Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 март 2019, 12:27

Поши килгән шәһәргә...

Мәгълүматлар буенча, узган якшәмбедә көндезге сәгатьләрдә 34 төбәкнең 17нче йортлар биләмәсенә гадәти булмаган «кунак» — поши килгән.

Мәгълүматлар буенча, узган якшәмбедә көндезге сәгатьләрдә 34 төбәкнең 17нче йортлар биләмәсенә гадәти булмаган «кунак» — поши килгән.
Кызганыч, әмма кешеләр адашкан хайванкайга рәхимле караш күрсәтергә ашыкмаган. Моны раслаучы видеоязмалардан кайбер адәми затларның урман хайваныннан да кыргыйрак кылануы күренә. Алар бичара пошины тагы да куркытып, кычкырыша, аңа боз-кар кисәкләре бәрә. Арада хәтта мәчене «ядрә» буларак кулланучылар да бар... Һәм бу балалар күз алдында эшләнә. Олылар шул рәвешле яшь буында табигатькә, хайваннар-кошлар дөньясына сакчыл караш тәрбияләү урынына, тискәре үрнәк бирә дигән сүз бу. Ә үзебез көне-төне игелек турында сөйлибез...
Сүз ахырында. Бәхеткә, поши бүгенге көндә исән-имин, ул туган төбәгенә — урманга кире кайтарылган. Кешеләр яшәгән шәһәрдә «кунак»та булуын хайванкай әле бик озак оныта алмас, мөгаен...

Читайте нас: