Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 март 2019, 17:20

«Наркотиксыз яшәү күңелле»

«Гаилә» көнбатыш районара үзәгендә «Тормыш юлы» программасы кысаларында «Психоактив матдәләрне куллануга бәйлелекне искәртүче хәвефле шартлар» дип аталган түгәрәк өстәл оештырылды.

«Гаилә» көнбатыш районара үзәгендә «Тормыш юлы» программасы кысаларында «Психоактив матдәләрне куллануга бәйлелекне искәртүче хәвефле шартлар» дип аталган түгәрәк өстәл оештырылды.
Анда үзәк директоры Розанна Әхмәтҗанова, шәһәр прокуроры урынбасары Денис Семенов, табиб-нарколог Валерий Андриянов һәм учреждениедә исәптә торучы гаиләләр катнашты.
Әлеге чара яшьләрдә үз сәламәтлекләренә карата сакчыл караш тәрбияләү, психоактив матдә- ләрнең зарарлыгын аңлату, начар гадәтләрдән саклану һәм аларга каршы тору сыйфатлары тәрбияләү, җитди мәсьәләгә кагылышлы фикерләрне ишетү максатларын күзаллады.
Наркотик матдәләр элек-электән үк хәвеф чыганагы булып торган. Һәр чорда да аларга каршы аяусыз көрәш алып барылган, куллануны тыю турында карарлар кабул ителгән. Хәзерге вакытта психоактив матдәләр белән мавыгуның балигъ булмаганнар арасында киң таралуы аеруча хәвефле. Алар физик торышка да, рухи халәткә дә тискәре йогынты ясый; кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтен, кәефен үзгәртә, психик авыруга китерә.
Чараны алып баручы — бүлек мөдире Альмира Камалова катнашучыларның наркомания мәсьәләсенә кагылышлы уй-фикер- ләрен ишетү максатында сорауларга җавап алу үткәрде. Ата-аналар һәм балалар начар юлга кереп китмәү өчен тәү чиратта көчле ихтыярлы, намуслы, хезмәт сөючән, үз тормышыңа җаваплы булу кирәклеген билгеләде. Кеше кечкенәдән үк исерткеч, тәмәке, психоактив матдәләрнең никадәр зыянлы булуын аңлап үсәргә тиеш. Ә менә наркотик бәйлелекне ничек танып-белергә? Авыруның төп билгесе — агулы матдәне куллануга даими ихтыяҗ, психик бәйлелек. Тышкы билгеләре: агарынган, нурсыз чырай, зурайган күз алмалары, күз һәм авыз тирәсенең кызарып торуы, тәндәге бозылган урыннар. Бәйлелеккә дучар кеше тиз кызып китә, хәтта агрессив була. Бер куллангач, организм наркотикны гел таләп итеп тора, ләкин ул бик кыйммәт, аны сатып алу өчен күп акча кирәк. Бу үз чиратында урлашу, талау, алдашу кебек җинаятьләргә китерә.
Табиб-нарколог Валерий Андриянов психоактив матдәләрнең төрләре, аларның организмга тәэсире турында бәян итте. «Шәһәрдә исерткеч эчемлекләрне, зарарлы матдәләрне кулланучылар күп. Гаилә белән наркомания «сазлыгына» батучыларның, шешә белән «дуслашкан» әти-әниләр, абый-апалар, әби-бабай- ларның күбәюе борчый... — ди Валерий Алексеевич. — Алкоголь — иң көчле наркотик. Ул бездә тәүлегенә 24 сәгать буена сатуда. Әйтерсең дә, көн саен кулланырга кирәкле «файдалы» эчемлек. Яшьләргә наркотикларның зарары турында даими сөйлибез, ә менә аракының да организм өчен хәвефле булуын искәртергә онытабыз. Хәрби комиссариатта медицина тикшерүен үтүчеләрне генә алыйк. Егетләрнең күпчелеге исерткеч куллану турындагы сорауга, «әлбәттә, бәйрәм-туган көннәрендә, мәҗлесләрдә ансыз булмый» дип җаваплый. Ягъни, аракыга гадәти нәрсә итеп, аның зыяны хакында артык уйланмыйча фикерли. Шуңа күрә, наркотиклар хәвефе турында сөйләгәндә, алкогольле эчемлекләрне дә онытырга ярамый, моны һәрчак искәртеп тору зарур. Наркомания, алкоголизмга дучар булучыларны «Бер якка билет ияләре» дип атыйлар. Мисаллар күз алдында: үз-үзенә кул салу, суга батып үлү, көнкүреш тормышта җинаять кылу очраклары күпчелектә нәкъ зарарлы матдәләр куллануга бәйле. Туберкулезга каршы көрәш диспан- серы, шәһәр дәваханәсенең наркология, неврология, хирургия, травматология бүлекләренең даими пациентлары да — наркотик, аракы «коллары». Алар арасында гипертония, шикәр чире, яман шеш авыруларыннан интегүчеләр, шулай ук исерек халәттә кул-аякларын туңдырып, инвалид калучылар да аз түгел...».
Психоактив матдәләрнең таралуын, аларны куллануны кисәтү максатында оештырылган чаралар буенча прокурор ярдәмчесе Денис Семенов мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә иң зур хәвеф чыганакларының берсе булып социаль челтәрләр тора. Яшьләр күпчелектә нәкъ интернет аша зарарлы матдәләр, аларны сатып алу урыннары турында мәгълүмат ала. Бу уңайдан прокуратура вәкиле «Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең уңай эшчәнлеген бәяләде. Үзәк тарафыннан наркотикларны рекламалаучы сайтларны ачыклауда зур ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш учреждение белгечләре психоактив матдәләрне куллануны кисәтү буенча күп чаралар оештыра, хәвеф шартларындагы гаиләләр белән даими эш алып бара.
Денис Анатольевич очрашу барышында ата-аналарның сорауларына да җавап бирде, катлаулы мәсьәләләр буенча турыдан-туры прокуратурага мөрәҗәгать итү мөмкинлеген аңлатты. Яшьләргә дә киңәшләрен җиткерде ул. Интернет белән артык мавыкмаска, күбрәк китап укырга, дуслар белән аралашырга, спортны яратырга, шахмат-шашка уйнарга өндәде.
Чарада катнашучыларга наркомания афәтенә кагылышлы видеоязма да тәкъдим ителде. Аны карагач, җанлы әңгәмә оештырылды. Балалар «Дөньяда яшәү-
нең, вакыт үткәрүнең нинди кызыклы һәм файдалы юллары
бар? Сез буш вакытта нишлисез? Башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез?» кебек сорауларга җавап бирде. Аларның кайберләрен әйтеп үтик: «Интернеттагы рекламага ышанып бармаска, чөнки һәр макталган әйбер чынбарлыкта файдалы булмый», «Кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга, мисалга, спорт түгәрәгенә йөрергә, сәнгать белән кызыксынырга, әдәби китаплар укырга, иҗат итәргә. Иң мөһиме, бу үзеңә дә, башкаларга да файда китерергә тиеш», «Таныш түгел кешеләргә, яңа дусларга сагаеп карарга», «Авыр чакта якын кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә. Гаиләдә дуслык, үзара аралашу булсын», «Әти-әниләргә хуҗалык эшләрендә булышырга. Хезмәт — иң яхшы тәрбияче», «Наркотиксыз яшәү күңелле...» һ. б.
Әйе, яшьләребез дөрес фикерли. Тормышта туры юлны сайларга, шикле тәкъдимнәргә вакытында «юк» дип әйтә белергә кирәк. Гомер бер генә бирелә, һәм аны ничек яшәвебез иң тәү нәүбәттә үзебезгә бәйле, шуны онытмау зарур...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: