Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 апрель 2019, 13:05

Эчкечелекне тамырдан корытырга

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән шәһәребезнең барлык шәхси йорт төбәкләрендә халык җыеннары оештырылды.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән шәһәребезнең барлык шәхси йорт төбәкләрендә халык җыеннары оештырылды.
Ике атна дәвамында шәһәр хакимияте, прокуратура, полиция, гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре халык белән очрашты. Җыелышларның төп бурычы итеп «яшел елан» белән көрәштә халыкны, җәмәгатьчелекнең, хокук саклау һәм урындагы үзидарә органнарының көчләрен берләштерү торды.


Халык эчкечелеккә каршы
Эчкечелекнең зыян китерүе барлык өлкәләрдә дә чагыла, ләкин гаиләдә бу аеруча ачык күренә: алар таркала, балалар ятим кала, чирле буын туа. Шулай ук сыйфатсыз аракы куллану аркасында күпме кешенең гомере өзелә, сәламәтлеге начарлана. «Идән астында» хәмер җитештерүчеләрне ачыклау эше даими алып барыла. Узган елда шушы юнәлештә үткәрелгән оператив-эзләү чараларында шәһәр биләмәсендә 1400 литр ялган аракы тартып алынган. 22 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган, 7 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Быел бу эш тагын да көчәйтеләчәк. Җыеннарда катнашкан төбәк инспекторлары ялган аракы, көмешкә, «фанфурик» сату очраклары буенча кичектергесез хәбәр итәргә чакырды. Шулай ук җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланучыларга да җәза янавы турында искәртелде. Нарышлылар соңгы тукталышта мондый очраклар кабатлануына зарланды, моңа чара күрелүен таләп итте. Бу урында яшьләрнең дә җыелуын билгеләп, аларның ял сәгатьләрен оештыру кирәклеге билгеләнде.
Гомумән, шәһәрдәшләр җәмгыятебез нигезләрен какшатучы күренеш белән көрәшне көчәйтү яклы булуын, ялган аракы сатучыларга катгый чаралар күрергә кирәклеген белдерде. Вазыйфалы кешеләр әлеге эштә һәртөрле ярдәм күрсәтергә вәгъдә биреп, бергәләп эшләргә чакырды.

Янгын хәвефсезлеге
Билгеләнгән көн тәртибе буенча янгын хәвефсезлеген тәэмин итү хакында да җитди сөйләшү булды. Йортларда иске электр чыбыкларын, төзек булмаган электр җиһазларын куллану янгыннар чыгуга сәбәпче булуын онытырга ярамый. Җыеннарда бигрәк тә ялгыз өлкән яшьтәгеләр, аз керемле тулы булмаган гаиләләрне электрчылар күзәтүенә алу кирәклеге әйтелде.
Гадәттән тыш хәлләр һәм халыкны саклау идарәсе, янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен искә төшерде, янгын турында хәбәр итүче җайланма эшен гамәлдә күрсәтте. Билгеле булуынча, әлеге җайланма 2018 һәм 2019 елларда балалары туган гаиләләргә бушлай бирелә. Аны идарә бинасында Кувыкин урамы, 3 а (2нче кат, 10нчы кабинет, белешмәләр өчен телефон: 4-13-16, 4-41-01) адресы буенча барып алырга була. Шулай ук ул сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә балалар дәваханәсе фойесында таратыла. Белгечләр барысына да үз йортларына янгын турында хәбәр итүче җайланма, ут сүндергеч алырга киңәш итте. Ходай да, сакланганны саклармын, дигән бит. Барысы да үз кулыбызда.

Шәһәр тормышына битараф түгелләр
Җыеннар кысаларында халыкка шәһәрне төзекләндерү буенча сорау-тәкъдимнәрне юлларга да мөмкин булды, көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.
Зает авылында яшәүчеләр, мәсәлән, укучыларны мәктәпкә йөртү өчен транспорт, Клуб урамында җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны кирәклеге турында белдерде, су белән тәэмин итүне яхшыртуга, юлларда тизлек тәртибен саклауга игътибар арттыруын сорады.
Спутник, 37,40нчы бистәдә яшәүчеләр, нигездә, начар юлларга һәм тротуарлар юклыгына зарланды. Шулай ук адрес күрсәткечләре җитмәве ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм такси водительләренә кирәкле адресларны табуны авырлаштыруы халыкның күңелен кыра. Уфа урамындагылар кеше тормаган йортлар биләмәсендә ямьсез булып чүп үләннәре үсеп утыруын белдерде. Алар фикеренчә, бу янгын хәвефсезлегенә тискәре йогынты ясый һәм юллар салуда комачаулый. Кешеләр андый йорт хуҗаларын җаваплылыкка тартуга яклы.
Төрекмәнлеләр авылда урам яктырткычлары, тротуарлар, чүп савытлары күбрәк булсын, дигән теләк белдерде.
Московкалылар балалар, яшьләр өчен заманча җиһазландырылган уен һәм спорт мәйданчыклары кирәклегенә басым ясады.
Гомумән, халык җыеннарында бик күп мәсьәлә-сорау яңгырады, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында җитәкчеләр белән ачыктан-ачык сөйләшү булды. Тикшерелгән төп мәсьәләләр буенча анык карарлар кабул ителәчәк.

Ялган аракы сатучылар турында хәбәр итегез
Җыеннар барышында шәһәрдәшләргә законсыз спиртлы продукция (көмешкә, «фанфурик» һ. б.) сату очраклары буенча өйдән генә чыкмый хәбәр итү мөмкинлеге турында җиткерделәр.

Моның өчен түбәндәге телефон номерларының берсенә шалтыратыгыз:
- шәһәр хакимиятенең ышаныч телефоны: 8 (34767) 5-41-41 (шалтырату яшерен, телефон тәүлек әйләнәсенә эшли);
- шәһәр эчке эшләр бүлеге кизү тору часте: 8 (34767) 5-09-06;
- ашыгыч хезмәтләрнең бердәм телефоны: 112;
- прокуратура: 8 (34767) 3-50-05;

яисә язып җибәрегез:
- шәһәр хакимиятенең социаль челтәрләрдәге төркеме:

https://vk.com/oktadm;
- хакимиятнең виртуаль кабул итү бүлмәсе:

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.

Читайте нас: