Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 апрель 2019, 13:51

Булачак нефтьчеләрне мәктәптән үк Әзерләячәкләр

Яңа уку елыннан 22нче мәктәп нигезендә «Башнефть-Добыча» компаниясе ярдәмендә «Роснефть-сыйныф» ачыла.

Яңа уку елыннан 22нче мәктәп нигезендә «Башнефть-Добыча» компаниясе ярдәмендә «Роснефть-сыйныф» ачыла.
Берничә ел дәвамында Русиянең эре нефть компаниясе үзе булган төбәкләрдә нефть-газ тармагына булачак белгечләр әзерләү өчен юнәлешле сыйныфлар ача. «Башнефть»нең «Роснефть» составына кушылуы белән бу эш республика биләмәсендә дә тарала башлады. Узган елны беренче «Роснефть-сыйныф» Уфаның 62нче лицее нигезендә булдырылды. Дүрт айдан соң, 1 сентябрьдә, махсус сыйныф безнең шәһәр мәктәбендә ачылачак.
«Мәктәп-вуз-предприятие» корпоратив һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында компания уку йортлары белән тыгыш хезмәттәшлек итә. Безнең шәһәргә килгәндә, Уфа дәүләт нефть техник университет белән килешү гамәле аның Октябрьский филиалына да кагыла. «Башнефть» компа- ниясе шулай ук шәһәрнең нефть колледжы белән дә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.
— Азаккы ун елда фән бик нык алга китте. Шуңа күрә инженерларны әзерләү дә башка алымнарны таләп итә. Югары квалификацияле белгечләр булдыру өчен аларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башларга кирәк. «Роснефть-сыйныф» ачылуы киләчәктә һөнәри эшчәнлеген нефть-газ тармагы белән бәйләргә теләүче сәләтле балаларны ачыкларга, аларга булышлык итәргә ярдәм итәчәк, — ди НГДУ «Туймазынефть» идарәсе начальнигы Шамил Миңгулов.
Мондый сыйныфта уку укучыларга яңа мөмкинлекләр ача. Мәктәптәге базалы белем белән бергә алар физика, химия, математика, информатика буенча тирәнтен белем алачак. Мәктәп укытучылары белән беррәттән балалар белән нефть университеты филиалы укытучылары шөгыльләнәчәк. Юнәлешле сыйныфның укыту программасы кысаларында укучылар «Башнефть» объектлары, җитештерү цехлары эше белән танышачак, «Роснефть» һәм УДНТУның нефть-техник конференцияләрендә катнашачак. Һәм, иң мөһиме, махсус сыйныфта уку мәктәпне тәмамлаучылар өчен юнәлешле вузларның конкурс сайлап алуын үтүне җиңеләйтәчәк һәм киләчәктә «Роснефть» компаниясенең предприятиеләренә эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
Яңа сыйныф башка мәктәпләрдән дә 9 сыйныф тәмамлаучыларны кабул итә. Дәгъвачыларга аттестатның уртача баллы 4тән югары һәм һөнәри белем алудан соң нефть-газ предп- риятиеләрендә эшләү теләге булу таләбе куелган. 20 апрельдә 22нче мәктәптә юнәлешле сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышы оештырыла. Анда катнашу өчен 8-987-471-65-88 телефоны буенча (9.00-17.00 сәгатьләрдә) алдан язылу мотлак.
Нефтьчеләр шәһәре исемен йөрткән Октябрьскийда «Роснефть-сыйныф» ачылу мөһим һәм кирәкле вакыйга. Шәһәрдә нефть тармагында көч салучылар күп. Мәктәп эскәмиясеннән үк лаек алмаш тәрбияләү мөмкинлеге булдырылуы әһәмиятле. Махсус сыйныфта укучыларга һөнәр сайлаганда авырлык тумаячак, алар максатлы рәвештә юнәлешле уку йортына укырга керәчәк.

А. ФАЗЛЕТДИНОВА әзерләде.

Читайте нас: