Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 апрель 2019, 17:04

«Чүп-чар җыелды, тик читкә чыгаручы гына юк...»

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның «ВКонтакте» социаль битенә октябрьскийлы Фәүзия Садыйкованың мөрәҗәгате килгән.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның «ВКонтакте» социаль битенә октябрьскийлы Фәүзия Садыйкованың мөрәҗәгате килгән.
«Экологик өмәләр — республика өчен әһәмиятле чара, — дип яза шәһәрдәш.— Әмма безнең Октябрьскийда өмәдән соң шундый күренешкә тап буласың: халык чүп-чарны җыештырган, капчыкларга тутырып куйган, ә менә ул чүпне шәһәрдән читкә чыгарырга ашыгучы гына юк... Юл буйлап 3-4 метр саен капчыкларга очрыйсың, алар шулай атналар буе да ятарга мөмкин. Кайберсе ертылып, эчендәге чүп тирә-юньгә тарала. Шул рәвешле өмәчеләрнең эше дә юкка чыга. Бу ел саен кабатлана. Нигә бездә кешеләр хезмәте тиешенчә бәяләнми, барысы да хисап өчен генә үтәлә?! Өмә барышында ук чүпне полигонга озатуны оештырырга мөмкин бит. Үзәк урамдагы кебек. Анда тулы тәртип, ә калган төбәкләргә нишләргә? Кайчанга кадәр бу хәл дәвам итәр?!»



Әлеге мөрәҗәгатькә Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Фәрраховтан мондый җавап алынды: «6 апрельдә шәһәр урамнарын җыештырырга 100дән ашу предприятие-учреждениеләр чыкты. Кызганычка каршы, барлык оешмаларда да өмә вакытында ук чүпне төяп, полигонга озатырлык техника юк. Муниципаль предприятиеләрдә булган транспорт чаралары беренче чиратта парк-скверлардан, Үзәк урам буйлап җыелган чүпне читкә чыгарды. Башка калдыклар вакытлыча пластик капчыкларга тутырылды. Алар «ДорСтройРемонт», «СпецЭкоТранс», «Грин» предприятиеләре техникасы ярдәмендә полигонга озатылачак».
Читайте нас: