Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 март 2019, 17:04

Адым саен чокыр-чакыр...

Илебездә юл-транспорт фаҗигаләренең өчтән бере юлларның начар торышыннан, чокырлар һәм бозлавыклар аркасында килеп чыга.

Илебездә юл-транспорт фаҗигаләренең өчтән бере юлларның начар торышыннан, чокырлар һәм бозлавыклар аркасында килеп чыга.
Бу уңайдан шәһәребез дә искәрмә түгел. Кызганычка каршы, кайбер күрсәткечләр буенча «алдынгылык»ны һаман да бирмибез әле. Сүзем без инде ел саен күреп, «хозурланырга» ияләшкән күренеш — юллардагы чокыр-чакыр, ярык-ерыклар, күлләвекләр эчендә «йөзүче» урамнар турында бара. Әйтерсең дә, язгы гөрләвекләр белән бергә асфальт юллар да «ага, эри»... Шәһәр читендәрәк урнашкан 29, 34, 35нче һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең бу хәлдән елның-елында иза чигүен әйтеп торасы да юк. Үзәккә якын урамнар торышы да бик мактанырлык түгел. Әлбәттә, хәлне яхшы якка үзгәртү өчен биләмәдә даими эш алып барыла. Монда халык теләктәшлеге дә зур ярдәмче булып тора. Бу уңайдан тиздән кулланышка керәчәк санлы кушымтаны билгелисе килә. Республиканың интерактив картасы юллар торышын күзәтүдә тоту, җитешсезлекләрне тиз арада бетерү, эш сыйфатын арттыру максатында әзерләнгән. 1 апрельдән ул һәркем өчен ачык булачак дип вәгъдәләнә. Санлы кушымтаның эше нидән гыйбарәт соң? Ул бик гади: водитель яки җәяүле юлында очраган җитешсезлекне фотога төшереп, аны картада билгели. Моннан соң чокыр өч көн дәвамында, ә аеруча хәвефлесе тәүлек эчендә ремонтлана. Рәсми мәгълүматларга ярашлы, узган елда республикада 272 мең кв. метр чокыр-чакыр бетерелгән. Интерактив карта кертү белән бу санның икеләтә — 500 мең кв. метрдан да артуы көтелә.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та юллар торышына зур игътибар бирә. Бу мәсьәләгә багышланган киңәшмәдә чыгыш ясаган транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов төбәктә юллардагы чокырларны ремонтлау 15 июньдә тәмамланырга тиеш, дип белдерде. Аның сүзләренчә, җитешсезлекләрне ачыклау максатында көн саен тикшерү оештырыла. 60х15 сантиметрдан ашу зурлыктагы һәм 5 см тирәнлектәге чокырлар тәүлек, ә кечерәк күләмдәгеләре атна эчендә бетерелә. Республика Башлыгы күрсәтмәсенә ярашлы, һәр район өчен юлларны ремонтлау тәртибе билгеләнгән. Төп эшләрнең 15 апрельдән башланып, 15 июньгә тәмамлануы фаразлана.
Төбәк җитәкчесе юлларны ремонтлауны җиренә җиткереп башкарырга кушты. Барлык муниципалитетлар да дәүләт комитетына атна саен җитешсезлекләрне бетерү турында хисап бирергә тиеш булачак.
— 1 апрельдән гамәлдә булачак санлы кушымта һәр кеше куллана алырлык, уңайлы һәм бөтен республикага берәү булырга тиеш, чөнки кеше бу юлны кем хезмәтләндерә, мөрәҗәгатьне кая юллыйм, дип уйлап тормаячак, — дип билгеләде Радий Хәбиров. — Кушымта белән файдаланучылар юлдагы җитешсезлекне фотога төшереп җибәрергә һәм җавап алырга тиеш. Бердәм система барлык муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген күзәтүдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
... Юлларыбызның яхшырасына өметне өзмибез, болай булгач. «Күмәк көч тау күчерер» ди халык мәкале. Бердәм тотынсак, бу эшне дә башкарып чыгарбыз. Шул вакытта без дә Европадагы сыман шома, төзек юллардан гына йөри башларбыз әле...


Лилия ГАБИТОВА.

Читайте нас: