Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 апрель 2019, 12:45

Октябрьскийлылар фатирлы булачак!

1 апрельдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәислегендә чираттагы «Төзелеш сәгате» узды.

1 апрельдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәислегендә чираттагы «Төзелеш сәгате» узды.
Гадәттәгечә, киңәшмә башында БРның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектларны төзеп бетерү буенча күрелгән чаралар һәм өлешчеләр белән эш итү хакында хәбәр итте. Узган атнада күп мөрәҗәгатьләр «Миловка паркы», «Көмеш чишмә», «Яңа Булгаков» торак комплексларындагы йортларга карата килгән. Ул объектлар буенча йорт салучылар, Росреестр, прокуратура вәкилләре катнашлыгында эш киңәшмәләре үткәрелгән, өлешчеләр белән очрашулар оештырылган.
Киңәшмәдә шулай ук Октябрьский, Ишембай, Стәрлетамак шәһәрләре хакимият башлыклары катнашты.
Радий Хәбиров ноябрь ахырында Октябрьский шәһәренә эш сәфәре барышында 38нче бистәдәге комплекслар өлешчеләре белән очрашкан иде. «Без сезне бәлагез белән ялгыз калдырмаячакбыз», — дип, мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә вәгъдә итте ул.
Әлеге киңәшмәдә өлешчеләр мәсьәләсе буенча эш торышы турында Октябрьский шәһәре хакимият башлыгы Алексей Шмелев сөйләде. Аның белдерүенчә, шәһәрнең өч торак объектында өлешчеләр хокуклары бозылган. Шул сәбәпле, 38нче бистәдәге төзелеп бетмәгән ике йорт башка төзүче оешмага бирелгән. Беренчесен төзеп бетерү агымдагы елның 1 октябренә тәгаенләнгән, икенчесен — ел ахырына. «Киләчәктә бу бистәнең үсеше югары тизлектә барачак. Анда балалар бакчасы төзү өчен мәйданчык билгеләнде һәм проекты сайланды. Бүгенге көндә мәктәп салу өчен урын эзләнә», — дип өстәде ул.
38нче бистәдәге тагын бер йортны «БРның торак төзелеше фонды» төзи. Бинаның ике өлеше майда салыначак, калган икесен ел беткәнче салып бетерү планлаштырыла.
Әлегә шәһәрнең Островский урамы, 38 адресы буенча йорт тапшыруга әзерләнә. Элек төзүче тарафыннан объектны 2017 елда тапшыру срогы хәбәр ителгән, ягъни тоткарлык ике елга булган. Алексей Шмелев сүзләренә караганда, объектның әзерлеге 99 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе экспертизасы бара. Ай дәвамында барлык процедуралар да тәмамланырга тиеш.
«Йорт әзер икән, 29 апрельгә ачкычларны тапшыруны планлаштырыгыз», — дип карар итте Радий Хәбиров.
Шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан йорттагы фатир ачкычларын 47 гаилә алачак.
Ниһаять, кайбер шәһәрдәшләр өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга булачак. Алар яңа фатирларының ачкычын кулларына алу бәхетенә ирешәчәк. Тиздән йортлар хуҗалы булыр, фатирларда өй туйлары гөрләр, дип ышанасы килә.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: