Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 март 2019, 12:38

Язгы «умырзая»лар күренә башлады...

Умырзая чәчәген күпләр күз алдына китерә торгандыр, шулай бит.

Умырзая чәчәген күпләр күз алдына китерә торгандыр, шулай бит.
Кар эреп бетү белән, бакчаларда, урманнарда чыгучы язның беренче чәчәге ул. Менә безнең шәһәрдә дә шундыйрак «умырзая»лар чыга башлады бит. Ихаталарда, мәсәлән, асфальт өстендә. Бичара кыш аларны 3 ай буе кеше күзеннән каплап торган булса, язның әмере башка — кыш буе тупланган чүп-чарны ул өскә чыгара, башкача яшерә алмый, күрәсең. Рөхсәтсез урыннарда, ихата уртасында шундый чүп тауларына тап булсагыз, рәхим итеп, безгә фотосын җибәрегез яки шалтыратып әйтегез. Сезнең битараф булмавыгызга ышанып мөрәҗәгать итәбез.
Бер атна элек ихаталарның берсендә шундый чүп тавына зарланып шалтыраттылар. Хуҗасын табуы җиңел булмады, әлбәттә. Әмма барыбер таптык бит. Дүшәмбегә шул урынны ялт иттереп куярга вәгъдә бирде. Менә без тагы шунда юнәлдек. Сүзендә торган бит, бер атна дигәндә чүп-чар тавыннән җилләр искән. Кемнеңдер төртеп күрсәтүен, дәгъва белдерүен көтеп тормыйк инде, җәмәгать, Нәкъ Ә. Атнабай кебек әйтсәк: «Без бит бу җирне матурларга туган». Әйе, чын-чынлап матурларга, эш-гамәлләребез, яхшы мөнәсәбәтебез белән. Атна башы белән ихаталарның берсендә чүп тавы юкка чыкканнан да күңелләр күтәрелде, тагы да яңа һәм изге эшләр кыласы килде. Ә сез гәзитне көчсез дисез, хәтта шундый зур тауны да күчерергә сәләтле без. Барыбыз өчен дә уңышлы атна булсын!
Ю. Дәүләтбаева, автор фотосы.

Читайте нас: