Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 апрель 2019, 18:21

Чәчкә ат, Октябрьский!

5 апрельдә Октябрьский шәһәренә нигез салынуга 73 ел тулу уңаеннан Совет мәйданында тантаналы митинг үтте

Нәкъ шушы көнне 1946 елны Туймазы районының Октябрьский эшчеләр бистәсенә РСФСРның Югары Советы президиумы указы белән республика карамагындагы шәһәр исеме бирелә.
Күркәм гадәт буенча октябрьскийлылар ел саен «Шәһәргә нигез салучылар» стеласы янында бәйрәм чарасына җыела. Ветераннар, күренекле шәхесләр, шәһәр хакимияте вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, студентлар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре шәһәрнең туган көне уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерергә ашыкты.
Тантаналы чараны хакимият башлыгы Алексей Шмелев ачып җибәрде.
— Безнең шәһәр яшь әле. 73 ел — тарих өчен ул күп түгел. Шушы вакыт эчендә Октябрьский күркәм, төзекләндерелгән шәһәргә әверелде. Берничә тапкыр Русиянең иң төзек шәһәрләре исемлегенә керде. Бүгенге көндәге имин тормыш, ирешелгән уңышлар — берничә буын халкының фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Монда иң зур өлешне, әлбәттә, ветераннар, шәһәрнең мактаулы кешеләре керткән. Шулай ук рәхмәт сүзләрен шәһәребезгә нигез салган беренче, йөзенче скважиналарны бораулаган нефтьчеләргә дә белдерәсе килә. Аларның күбесе арабызда юк инде, әмма аларның балалары, оныклары биредә яшәп, шәһәребез үсешенә үз өлешләрен кертә. Октябрьскийның үсеше бүгенге көндә дә дәвам итә. Яңадан-яңа, заманча торак йортлар, социаль һәм мәдәни объектлар төзелә, юллар, ихаталар, парклар һәм скверлар төзекләндерелә. Барлык шәһәрдәшләрне шушы истәлекле көн белән котлыйм, сезгә корычтай тазалык, бәхет, гаилә иминлеге, мул тормыш телим. Туган көнең белән, шәһәрем! Бәйрәм белән, октябрьскийлылар! — дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде ул.
Чарада чыгыш ясаган ветераннар советы рәисе Юрий Корольков та шәһәребезнең елдан-ел матурлануын билгеләде, үткәннәрне искә төшерде.
— Элек нәкъ шушы урында булган бинаның беренче катында — шәһәр советының һәм комсомолның башкарма коми- тетлары, икенчедә партиянең башкарма комитеты урнашкан иде. 1 май, 9 май, 7 ноябрь бәйрәмнәренә һәрвакыт демонстрацияләр уздырылды. Девон урамы буенча стадион капкасы каршына куелган трибуналар алдыннан танталы йөреш белән сәнәгать предприятиеләре алдын- гылары, физкультурачылар үтте. Ул заманнарда шәһәр кечерәк иде. Хәзер инде шәһәребез зурайды, тагын да күркәмләнде, бик күп яңа урамнар барлыкка килде. Аларга шәһәребезгә нигез салучыларның, данлыклы кешеләрнең исеме бирелүе куанычлы күренеш, — диде ул хатирәләрен барлап.
Тантана ахырында шәһәргә нигез салган төзүче-нефтьчеләр истәлеге хөрмәтенә стела алдына чәчәкләр куелды. Аннан соң Октябрьскийның мактаулы кешеләре өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.
Читайте нас: