Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 март 2019, 12:50

Бер гасырлык тарихка сәяхәт

23 мартта «Башкортостан» Дәүләт концерт залында республиканың 100 еллыгына багышланган төп чаралар — җыелыш һәм бәйрәм концерты узды.

23 мартта «Башкортостан» Дәүләт концерт залында республиканың 100 еллыгына багышланган төп чаралар — җыелыш һәм бәйрәм концерты узды.
Тантанада Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Удмурт республикасы башлыгы Александр Бречалов, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Белоруссия, Вьетнам, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төр- киянең Русиядәге илчеләре катнашты.
Юбилей тантанасын ил башлыгы Владимир Путинның котлавы белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ачты.
Валентина Матвиенко 100 ел элек Башкортстанның РСФСР составында беренче автономия булуын, моның белән илдәге феде- рализмга нигез салынуын ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге бәйрәмнең бөтен ил өчен гомуми булуын билгеләде. Аның мөһимлеген Указы белән Русия Президенты Владимир Путин да раслады. Радий Хәбиров ил җитәкчесенә Башкортстанга булган игътибары, планнарны һәм башлан- гычларны хуплавы өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
— Төгәл 100 ел элек Башкорт хөкүмәте һәм Үзәк Совет власте арасында тарихи Килешүгә кул куел- ган. 1919 елның 23 марты Башкорт Совет Республикасының туган көненә әверелгән. Гражданнар сугышының иң авыр, ачлык, җиме- реклекләр чорында яшь совет илен берләштерү өчен мөһим адым булган ул. Шулай бер гасыр элек безнең дәүләтнең федератив үрнәген формалаштыруга, аның милли-мәдәни сәясәтен булдыруга нигез салынган, — диде ул.
— Хәерле көн, кадерле дуслар! Сезгә Татарстаннан кайнар сәлам, юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! — дип саф татарча сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. — Башкортстан киләчәктә дә гөрләп торыр, безнең халыкларыбыз дус булыр, бергә-бергә эшләргә, яшәргә насыйп булсын!
Рөстәм Нургали улы Башкортстан халкын бәйрәм белән котлап, Акмулла сурәтләнгән картина бүләк итте.
Бәйрәм концертында һәвәскәр артистлардан башлап, Әскар Абдразаков, Роберт Юлдашев кебек, исемнәре дөнья күләмендә танылган халык артистлары, «Курайчы», «Аргамак» төркемнәре, Башкорт милли симфоник оркестры, Милли халык уен кораллары оркестры, Дәүләт академия хор капелласы, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре, «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Әлеге чагу чыгышлар аша республикабыз милли бизәкләргә бай булуын, төбәктә халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген, моңлы, дәртле халык яшәвен янә бер раслады. Тамашачы милли моңнарда тибрәлә-тибрәлә, төбәкнең бер гасырлык тарихына сәяхәт кылды.
Тантаналы чаралар Башкортстан юлдаш телевидениесе һәм «Башкортостан 24» каналы тарафыннан туры эфирда күрсәтелде. Димәк, Башкортстан тарихындагы мөһим вакыйгадан республикабызның бер генә кешесе дә читтә калмады.

Читайте нас: