Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 апрель 2019, 13:44

«20 каналны бушлай карыйбыз хәзер...»

Бүгенге көндә республикада санлы телевидение белән беррәттән аналог каналлар да эшләп килә. Әмма 3 июньнән соңгылары тулысынча туктатылачак. Ягъни шушы көнгә кадәр телевизорны яңа төрдә карауга яки махсус кушымтага тоташтырырга кирәк булачак.

Бүгенге көндә республикада санлы телевидение белән беррәттән аналог каналлар да эшләп килә. Әмма 3 июньнән соңгылары тулысынча туктатылачак. Ягъни шушы көнгә кадәр телевизорны яңа төрдә карауга яки махсус кушымтага тоташтырырга кирәк булачак.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күрсәтмәсенә ярашлы, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр алучылар һәм балага айлык пособие алучы аз керемле гаиләләргә санлы телевидениегә күчүдә ярдәм күрсәтелә. Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү турында Пенсия фонды сайтыннан яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинет аша белергә була. БР Хөкүмәте карары нигезендә юлдаш телевидениесе корылмаларын сатып алуда һәм урнаштыруда санлы теле- видение зонасында яшәүчеләргә 1 мең сумга кадәр ярдәм каралган. Компенсация алуга хокукы булган һәркем БР халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларына яки яшәү урыны буенча күпгамәлле үзәкләргә документлар тапшыра ала. Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан 25 декабренә кадәр сатып алынган приставкалар өчен түләнә. Санлы телевидение зонасыннан читтә яшәүчеләргә авыл советына мөрәҗәгать итәргә, гариза язып, гаилә составы турында белешмә алырга кирәк.
Октябрьскийлылар да санлы телевидениегә күчә башлады. Шушы көннәрдә Зает авылында гомер итүче Николай һәм Валентина Сундуковларда булдык. Алар телевизорларын санлы кушымтага тоташтырган икән. Шәһәрдәшләр яңарышларга кагылышлы уй-фикерләре белән бүлеште.
— Моңа кадәр «Телекарта» белән куллана идек. Әмма аңлавыгызча ул кыйбатка төшә, — ди Николай ага. — Шуңа күрә санлы телевидениегә күчәргә булдык. 990 сумлык приставканы урнаштыруда оныгыбыз булышты. Кушымтаны тоташтырганда берничә сорау туды. «Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре»нең кайнар элемтә телефонына (8-800-220-20-02) шалтыраткач, андагы операторлар барысын да аңлатып бирде. Бүген инде 20 федераль каналны югары сыйфатта карый алабыз. Апрель башында ук, бәлки приставка бәясенә ташлама булыр дип, дәүләт ярдәмен алуга гариза биргән идек. Әлегә җавап юк, шуны көтәбез.
— Ничек кенә булмасын, санлы телевидениегә күчүебезгә бик шатбыз, — дип тормыш иптәшенең сүзләренә кушыла Валентина апа. — Төп каналларны түләүсез карыйбыз хәзер. Пенсия- дәгеләргә телевизор иң якын дус инде ул. Аеруча Башкортстан хәбәрләрен калдырмыйбыз, төбәктә булган һәр вакыйганы ишетеп-белеп торабыз.
... Әйткәндәй, Николай ага яңарак 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп, ихлас тәбрикләүләребезне җиткерәбез!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: