Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 апрель 2019, 12:44

Паркка яңа исем бирелде

Республикада ихаталарны, җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү буенча «Уңайлы мохит» программасы эшләп килә. Шәһәрдәшләр тавыш бирү ярдәмендә төзекләндереләчәк объектларны үзләре сайлый.

Республикада ихаталарны, җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү буенча «Уңайлы мохит» программасы эшләп килә. Шәһәрдәшләр тавыш бирү ярдәмендә төзекләндереләчәк объектларны үзләре сайлый.
Узган елдагы сайлауда иң күп тавышларны 35нче бистәдәге сквер җыеп, җәйге чорда анда күләмле эшләр башкарылды. Төзекләндерү барышында 441 метр озынлыктагы велосипед сукмагы, скандинавча йөрү өчен сукмак, эскәмияләр, чәчәк түтәлләре барлыкка килде. Шулай ук биредә уңайлы һәм хәвефсез яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары, заманча урам яктырткычлары булдырылды. Халык арасында «Ял» исемен йөрткән җәмәгать урынын парк дип атарга һәм аңа рәсми исем сайларга карар ителде.
Тавыш бирү 1 февральдә туктатылды. Социаль челтәрләрдә барган сораштыруда биш меңгә якын кеше катнашты. Тәкъдим ителгән төрләрдән Дуслык паркы исеме 42,96 процент тавышларны җыеп, җиңеп чыкты. Яңа исем эксперт комиссиясе утырышында каралды. Аның әгъзалары халык сайлавын хуплады. Шушы көннәрдә паркка керү урынында яңа язу урнаштырылды. Яңартылган паркка рәхим итегез!

Читайте нас: