Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 апрель 2019, 12:35

Талпаннан сак булыгыз!

Роспотребнадзорның республика идарәсеннән белдерүләренчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел талпан кадалучылар саны бермә-бер арткан.

Роспотребнадзорның республика идарәсеннән белдерүләренчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел талпан кадалучылар саны бермә-бер арткан.
Безнең шәһәрдә 12 апрельдә генә 11 кешегә талпанның һөҗүм итүе теркәлгән. Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге бөҗәкне Җиңү паркында эләктерүе ачыкланган. Яз җитү белән барыбыз да табигать кочагына ашыгабыз. Шуңа күрә паркларда, урман-болыннарда йөргәндә талпаннардан саклану чаралары турында онытмагыз.
Май, июнь, ә соңрак август, сентябрь айлары талпаннарның иң активлашкан чорлары булып санала. Әмма, быел яз иртә килү сәбәпле, апрель аенда ук талпаннарның җанлануы күзәтелде.
Язгы-җәйге чорда талпан энцефалиты белән зарарлану куркынычы да зур. Бу инфекция кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килә, арка
һәм баш миен зарарлый. Авыруны булдырмауның иң яхшы чарасы — бөҗәктән тешләнмәү. Шуңа күрә табигатькә юлланганда катлаулы да булмаган түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз:
- биек үлән үскән, куаклы урыннарны урап үтегез, сукмаклардан атларга тырышыгыз;
- талпаннар күпчелек яфраклы урманнарны үз итә, ылыслы урманнардан йөрергә тырышыгыз;
- күл буйларында ял иткәндә комлырак җирләргә урнашыгыз;
- озын җиңле кием киегез, ыштан балагын итек кунычына тыгып, озын кунычлы нәскигә кыстырыгыз, чәчләрегезне башлык астына яшерегез;
- урманнан кайтуга киемнәрегезне һәм тәнегезне күздән үткәрегез. Еш кына талпаннар тәннең юка һәм йомшак тиреле урыннарына: колак артына, муенга, култык астына кадала.
Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур. Ә инде андый мөмкинлек булмаса, талпанны үзеңә алырга туры киләчәк. Пинцет ярдәмендә яки чиста марляга уралган бармаклар белән талпанның авыз-борын урыныннан мөмкин кадәр якынрак перпендикуляр рәвештә тотып, сак кына әйләндерә-әйләндерә тартып чыгарырга кирәк. Кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Бөҗәкне җепкә бәйләп тә сак кына өскә таба тартырга мөмкин. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Яра урынын йод белән эшкәртегез һәм кулларны яхшылап юыгыз.
Тәннән алынган тере талпанны гына инфекциягә тикшереп була. Моның өчен аны юеш кәгазь яки салфетка куелган чиста савытка салып, ике тәүлек эчендә дәваханәгә илтергә кирәк.
Талпан энцефалиты авыруын кисәтүнең тагын бер юнәлеше — вакциналау. Аны талпаннар чоры башлануга ике атна кала вакыттан да соңга калмый ясарга кирәк.

Читайте нас: