Нәүрүз — язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. «Нәүрүз» сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөри, җырлый-бии, рәхәтләнеп күңел ача.
... Борынгы тамырларыбызны барлаганда, мине хискә бирелеп, сокландырганы — ата-бабаларыбызның Идел-Урал төбәгендә кырыс табигать шартларына яраклашып яшәргә тырышулары. Бу, әлбәттә, беренче чиратта игенчелек һәм дә яшелчәчелеккә кагыла. Мисал өчен ерак йөрисе түгел. Борынгы бабаларыбызның кылган гамәлләренә генә күз салыйк. Нәкъ менә яз килү алдыннан бер ай элек кечкенә тартмаларга туфрак тутырып, язын чәчәсе ашлыкның шытуын тикшерү өчен үсентеләрне утыртып, җылы урынга куйганнар. Берничә көннән яшел уҗым хәтфә келәмдәй үсеп чыккан. Бу ел саен яз аенда була торган көн белән төн тигезләшкән чорга, ягъни календарь буенча 21 мартка (әйткәндәй, илебездә беренче календарьны бөек мәгърифәтче, мөгаллим Каюм Насыйри төзеп, кулланышка керткән) туры килгән. Нәкъ шушы көн төрки һәм дә фарсы халыкларында Нәүрүз бәйрәме — Яңа ел буларак билгеләнә. Шуңа күрә Нәүрүз символы булып тартмаларда яшел келәм кебек үсеп утырган ашлык үсентеләре — уҗым тора да инде.