Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 март 2019, 12:24

Алар армиягә әзер!

Октябрьский нефть колледжы нигезендә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча Республика спартакиадасының 2нче өлеше үтте.

Октябрьский нефть колледжы нигезендә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча Республика спартакиадасының 2нче өлеше үтте.
Мондый ярышлар язын армиягә алыначак егетләр арасында ел саен оештырыла. Агымдагы елда спартакиаданың ахыргы өлешендә Октябрьский, Туймазы һәм Бәләбәй шәһәрләреннән 3 команда көчен сынады. Егетләр пневматик коралдан ату, противогазны билгеле вакыт эчендә кию, автоматны сүтеп-җыю, аркылы борыста күтәрелү, гер чөюдә осталыкларын күрсәтте.
Спартакиада яшьләргә патриотик тәрбия бирү, аларны сәламәт тормышка өндәү, армия хезмәтенә ихтирам хисен арттыру максатларында оештырыла. Ярышлар барышында егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге дә тикшерелә.
Спорт чарасында сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары комитеты рәисе Мәсгуть Галләмов, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ришат Таҗетдинов, урындагы «ДОСААФ» авиация-техник клубы җитәкчесе Айдар Хәмитов, шәһәрнең хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Владимир Бермишев катнашты. Алар студентларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. «Бүген биредә булуыма бик шатмын, — диде отставкадагы полковник Мәсгуть Мостафа улы. — Һәр командага уңышлар телим. Сез туган җирегезнең, белем бирү йортының намусын яклаучылар, данын арттыручылар! Шундый уңган-кыю егетләрне тәрбияләүче остазларга зур ихтирамымны белдерәсем килә. Армия — ул тормыш мәктәбе, иң мөһим тәҗрибә-сынау. Хәрби хезмәт юлын үткәннәр рухи һәм физик яктан чыныгу ала, Ватанны сакларга, якларга әзер, җитди карарлар кабул итә алырдай чын ир-егетләр була. Якташлар, бүген үзегезне лаеклы күрсәтегез! Чөнки нәкъ сез туган төбәк данын республика күләмендә, Уфада яклаячаксыз. Онытмагыз, мондый ярышларда без һәрвакыт беренче урыннарда булабыз. Бу юлы да сынатмассыз дип ышанам».
Бәйгечеләрнең дә фикерен ишетү теләге белән Максим Кондраховка мөрәҗәгать итәм. Ул Октябрьский нефть колледжының 4 курсында, «Газ һәм нефтьүткәргечләрен, аларны саклау урыннарын төзү һәм файдалану» белгечлеге буенча белем ала.
— Спартакиадада беренче тапкыр чыгыш ясыйм, — ди Максим. — Башта шәһәр күләмендә көч сынадык. Нәтиҗәләр буенча төбәк ярышларына үттек. Әйткәндәй, хәрби-гамәли спорт төрләре буенча Республика спартакиадасында егетләр 4 курстан катнашала, быел, ниһаять, миңа да өйрәнгәннәрне тикшереп карарга чират җитте. Беренче бирем — автоматны сүтеп-җыюны башкарып чыктым да инде. Калганнарында да сынатмаска исәп бар. Спарткиадада катнашу, гомумән, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү тәү нәүбәттә үзем өчен кирәк дип саныйм. Тиздән армия сафларына басарга вакыт җитә. Сер түгел, физик әзерлекле егетләргә хәрби хезмәттә күпкә җиңелрәк. Бу уңайдан нефть колледжында зур эшчәнлек алып барылуын билгелисе килә. Ярышлар алдыннан да без көн саен күнекмәләргә йөрдек. Шуңа күрә командабыз югары нәтиҗәләр күрсәтәчәгенә ышаныч бар (автордан: бу уңайдан Максим ялгышмаган, ОНК студентлары ярышларда сынатмады, җиңүгә иреште).
Спартакиаданы оештыруга килгәндә, монда бераз тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килде. «Октябрьскийда беренче тапкыр мондый төр ярышларда катнашабыз, — ди Туймазы шәһәре һәм районы буенча хәрби комиссариатның армиягә чакыру бүлеге начальнигы ярдәмчесе Фәим Фазыйлов. — Тәү чиратта оештыру мәсьәләсенә кагылышлы шелтә белдерәсем килә. Чит шәһәрдән килдек һәм беренче каршылыкка очрадык: машиналарны куярга тукталыш юк, биләмәгә кертмиләр, ярты сәгать тирәсе транспорт куярга урын эзләдек. Спортзалда да бераз җитешсезлекләр булды... Шулай да, спартакиадада катнашуыбызга шатбыз, безнең өчен яхшы тәҗрибә бу. Шәһәр күләмендә «Ягез әле, егетләр!», «Зарница» уеннарында югары күрсәткечләргә ирешкән, аграр, индустриаль колледжларда укучы 6 студентыбыз көч сыный бүген. Бу егетләр даими рәвештә спорт ярышларында катнаша, күнекмәләргә йөри. Әйткәндәй, әлеге юнәлештә хәрби комиссариатта да зур эшчәнлек алып барыла, яшьләрдә армиягә карата ихтирам уяту, аларны абруйлы хезмәт урыннарына җибәрү хәстәрләнә».
Менә шундый фикерләр ишеттек без. Ярышларны оештыручылар аларны исәпкә алыр, киләсе чаралар, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә үтәр дип ышанабыз.
... Республика спартакиадасы нәтиҗәләренә килгәндә, киеренке көрәштә Октябрьский нефть колледжы студентлары (Максим Абдрәфыйков, Альмир Сафин, Максим Кондрахов, Алан Шәрәфетдинов, Илһам Мөрәсов) җиңү яулады. Афәрин, егетләр, сынатмадыгыз! Сезгә киләчәктә дә яңадан-яңа казанышлар, армия хезмәтен уңышлы үтеп, чын-ир егетләр булып туган якка кайтуыгызны телибез.


Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: