Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 март 2019, 12:12

Игелек һәм бәхет нурлары таратучылар!

«Кешегә күкләрдән бирелгән иң зур сәләт — ул кемнеңдер тормышына игелек, бәхет нурлары иңдерү мөмкинлеге» (Блез Паскаль).

«Кешегә күкләрдән бирелгән иң зур сәләт — ул кемнеңдер тормышына игелек, бәхет нурлары иңдерү мөмкинлеге»
(Блез Паскаль).
Шәһәребездә 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «Ел педагогы-2019» конкурсы узды. Ул укытучы-тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын үстерү, сәләтлеләрне ачыклау, уңай эш тәҗрибәсен бүлешү, һөнәр ияләренә ихтирам тәрбияләү, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларын күзаллый. Агымдагы елда бәйгедә 25 кеше көч сынады. Конкурс 4 өлештә үтте: беренчесендә катнашучыларның интернет-чыганаклары тикшерелде. Арытаба «Мәктәпкәчә белем бирүдә заманча үсеш юнәлешләре» темасы буенча «түгәрәк өстәл» оештырылды. Өченче өлештә бәйгечеләр балалар белән чара үткәрде, аны анализлады. Иң ахырдан педагоглар үз һөнәрләре турында чыгыш ясады.
Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: 17нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Ульяна Маркова һәм 2нче бакчаның музыка җитәкчесе Алина Галиева — 1нче урын; 5нче бакча тәрбиячесе Лилия Залова һәм 36нчы бакча тәрбиячесе Олеся Шәйбакова — 2нче урын; 18нче бакча тәрбиячесе Айгөл Кадыйрова, 32нче бакчаның музыка җитәкчесе Динә Галимова һәм 26нчы бакча тәрбиячесе Марина Мишина 3нче урын алды. 28нче балалар бакчасы тәрбиячесе Альмира Казалова «Осталык һәм педагогик сәләт» төркемендә профком бүләгенә ия булды. Ә инде «Ел укытучысы-2019» конкурсының төп җиңүчесе исеменә 33нче «Родничок» балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Арсланова лаек булды. Бу уңайдан аның белән очрашып, яхшы тәрбияче булу серләрен ачыкладык...

— Әлфия Нәҗиповна, «Ел укытучысы-2019» конкурсында катнашуыгыз турында сөйләмәссезме?
— Мондый дәрәҗәдәге бәйгедә көч сынау теләге күңелдә электән үк бар иде. Быел ул, ниһаять, тормышка ашты. Моңа кадәр, 2017 елда, «Данко» педагогик осталык бәйгесендә катнашу бу юнәлештәге тәүге адымнарым булды. Тәҗрибәле укытучылар белән берлектә финалга үтүемә бик шатландым, ә инде «Педагогик дебют» төркемендә билгеләнүем тагы да зуррак җиңүләргә илһамландырды. «Ел педагогы-2019» конкурсындагы уңышым — моның бер дәлиле. Анда алган уңай тәэссоратлардан әле булса бәхет дулкыннарында йөзәм! Бу җиңүем — бердәм коллективыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Шушы җаваплы йөкләмәне миңа ышанып тапшырган 33нче балалар бакчасы җитәкчесе Елена Юрьевна Шокуровага, хезмәттәшләремә, «Родничок»та тәрбияләнүче балаларга, алар- ның әти-әниләренә һәм дә үземнең гаиләмә зур рәхмәтлемен.

— Конкурста катнашу сезгә нәрсә бирде?
— Балалар бакчасынының, тәрбияче һөнәренең данын лаеклы яклый алуыма чиксез шатмын! Мондый бәйгеләр киләчәктә тагы да нәтиҗәлерәк эшләргә, иҗатка өнди. Башка педагоглар белән тәҗрибә уртаклашу өчен дә кулай ул.

— Тәрбияче һөнәренә ничек килдегез?
— Минем фикеремчә, ниндидер белгечлек буенча эшли башлау өчен тәү чиратта теләк булу кирәк. Ягъни, син шушы өлкәдә хезмәт итәргә, аңа бар булмышыңны багышларга әзер булырга тиеш. Шул вакытта гына эшеңнең уңай нәтиҗәсен күрерсең, аңардан шатлык-юаныч алырсың. Мин дә үземне тәрбияче булырмын дип уйламаган идем. Тәүге алган белемем дә бу өлкәдән ерак (автордан: Әлфия ханым икътисад техникумын Кызыл диплом белән тәмамлаган). Бәхеткә, язмыш мине «Родничок»ка китерде, биредә тәрбияләнүче фәрештәдәй саф күңелле сабыйлар белән танышкач, аларга йөрәк җылымны өләшәсем, белемем белән бүлешәсем килде... Тәрбияче булып эшләвемә быел 5 ел була, педагогик юнәлеш буенча ВЭГУда югары белем дә алдым. Бүген минем төркемдә 30 бала. Аларның һәрберсенең холык-фигылен беләм. «Родничок»та үткәргән һәр көнем кызыклы вакыйгаларга бай, балалар белән төрле чараларда катнашабыз, әйләнә-тирәдәге тормыш белән танышабыз, олы җиңүләргә тәүге адымнарны ясыйбыз. Бер уңайдан әти-әниләргә дә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар белән үзара аңлашып, бердәм эшлибез, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышабыз. Һәр башлангычны хуплап, ярдәмләшеп торалар.

— Заман тәрбиячесе — нинди ул?
— Ул — белемле, иҗади сәләткә ия, эшенә җаваплы карый. Шәхсән үз мисалымнан чыгып шуны әйтә алам: тәрбияче булып эшли башлагач кына мин шушы һөнәрне, балаларны ничек яратуымны аңладым. Нәниләргә мәхәббәтемне бирү, аларның ихласлыгын тою тагы да «үсәргә», тырышыбрак эшләргә көч-куәт бирә. Нәни «фәрештә- ләр» тормышыма якты бизәк өсти, алардан һәр көнгә шатланып яшәргә өйрәнәм.

— Кайбер ата-аналар баланы гаиләдә генә тәрбияләргә була дип фикерли. Моңа карашыгыз?
— Әлбәттә, әти-әниләр — баланың иң беренче тәрбиячеләре. Әмма малайлар-кызларга балалар бакчасына йөрү кирәк дип уйлыйм. Чөнки биредә алар аралашырга өйрәнә, дуслар таба, үзе өчен яңа дөнья ача. Һәр бала үзенчә сәләтле, бу сәләтне бары ачу, үстерү кирәк. Балалар бакчасы тәрбиячеләре нәниләргә уңайлы да, кызыклы да, файдалы да булсын өчен барысын да эшли, аларны уен рәвешендә, шулай ук тикшеренү, проектлау, иҗат итү аша дөньяны танып-белергә, үзаллы фикерләргә, игътибарлы булырга өйрәтә.

— Кайчагында гаиләдә бер баланы тәрбияләү дә җиңелгә төшми, ә сезнең кул астында — 30 сабый... Кайдан илһам, түземлек аласыз?
— Малайлар-кызлар балалар бакчасында гомеренең күп өлешен үткәрә. Шуңа күрә без аларга гаиләгә якын шартлар булдырырга, алай гына да түгел икенче «әни»ләре сыйфатында яхшы тәрбия дә бирергә тиеш. Балалар бик сизгер, ни уйлаганыңны күз карашыннан ук тоярга сәләтле. Әгәр эшеңне ихластан яратып башкарасың икән, авырлыкларны сизмәячәксең, сабыйлар белән дә уртак тел табачаксың.

— Кызыгыз да үзегез кебек сәләтле, актив булуын ишетеп беләбез, аның белән таныштырмассызмы?
— Амира — иң зур шатлыгым, илһамчым! Ул мәктәптә дә, җәмгыять тормышында да бик актив, тырыш. Бәйге-сынауларда даими катнаша, бүләкле урыннар яулый. Мисалга, узган елда Кече Фәннәр Академиясе нигезендәге фәнни-тикшеренү буенча Республика конкурсында көч сынады. Бәйгегә барысы меңнән ашу эш җибәрелгән иде, аларның 300дән артыгы финалга узды. Бу эшләр арасында кызымныкы да булуы минем өчен зур горурлык! Шәһәр буенча без икенче урын алдык, ә республика күләмендә — беренчелекне! Шушы җиңүе нәтиҗәсендә Амира сәләтле балалар өчен оештырылган Яңа ел бәйрәменә чакыру алды. Анда алган матур тәэссоратлар безнең күңелдә озак вакытлар сакланачак... Әйткәндәй, март ахырында Туймазыда «Ачышлар алдында» III бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда югары уку йортлары вәкилләре катнашуы көтелә. Кызым Амира да конференциядә проект эше белән катнашачак. Бүгенге көндә шушы чарага әзерләнәбез.

— Ял көннәрен ничек үткәрәсез, яраткан шөгылегез бармы?
— Күбрәк вакытны гаиләмә бүләргә тырышам. Ә инде хоббига килгәндә, шәрык биюләре белән шөгыльләнәм. «Регалия» төркеме белән төрле фестивальләрдә чыгыш ясыйбыз. Узган елда «ALMAZ» шәрык биюләре халыкара фестивалендә бүләкле урын яуладык. Һөнәри үсештән тыш, яраткан шөгылем яшәргә, иҗат итәргә илһам бирә һәм матур булып калырга булыша...
«Мин гаиләмне, эшемне, гомумән, бар галәмне яратам! Иң бәхетле әни дә, иң бәхетле кыз да мин!». Әлфия Арсланованың ВКонтакте битендәге өндәмәсе бу. Шундый ихлас сүзләр! Алар мәкаләм героеның эчке дөньясын, күңел халәтен ачып
салгандай. Әлфия ханым белән әңгәмәләшкәч, яхшы тәрбияче булуның серенә төшендем сыман. Ул бер карашка бик гади, әмма һәркемгә дә туры килердәй түгел. Чын тәрбияче булыр өчен балаларга игелекле булу, аларны ихлас ярату, һәр сабыйның йөрәгендә изгелек, шатлык нурлары уята белү кирәк икән. Әлфия ханымда бу сыйфатларның барысы да тупланган. Моннан тыш ул сөю-назга тулы изге күңелле әни дә, гүзәл хатын-кыз да!

Елена Шокурова, 33нче балалар бакчасы җитәкчесе:
— Әлфия Нәҗип кызы — максатчан, тырыш хезмәткәребез. Бездә эшләү дәверендә ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте, хезмәттәшләре һәм ата-аналарның ихтирамын яулады. Быел Әлфия ханым «Ел педагогы-2019» конкурсында катнашырга, балалар бакчасының данын якларга теләк белдерде. Педагогик коллектив аның теләген хуплады, шушы йөкләмәне ышанып тапшырды. Тәрбиячебезнең конкурста җиңүе — бар коллективның җиңү билгесе ул. Һәрберебез бу бәйгегә үз өлешен кертергә, кулдан килгәнчә булышырга тырышты. Әлфия Нәҗип кызы белем-сәләтенә безнең уй-тәкъдимнәрне дә кушып, югары нәтиҗәгә иреште. Аңа киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек, яңадан-яңа казанышлар телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: