Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 март 2019, 17:22

Мәсьәләләр уртага салып тикшерелде

25 мартта Төрекмән авылында яшәүчеләр белән очрашу булды.

25 мартта Төрекмән авылында яшәүчеләр белән очрашу булды.
Анда хакимият башлыгы урынбасарлары, Совет депутатлары, шәһәр прокуроры, янгын күзәтчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре, урындагы җәмәгатьчелек үзидарәсе һәм урам комитетлары рәисләре катнашты. Җыелыш хакимият башлыгы Алексей Шмелев җитәкчелегендә барды.
Билгеләнгән көн тәртибенә куелган төп мәсьәләләр булып составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше белән көрәш, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү торды. Мәгълүм булуынча, күптән түгел узган эш киңәшмәсендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров барлык муниципалитетларда да ялган алкоголь сатуны туктату буенча катгый чаралар күрергә чакырды. Бу мәсьәләнең җыелышның көн кадагына куелуы да моңа бәйле иде.
Соңгы елларда алкоголь продукциясен җитештерүгә һәм сатуга бәйле законнар бермә-бер катгыйландырылды. Әмма законнар кырыслануы «идән астында» җитеш- терелгән хәмерне сатучыларны куркытмый, ахрысы. Ялган аракы ярдәмендә җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр табылып тора. Суррогат һәм контрафакт легаль алкоголь продукциясен базардан кысрыклап чыгара баруы да сер түгел. Ялган спиртлы эчемлекләр арзанлыгы белән алдыра шул. Бу, әлбәттә, республика икътисадына зур зыян сала. Ә икенче яктан сыйфатсыз аракы куллану авыр чирләргә, үлем очракларына китерә, гаиләләрне тарката. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да республикада ел саен 200 кеше ялган аракыдан агуланып үлә. Октябрьскийда исә узган елны шул ук сәбәп белән 7 кеше һәлак булган. Шуңа күрә әлеге мәсьәләгә республика дәрәҗәсендә җитди игътибар юнәлтелүе очраклы түгел. Ялган аракы сатучыларга каршы иң кискен чаралар күрү власть һәм хокук саклау органнары эшчәнлегендә төп юнәлеш булырга тиеш.
Күзәтчелек һәм полиция структуралары, җәмәгать оешмаларының берлектә даими уздырылган рейдлары килеп туган мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүе көтелә. Ләкин бу эштә, беренче чиратта, халыкның бердәм булуы да мөһим. Алексей Николаевич үз чыгышында төрекмәнлеләрне спиртлы эчемлекләрне законсыз җитештерү һәм сатуга каршы көрәшкә бергәләп күтәрелергә чакырды. Бу «явызлык»ны бердәм көч белән генә туктатып булачагын ассызыклап, законсыз аракы сату очраклары турында эчке эшләр бүлегенең ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә кирәклеген билгеләде ул.
Шәһәр прокуроры Марсель Мәкъсүтов, үз чиратында, составында спирт булган продукцияне законсыз әйләнештә тоткан өчен җаваплылык турында искәртте. Хәмерне законсыз юл белән тарату өчен административ җәза яный. Ялган аракы сатуда гаепләнүчеләргә, РФ административ хокук бозулар кодексына ярашлы, продукцияне тартып алу белән 30 мең сумнан башланган штраф салу каралган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аның кеше сәламәтлегенә куркыныч булуы ачыкланса, закон бозучы җинаять җаваплылыгына тарттыры- лачак.
Көн кадагында булган янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе дә бик мөһим, чөнки соңгы вакытта янгын чыгу очраклары арта бара. Хакимият башлыгы белдерүенчә, агымдагы ел башыннан республикада янгыннарда 99 кеше үлгән. Узган ел ахырында күрше Туймазы районында бер-бер артлы чыккан янгыннарда балаларның гомере өзелүе җәмәгатьчелекне нык тетрәндерде. Шәһәрдә янгыннарга бәйле хәл торышы белән Туймазы районара күзәтчелек һәм кисәтү эше бүлеге өлкән инспекторы Денис Ваһапов таныштырды. Октябрьскийда соңгы өч айда 33 янгын чыгу очрагы теркәлгән, шуларның 27се шәхси йортлар төбәгендә булган. Йортларда иске электр чыбыклары, төзек булмаган мичләр куллану гадәттән тыш хәл килеп чыгуга китергән. Янгыннарда ике кеше һәлак булган, җидесе төрле дәрәҗәдәге зыян күргән.
Яз җитү, җылы көннәр башлану белән шәхси йорт биләмәләренә кагылышлы кипкән үлән яндыруга бәйле мәсьәлә дә килеп туа. Инспектор бу чорда чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру катгый тыелуы турында кисәтте. Моннан тыш, ул янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында өйләрдә янгын турында хәбәр итү җайланмасын куярга киңәш итте. Әйе, «кызыл әтәч» һәркемнең ишеген шакырга мөмкин. Бигрәк тә төнлә, йоклаган чакта кеше төтен исен сизми. Монда әнә шул җайланмалар ярдәмгә килә дә инде. Шуңа күрә аны урнаштыру беркемгә дә комачауламас.
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча идарә җитәкчесе Марат Хаҗипов янгын турында хәбәр итү җайланмасы эшен ачык күрсәтте. Ул шулай ук идарәдә 2018 һәм 2019 елларда балалары туган гаиләләргә аны бушлай таратуларын искә төшерде, башкаларга җайланманы кайда сатып алу мөмкинлеге, аны ничек дөрес кую турында сөйләде.
Җыелышның төп мәсьәләләре каралганнан соң халыкка турыдан-туры шәһәр җитәкчелегенә һәм башка вазыйфалы затларга авылны төзекләндерү буенча сорауларын, тәкъдимнәрен юлларга мөм- кинлек бирелде. Кешеләр, нигездә, авылда тротуарлар, яктырткычлар, чүп савытлары җитмәвенә, машиналар хәрәкәте көчле булган участокларда ясалма тигезсезлек булмавына зарланды.
Хакимият башлыгы җыелышны йомгаклап, төрекмәнлеләргә үзләре яшәгән биләмәгә битараф булмыйча, авыл тормышында катнашкан өчен рәхмәтен җиткерде. Гомумән, очрашуның нәтиҗәле булуын билгелисе килә. Чара барышында көндәлек тормышта файдалы бик күп мәгълүмат алынды, көнүзәк мәсьәләләр уртага салып тикшерелде. Бер төркеменә урында ук җавап бирелде. Икенчеләре җентекле тикшерүдә алынды. Халык алар да тиз арада хәл ителер дигән өметтә таралды.
Җыеннар дәвам итә. Билгеләнгән тәртип буенча, бүген Халыклар дуслыгы йортында Спутник, 37, 40нчы бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашу уздырылачак. 29 мартта нефть колледжына «Яшел», «Көнчыгыш» бистәләре халкы очрашуга чакырыла. Җыелышлар 19 сәгатьтә үткәреләчәк.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.

Читайте нас: