Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
2 апрель 2019, 14:15

«Гасырлар буе балкы, данлы Башкортстан!»

Музыка колледжында оештырылган чарага хөрмәтле кунаклар чакырулы иде: төзелеш һәм архитектура буенча Башкортстан Дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы М. Әхмәдуллин, Русия Дәүләт думасы депутаты Р. Мәрданшин, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутатлары Ә. Ишмөхәммәтов, В. Кожевников. Шәһәребезнең уңышлы эшләп килүче учреждение-предприятиеләре күргәзмәсен карагач, бәйрәмнең төп өлеше башланды.

Музыка колледжында оештырылган чарага хөрмәтле кунаклар чакырулы иде: төзелеш һәм архитектура буенча Башкортстан Дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы М. Әхмәдуллин, Русия Дәүләт думасы депутаты Р. Мәрданшин, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутатлары Ә. Ишмөхәммәтов, В. Кожевников. Шәһәребезнең уңышлы эшләп килүче учреждение-предприятиеләре күргәзмәсен карагач, бәйрәмнең төп өлеше башланды.
Хакимият башлыгы А. Шмелев Октябрьскийга нигез салынган вакытларны искә алды. «Шәһәребез нефть сәнәгате белән берлектә көннән-көн үсешә, ныклы адымнар белән киләчәккә атлый, — диде Алексей Николаевич. — Бу уңайдан иң олы рәхмәт сүзләрен сугыш елларында туган җиребез иминлеге хакына тырышып эшләгән, дошманга каршы көрәшкән ветераннарга, өлкән буын кешеләренә рәхмәт белдерәсе килә. Сезнең хезмәт аркылы Октябрьский республикада танылу алды».
Төзелеш һәм архитектура буенча БР Дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин үз чыгышында октябрьский- лыларның төбәк үсешенә керткән өлешен билгеләде, арытаба да уңышлы хезмәтчәнлек теләде. РФ Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин якташларга ихлас тәбрикләүләрен җиткерде, яңа казанышларга чакырды. Депутат чыгышын Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның «Алга, Башкортстан!» өндәмәсе белән тәмамлады.
Арытаба Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру тантанасы башланды. Югары бүләккә «Строй- заказчик» җәмгыятенең генераль директоры Ю. Багров, шәһәрнең мактаулы кешеләре В. Гайнуллин һәм Ф. Хәбибуллина, Башкортстанның атказанган укытучысы О. Зиновьева, музыка колледжының академик хор җитәкчесе Ю. Исаева, шәһәрнең сугыш һәм хезмәт, Кораллы көчләр ветераннары советы рәисе Ю. Корольков, Бөек Ватан сугышы ветераннары Н. Судничников һәм Е. Косткин, «Целитель+» җәмгыяте директоры, эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе А. Кузнецов, Уфа нефть университеты филиалы директоры В. Мөхәмәтшин лаек булды.
Иҗат коллективлары әзерләгән матур концерт бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде. Бу көнне тамашачыларга музыка колледжының җыелма хоры, «Аяз» фольклор халык хоры, «Ритмы времени» эстрада биюе ансамбле, «Щедрый вечер» урыс җыры хоры һәм башка артистлар чагу чыгышларын бүләк итте.
... Яраткан республикабыз үзенең 100 еллык юбилеен лаеклы каршы алды. Бүген Башкортстан һәм аның тырыш халкы Русиянең социаль-икътисадый өлкәсен үстерүгә, күләмле проектларны гамәлгә ашыруга, гомумән, илебез үсешенә зур өлеш кертә. Киләчәктә дә республикабыз татулык һәм бердәмлек биләмәсе, төрле милләт һәм диндәгеләр өчен туган төяк булып калсын өчен барысын да эшләргә тиешбез...

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: