 3 июньнән республика тулысынча санлы телевидениегә күчәчәк. Моңа һәркем әзер булырга тиеш.

Билгеле булуынча, 3 июньнән республика тулысынча санлы телевидениегә күчәчәк. Моңа һәркем әзер булырга тиеш.
Шәһәрдә санлы телевидениегә күчү буенча аңлату эшләре даими алып барыла. Халыкка урындагы матбугат чаралары, социаль челтәрләр аша бөтен кирәкле мәгълүмат җиткерелә. Әлеге эшкә ирекмәннәр дә җәлеп ителде. Яшьләр сарае белгече Анна Грязнова сүзләренчә, волонтерлар санлы телевидениене көйләү буенча махсус курсларда укытылды. Бүгенге көндә бу юнәлештә 96 кеше мәшгуль.
Шәһәрдәшләргә санлы телевидениене тоташтыруда ирекмәннәр ярдәме таләп ителсә, 4-32-38, 6-77-87, 6-44-17 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яисә 8-800-347-00-55 төбәк «кайнар элемтә»се телефонына шалтыратырга мөмкин. Волонтерлар киңәшләрне телефон аша да бирә, мөмкинлекләре чиклеләргә, өлкән кешеләргә өйләренә барып ярдәм итә. Әлбәттә, бу хезмәт бушлай башкарыла.
Ирекмәннәр өйләргә шалтырату очраклары буенча гына килә. Үзләре белән махсус кенәгә йөртә. Шуңа күрә теләсә нинди мошенниклардан сак булыгыз.
Шунысын да әйтергә кирәк, волонтерлар юлдаш тәлинкәсен, кабельле телевидениене тоташтыру, көйләү белән шөгыльләнми. Бу эшне шушы төр телевидениены урнаштыру буенча эшчәнлек алып барган оешма хезмәткәрләре башкара.

Читайте нас: