Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 март 2019, 12:31

Янгын беркемне дә аямый

Башкортстанда оештырылучы «Торак-2019» чарасының максаты — шәхси торакны көнкүреш электр җайланмалары, шулай ук мич белән җылытканда янгын очракларын, балаларның җәрәхәтләнүен, һәлак булуын кисәтү.

Башкортстанда оештырылучы «Торак-2019» чарасының максаты — шәхси торакны көнкүреш электр җайланмалары, шулай ук мич белән җылытканда янгын очракларын, балаларның җәрәхәтләнүен, һәлак булуын кисәтү.
Ел башыннан республикада 2018 елда балалары туган гаиләләргә янгын турында хәбәр итү җайланмасын бушлай тарату, халык арасында аңлату-кисәтү эше оештырылган. Октябрьскийда 38нче янгын сүндерү бүлеге һәм Туймазы районара күзәтчелек һәм кисәтү эше буенча бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 1274 торак йорт биләмәсе, шулай ук 81 күпбалалы гаилә тикшерелеп, янгын хәвефсезлеге буенча белешмә бирелгән, 2577 кеше катнашлыгында 76 очрашу үткәрелгән.
Искәрмә: янгын очракларын кисәтү өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, беренчел ут сүндерү һәм янгын кисәтү чаралары хакында онытмау зарур. Әгәр инде гадәттән тыш хәлгә тарыгансыз икән, кичекмәстән коткару хезмәтенә «101» яисә «112» телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.

Читайте нас: