Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 март 2019, 12:11

«Әйдә, өйгә!»

Картаеп беткән эткәй элеккеге хуҗасын аяусыз үлемнән коткарып кала аламы? Ала икән шул.

Картаеп беткән эткәй элеккеге хуҗасын аяусыз үлемнән коткарып кала аламы? Ала икән шул.
«... Авырта! Уф, ничек авырта... Тын алып та булмый, каһәрең...» Яшь кенә ир бакчадагы эскәмиягә ауды. Сулышы ярдәмендә каты авыртуны басарга тырышты. Тик авырту чигенергә уйламады да, киресенчә, утта кыздырылган кадактай тәненең һәр күзәнәген бораулагандай тоелды. Ир янә иркен сулыш алырга омтылды, әмма коточкыч авырту тагын «баш калкытты». Гәүдә бөтенләй бөгелеп төште... Ир кеше үзе тирәсендә җыелган халыкны да шәйләмәде, «Ашыгыч ярдәм» машинасы кычкыртканын, табиблар тавышын да ишетмәде.
«Яктылык... Кайдан икән ул? Авыртуның әсәре дә юк. Тән дә кисәк җиңеләйгән, сизелми дә... Кайда соң мин?». Ир артына борылып карарга маташты, тик куе томаннан башка нәрсә шәйләмәде. Ә аннан ниндидер маэмайны күрде. Галәмәт зур овчарка, тавыш-тынсыз гына якынлаша... Кисәк ир этне танып алды. Грей ич бу!
— Саумы, Хуҗам.
— Грей?! Мине ничек таптың? Өстәвенә кешечә сөйләшәсең. Әллә мин йоклыйммы?
— Монда барысы да сөйләшә, бер-берен аңлый. Юк, Хуҗам, син йокламыйсың, ә җан биреп барасың. Мин инде күптән үле. Теге, син машинадан ыргытып калдырган юлда...
Ир соңгы елларда ничек тә онытырга теләгән хәлләрне хәтерендә яңартты. Төннәрендә бугаздан алучы, куркыныч-кара хатирәләрне. Хыянәт!
— Күрәм, онытмагансың икән... Исеңдәме, мин бичарага ачуың кабарган иде? Картайган мәхлүк эт кемгә кирәк... Машинаңа мине ыргыттың да, шәһәр читенә алып киттең. Мине олы юлда ташлап калдырганыңны хәтерлисеңме? Әйләнеп тә карамадың ичмасам. Картайганга, ачуыңны кабартканга гаепле түгел идем бит...
— Грей, мин бит сине берәрсенең табуына, өенә алып кайтуына ышанган идем!
— Үзеңне үзең алдама, Хуҗам! Син шул рәвешле үзеңне тынычландырырга, акланырга маташтың. Ә мин... Машина артыннан бик озак чаптым. Кайда инде ул куып җитәргә! Аптырагач, кире теге урынга барып яттым. Сине көттем. Греең артыннан килерсең кебек тоелды. Мин сине бик яраттым ич, этләр генә шулай ярата ала!
Синең өчен кайгырдым. Миннән башка ялгызың нишләрсең дип! Кем сиңа иртән чуәкләреңне китереп бирә, теле белән ялап уята, минәйтәм. Күңелсез чакларда кем юата... Әмма син һаман күренмәдең. Көн саен юл буйлап чаптым да чаптым. Мине шәйләми калырсың дип курыктым. Ахырда... Мине ниндидер машина бәреп китте. Юл читендә тиз генә үләлмичә яттым. Беләсеңме, гомеремнең соңгы минутларында ни теләдем? Сине күрергә, тавышыңны ишетергә, тезләреңә башымны куеп, җан бирергә. Тик минем ахыргы сулышымны салкын күлләвек кенә ишетте. Ә бит минем ишеләр монда буа буарлык! Кемнедер хаҗәте булмаганга ыргытканнар, кайсыдыр ташландык бакчада туңган, ачлыктан үлгән. Кызык өченгә юк ителгәннәр дә җитәрлек... Сез, кешеләр, еш кына бик рәхимсез буласыз. Тик шуны онытып җибәрәсез: бары өчен дә түләргә туры киләчәк!
... Ир кеше эт каршында тубыкланды. Янә тәнен коточкыч авырту «тишкәләде». Тик бу инде кылган гөнаһны аңлаудан авырту-үкенү хисе иде. Ачы күз яшьләре судай ага, ләкин җиңеллек китерми...
— Кичер мине! Гафу ит, моңа лаек булмасам да!
Картаеп беткән эт көч-хәл белән кеше янәшәсенә килде. Хуҗасы кырына, гомер бакый үлеп яраткан Хуҗасы янына.
— Мин сине гафу иттем. Ә менә сиңа үләргә иртәрәк әле. Ела! Синең яшьләрең — гаебеңне йолу ул. Мин синең өчен сорармын, ялварырмын.
Җылы-кытыршы тел ирнең бит алмасына кагылды, олы тәпи кул аркасын каплады.
— Хуш...
Ә бу вакытта реанимация бүлегендә табиблар яшь ир тормышы өчен көрәшә иде. Колачлы инфаркт. Тик... юкка гына. 18.30. Үлем вакыты теркәлү мәле. Йөрәк тибүдән туктады. Барысы да бетте... Кинәт реанимация тынлыгын ярып, шәфкать туташының кычкырганы ишетелде: «Битендә яшь тамчысы! Ул елый!»
— Йөрәккә адреналин!..
— Дефибриллятор!..
— Разряд!... Тагын разряд!...
Монитордагы тип-тигез сызык дерелдәп куйды, көчсез, ләкин яшәешне исбатлаучы дуга булып бөгелде...
Ай ярымнан соң яшь ир хастаханә ишеге төбендә иде инде. Ул тере, салкын көзге яңгыр да кабат кайту бәхетен юа алмый. Аның исән калуын табиблар могҗиза дип атады! Ир кайтыр якка юнәлде. Уйларына чумып атлый иде, кисәк аягына ниндидер юеш-пычрак йомгак килеп бәрелде. Караса — кечкенә көчек.
— Саумы, бәләкәч! Син кемнеке?
Көчекнең бар кыяфәте әйтеп тора: беркемнеке дә түгел ул. Аңа кичекмәстән ярдәм кирәк. Ир кеше маэмайны җирдән күтәреп алды, куенына тыкты, тышкы якка чыгып торган колагын назлап сыйпап куйды. «Әйдә ,өйгә... Грей!»
... Ә бу вакытта, ап-ак томан белән өретелгән Карт Эт, башын тәпиләренә салган килеш уйга талган иде. Менә ул авыр тын алды, күзләрен йомды. Амәнәт үтәлде. Бүген Ул кешедә Кешене коткарды!
... Интернет киңлекләрендә тап булган әлеге хикәят мине һич кенә дә битараф калдырмады. Уйландырды, тетрәндерде. Үзем дә сизмәстән, хикәяне тәрҗемә итәргә керештем. Инде соңгы ноктаны куйганда, ишектә кыңгырау «челтерәде». Таныш ханым икән. Кызыксынып, компьютер экранындагы тәрҗемәне дә укыды бу. Беравык тын калды. «Беләсеңме, минем энекәш белән дә эт халкына бәйле бер хәл булды бит әле. Кешеләргә гараж капкалары куеп йөри ул. Шулай, бер заказ буенча чираттагы йортка барган. Берничә ир-ат җыелган да, ихахай-михахай килә икән. Бик үк айнык та түгелләр бугай... Энекәш якынрак килеп караса — җирдә бәләкәч көчек ята. Үзе дер-дер калтырый, ди. Теге адәмнәр бу мәхлукне тинтерәтә икән. Кызык өченгә. Кайсы танавына сигарет тыгарга маташа, бер ишесе очлы таяк белән төрткәли. Көчек бичара чиный, кая качарга белми... «Нишлисез сез, җибәрегез!», дип бер ирнең кулына ябышкан энекәш. Тегесе кул гына селтәгән: «Тыгылма. Минем эт. Нәрсә телим, шуны эшлим». Күзендә нур әсәре калмаган исеректән нинди шәфкать көтмәк кирәк?! Китәргә туры килгән энекәшкә... «Мескен көчек гел күз алдында торды», ди. Чыдамаган, төнлә теге йортка киткән. Ихатадан сикереп төшкән дә, караңгыда бичара эт баласын капшап эзләргә керешкән. Шул ук урында ята икән мәхлук җан... Энекәшне күргәч, тынын да чыгармаган. Коткарырга килгәнен аңладымы микән. Энекәш тиз генә көчекне куенына тыккан да, кирегә сыпырткан. Бәхетенә, хуҗалар ул-бу сизмәгән, сизәрлек хәлдә булмаганнардыр. Әтиләргә илтеп биргән энекәш бәләкәчне. Хәзер ул көчекне танымассың да. Шәбәйде, ныгыды. Йоннары ялкылдап тора. Барысы да ярата үзен. Яратмаслык та түгел. Бик уяу саклый ихатаны. Үзе шундый наян, бала-чага белән көннәр буе уйнарга әзер. Энекәш инде «особый почетта». Үзен кем коткарганын аңлый күрәсең мәхлүк җан».
Аңлый, билгеле. Уңай-тискәре мөнәсәбәтне, яхшы-яманны һәммә тереклек ияләре дә сиземли ич. Кайсыдыр мәгънәсезе узып барышлый тапап киткән чәчәккә генә күз салыгыз. Таҗларында чык түгел, яшь тамчысы ялтырый аның. Рәнҗеш-үпкә яше...

С. ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: