Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 апрель 2019, 16:49

Янә санлы телевидение турында

Элеккеге тимер антенналар аша тапшырылган аналог телевидениесенә алмашка санлы телевидение килде.

Элеккеге тимер антенналар аша тапшырылган аналог телевидениесенә алмашка санлы телевидение килде.
Хәзер һәркем күп программалы сыйфатлы телетапшыру кабул итә ала. Моның өчен телевизорны дециметрлы антеннага яисә махсус кушымтага тоташтырырга гына кирәк.
Әлеге мәсьәләгә даими игътибар бирүебез очраклы түгел. Шәһәрдәшләрнең күпчелеге кабельле яисә юлдаш телевидениесен караса да, бүгенге көндә телесигналны тышкы яки бүлмә антеннасы аша кабул итүче 40 меңнән артык хуҗалык исәпләнә. Шулай ук кабельле ТВ, юлдаш тәлинкәсе, IP-телевидение хуҗалары арасында да санлы телевидениегә күчәргә теләүчеләр бар. Бу гаҗәп түгел, чөнки аның өчен абонент түләүләре кертергә кирәкми бит. Санлы телевидениегә күчүне алдан хәстәрләсәң яхшырак. Югыйсә, 3 июньнән республикада аналог тапшырулары тулысынча туктатылачак.
Махсус кушымталарны көнкүреш товарлары кибетләрендә һәм почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Аларның бәясе 899 сумнан 2490 сумга кадәр тәшкил итә.
Бу җәһәттән үз пенсияләренә кушып, өстәмә федераль түләүләр дә алучылар һәм аз тәэмин ителгән, бала пособиесе алучы гаиләләр приставка алу өчен дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала. Моның өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Санлы телевидениегә күчү өчен нинди җиһазлар, аларны ничек көйләргә кирәклеге турында тулы мәгълүматларны «Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре»нең тәүлек әйләнәсенә эшләүче федераль кайнар элемтә телефоны аша алырга мөмкин: 8-800-220-20-02. Дәүләт ярдәме алу мәсьәләләре буенча 8-800-347-00-55 телефонына шалтыратыгыз.

Читайте нас: