Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 март 2019, 12:33

«Уйнап, күңел ачабыз»

... Зур зал, буй-буй тезелгән өстәлләр артында 100дән ашу кеше утыра. Алар җитди, уйчан кыяфәттә биремнәр чишә. Менә ниһаять, дөрес җавапларны игълан итәләр. Экрандагы язуны зур түземсезлек белән көткән уенчылар бермәлне дәррәү «ура!» кычкырып, бала-чагадай шатлана-көлә башлый. Зал көчле хис-кичерешләр, бәхет-сөенеч дулкыннарына күмелә...

... Зур зал, буй-буй тезелгән өстәлләр артында 100дән ашу кеше утыра. Алар җитди, уйчан кыяфәттә биремнәр чишә. Менә ниһаять, дөрес җавапларны игълан итәләр. Экрандагы язуны зур түземсезлек белән көткән уенчылар бермәлне дәррәү «ура!» кычкырып, бала-чагадай шатлана-көлә башлый. Зал көчле хис-кичерешләр, бәхет-сөенеч дулкыннарына күмелә...
Хөрмәтле укучым, кинодан өзек түгел бу, соңгы вакытта шәһәребездә киң таралган «квиз» рәвешендәге акыл уеныннан күренеш кенә. Безнең редакция хезмәткәрләренә дә «квиз»да бәхет сынап карау форсаты тиде. Анда алган тәэссоратларны бер җөмлә белән генә әйтеп булмый. Уенның ямен-тәмен аңлау өчен шул мохиткә эләгү, барысын да үз күзләрең белән күрү кирәктер...
Нәрсә соң ул «квиз» дисезме? Гади тел белән әйткәндә, «квиз» — викторина дигән сүз. Ягъни сорауларга билгеле вакыт эчендә җавап табу. Акыл уеннары шәһәребезгә 2 ел элек килде. Бүгенге көндә биредә «Квиз, плиз!», «ReQuizit», «Лига индиго», «Черный квиз» ише проектлар эшли. Алар кешеләрне бердәм командага туплый, ял вакытын күңелле итеп үткәрергә, белемне тикшерергә мөмкинлек бирә. Ике сәгатьтән артык вакыт эчендә күп нәрсәләр белергә мөмкин: танылган актерны балачак фотосыннан танырга, җыр композициясе башкаручысын ачыкларга, дөнья хәбәрләрен ишетергә, белемең өчен бүләк алырга һ. б. Сорауларның күпчелегенә нечкә юмор хас, шуңа күрә дә алар фикерләү сәләтен, зиһенне үстерү өчен файдалы.
Шәһәребездә «Квиз, плиз!» уенын оештыру эшен Арсен Каюмов башкара. Аның белән әңгәмәләшеп алдык.


— Арсен, гәзит укучыларны үзегез белән таныштырып үтмәссезме?
— Туймазы шәһәрендә туып-үстем. Уфа авиация техник университетында белем алдым. 2007 елдан КВНга йөри башладым, бер үк вакытта заводта, «Башнефть-Добыча»да эшләдем. Бүген инде күмәк чаралар үткәрү белән мәшгульмен.

— «Квиз, плиз!» уенын оештыру нияте ничек туды? Гомумән, проект кайдан башлангыч алды?
— Беренче тапкыр уен турында Уфа һәм Нефтекама шәһәрләрендә яшәүче КВНчы дусларымнан ишеттем. Нәкъ алардан «квиз»ның оештыручылары Мәскәүнең билгеле КВН командасы «Сега Мега Драйв 16 бит» икәнен белдем. Бу проектны үзебезнең шәһәрләрдә дә тормышка ашыру теләге туды. Уенны Туймазыда башлап җибәрдек, берничә айдан Октябрьскийга да чират җитте.

— Иң беренче «квиз» ничек үтте, анда ничә команда катнашты?
— Тәүге уен 100дән ашу кешене (20 команда) җыйды! Арытаба катнашучылар саны бераз кимеде, әмма без бирешмәдек, «квиз»ны тагы да кызыклырак итү өстендә даими эшләдек, һәм ниһаять, атна саен «солд-аут»ка (ягъни, тулы зал җыюга) ирештек! Бүген инде уен атнасына ике тапкыр үтә, уртача алганда анда 20гә якын команда (120-170 кеше) катнаша. Араларында бер уенны да калдырмаучылар бар. Тематик «квиз»лар да (мисалга, «Марвел» киногаләме, «Гарри Поттер» китабы һәм фильмы буенча) оештырабыз. Алдагы планнарда — 90нчы елларга багышланган уен үткәрү.

— «Квиз»ны оештыру, сорауларны әзерләү тәртибе белән танышыйк.
— Оештыру эшләре тулысынча безнең өстә. Ә инде бүләкләрне хәстәрләүдә партнерлар булыша. Сорауларга килгәндә, аларны төзүдә 70кә якын автор катнаша. Шәхсән үзем бланкларны тикшермим, мин хәтта җавапларны да белмим, сораулар белән кайчагында уен барышында танышам.

