Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 апрель 2019, 12:38

Зиратта өмә

Заеттагы иске зират — шәһәребезнең тарихи сәхифәләренә кергән борынгы биләмәләрнең берсе. Ул авыл халкы өчен генә түгел, шәһәрнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен дә бакыйлыкка күчкән якын кешеләрен, туганнарын, дус-танышларын искә алу урыны булып тора.

Заеттагы иске зират — шәһәребезнең тарихи сәхифәләренә кергән борынгы биләмәләрнең берсе. Ул авыл халкы өчен генә түгел, шәһәрнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен дә бакыйлыкка күчкән якын кешеләрен, туганнарын, дус-танышларын искә алу урыны булып тора.
Рәхимсез вакыт җилләре астында искергән, ташландык хәлгә кереп барган зиратны төзекләндерү нияте белән төбәктә яшәүчеләр урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашты. Халык тәкъдиме хупланып, ниһаять, биләмәдә күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу эшкә авылдашлар да, шәһәр һәм башка төбәк предприятиеләре дә зур өлеш кертте.
Мәгълүм булуынча, быел Башкортстанда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән 6 апрельдән 20 майга кадәр «Яшел Башкорстан» экология өмәләре оештырыла. Әлеге чара халыкның игътибарын урам-парк- ларда, йорт биләмәләрендә чисталыкны саклауга юнәлтү максатын күз уңында тота.
6 апрельдә Зает һәм Первомайскийның үзидарә советлары рәисләре — Мәүлетҗан Аллаяров һәм Нурания Галимуллина җитәкчелегендә авылдашлар төркеме зират биләмәсен чистартуга чыкты. Өмәчеләр көче белән хәтер йортының тышкы ягында төзекләндерү эшләреннән соң калган чүп-чар, коры-сары җыештырылды. Әлбәттә, бу әле эшләрнең башы гына, зиратта тулысынча тәртип урнаштыру өчен халыкның бердәм булып өмәдә катнашуы, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүе кирәк.
Бу уңайдан үзидарә советлары рәисләре шәһәрдәшләрне 27 апрельдә Зает авылының иске зиратын җыештыру өмәсенә чакырып кала. Үзегез белән кул яки бензин пычкысы, тырма-көрәк, себерке, бакча кайчысы, бәләкәй балта ише эш коралларын да алу сорала. Өмәдә Зает, Первомайскийда яшәүчеләр генә түгел, башка шәһәрдәшләр дә актив катнашыр дип өметләнәбез. Зираттагы каберләрне тәртипкә китереп, тирә-якны тазартып куйсак, үзебезгә дә, ахи- рәттәгеләргә дә савап булачак.

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: