Билгеле булуынча, 3 июньнән республикада аналог ТВ тапшырулары тулысынча туктатылачак.
Телеэкраннарда санлы телевидениене кабул итүгә күчү зарурлыгы турында хәбәр урнаштырылачак. Ул бер атна дәвамында экранда торачак. Шушы көннән телевизорны яңа төрдә карауга тоташтырырга яисә махсус приставка куярга кирәк булачак.
Федераль телеканаллар тулысынча санлы эфир челтәрендә генә күрсәтәчәк. Ягъни, «Россия» яисә «НТВ» телеканалы урынына «сез аналог телевидение карыйсыз, санлыга тоташу кирәк», дигән язу белән кара экран гына булачак.
Республика халкы бүгеннән үк 20 төп федераль телеканалны бушлай һәм югары сыйфатта карый ала. Моның өчен санлы форматка күчәргә кирәк. Санлы эфирлы телевидениегә күчүне нәрсәдән башларга? Башта өегездәге телевизорны тикшерегез: ул DVB-T2 санлы сигналны кабул итәргә сәләтлеме? Заманча яссы телевизорлар (2013 елдан соң чыккан) моңа сәләтле. Аларның хуҗаларына дециметр диапазонлы антенна сатып алу да җитә. Ә инде иске телевизордан (2013 елга кадәр) кулланучыларга антенналы санлы приставка алырга кирәк булачак. Безнең шәһәрдә аның хаклары 899-2490 сум. Приставкаларны көнкүреш товарлары кибетләрендә һәм почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин.
Бу эшләрне башкаргач, беренче очракта заманча телевизорны антеннага тоташтырырга һәм пульттагы автоматик көйләү төймәсенә басарга кирәк. Санлы каналларны электроника үзе табачак. Телевизор иске булган очракта башта аны приставкага ялгарга кирәк. Арытаба андагы «автоматик эзләү» төймәсенә басып, телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң сез санлы телевидение карый алачаксыз. Әгәр сез әле телевизор экраннарыгызда «Беренче канал», «Россия 1», НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә «А» хәрефен күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидение карыйсыз.
Кабельле яисә IP телевидение һәм юлдаш тәлинкәсеннән файдаланучыларга антенна һәм приставка таләп ителмәячәк. Аларның операторлары үзаллы «сан»га күчәчәк. Үзгәрешләр бүлмә һәм тышкы антенна белән кулланучыларга кагыла.
Санлы приставка белән кулланучылар төбәк БСТ каналсыз калмаячак. Антенналы приставканы тоташтырганда элеккеге метр диапазонында кабул итүче антеннаны калдырып, антенна аергычны (разветвитель) хәстәрләргә генә кирәк булачак. Ул чакта федераль каналлар приставка аша күрсәтеләчәк, БСТ — турыга антеннадан. Юлдаш телевидениесен тоташтырганда пакетында БСТ булганын сайлагыз.
Санлы телевидениенең өстенлекләре бик күп. Ул зәңгәр экран хуҗаларына 20 дәүләт телеканалын абонент түләүсез һәм иң яхшы HD, 4K сыйфатында карарга мөмкинлек бирә. Кабельле, интернет, юлдаш тәлинкәсе аша тапшырулар, үзегез беләсез, түләүле. Ә монда бер приставка яисә антенна алып кына куясы! Шулай ук аңа табигать шартлары тәэсир итми; сурәт-тавышларның сыйфаты бик югары; телетекст, тапшырулар программасы кебек төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.
Шәһәрдә санлы телеэфирга күчү мәсьәләсе буенча хакимият башлыгы урынбасары Б. И. Алчиновка мөрәҗәгать иттек.