— Уенга күбрәк кемнәр йөри? Ул нәрсәсе белән үзенә җәлеп итә?
— Уенда яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә катнаша. «Квиз» шуның белән кызыклы да! Биредә гадәти тормышта юллары кисешмәгән, төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре җыела. Проект аларны таныштыра, дуслаштыра. Уенчылар арасында бер-берсен туган көн, хәтта никахлашу уңаеннан да тәбрикләү очраклары була. Ягъни, «квиз» кешеләрне берләштерүгә, җылы мохит тудыруга сәләтле. Ул уңай энергетикасы, юмор-көлкегә бай һәм мавыктыргыч булуы белән тәэсирләндерә. Шулай ук сорауларның төрле өлкәләргә каравы да мөһим. Бу ниндидер яңалыклар ачу, дөньяга карашны киңәйтү өчен файдалы.

— Кайсы раунд иң катлаулысы?
— Шәхсән минем өчен иң авыры — «Шазам». Ул музыка, кино, гомумән, сәнгать дөньясына кагыла. Әйткәндәй, 80нән ашу уен үткәрсәм дә, кызганычка каршы, үземнең бер тапкыр да «Квиз, плиз!»да уенчы сыйфатында катнашканым булмады. «Итексез итекче», диләрме әле? Нәкъ миңа әйтелгәндәй бу...

— Җаваплар арасында хәтердә калырдай кызыклылары буламы?
— Уен барышында көтелмәгән җаваплар да очрый. Мисалга, бервакыт минем балачактагы рәсемне сорау итеп бирдек. Янәсе, монда кем сурәтләнгән? Командаларның күпчелеге Азамат Мусагалиев (билгеле актер, тапшырулар алып баручы, КВН буенча «Камызяк крае җыелма команда»сы капитаны) дип җаваплады...

— Квизда җиңү өчен акыл иясе булу кирәкме?
— Уңышка ирешү өчен артык укымышлы булу, көне-төне китапханәдә утыру зарур димәс идем. Чөнки сораулар төрле өлкәләрне колачлый. Кемгә ничек бәхет елмая бит. Берәүләргә белеме, ә икенчеләргә уй-фикерләү сәләте ярдәм итә.

— Димәк, кешеләр уенга җиңү өчен генә килми?
— Җиңү — максат түгел, иң мөһиме — яхшы кәефтә, күтәренке рухта булу! Бездә, гомумән, җиңелүчеләр юк. Форсат чыкканда, шәһәрдәшләрне һәм кунакларны уенга чакырасым килә. «Квизчы»лар рәтенә кушылыгыз, дуслар, сезне күңелле очрашулар, яңадан-яңа ачышлар көтә!
Фикерем бар:
Аида, 32 яшь:
— Беренче тапкыр «Квиз, плиз!»га дустым чакыруы буенча килдем. Команда бер-берсен белмәгән, таныш булмаган кешеләрдән тупланган иде. Аңа карамастан, уенның беренче минутыннан диярлек дуслашып киттек. Сораулар төрле өлкәләрдән алынган иде, шуңа күрә берсен белмәсәң, икенчесен белергә мөмкин булды, күп җаваплар бәхәсләшү вакытында туды. Гомумән, уен бик ошады һәм икенчегә инде мин үзебезнең команданы тупладым. «Квиз, плиз!» бер яклап белемне тикшерергә мөмкинлек бирсә, икенчедән ул вакытны кызыклы уздыру чарасы. Сораулар өстендә бәхәсләшкәндә нинди генә фикерләр тумый. Мәсәлән, сугыш вакытында инглиз офицерларының снайпер кулыннан күпләп вафат булу сәбәбе нәрсәгә бәйле булган, дигән сорауга бер егетебез үзенчәлекле җавап бирде. «Алар кояштан саклаучы күзлек киеп йөргән», диде ул... Ә дөрес җавап «мыек» булып чыкты. Гомумән, «квиз» уены бик мавыктыргыч, беренче көннән алып бүгенгәчә яратып уйныйм.

Алсу, 29 яшь:
— «Квиз, плиз!» турында беренче тапкыр хезмәттәшләремнән белдем. Аларның тәэссоратларын ишеткәч, үземдә дә уенга бару теләге туды. Һәм киләсе уенга аларга иярдем. Баксаң, «Квиз, плиз!»га бик күп кеше йөри икән, зал командалар белән тулы иде. Алып баручы кагыйдәләрне аңлаткач, уен башланып китте. Күптән интеллектуаль чараларда катнашмагангамы, тиз арада җавап табу башта авыр булды, вакыт җитми кебек тоелды. Турдан-турга үзеннән-үзе уен белән мавыгып китәсең, уйлау сәләтеңне эшкә җигәсең. Күп сораулар фикерләүгә нигезләнгән иде, кайсылары төгәл фактларны белүне күздә тотты. Кайбер очракта җавап бик җиңел генә булып чыга, аны табу өчен тагын чак кына уйларга кирәк булганы аңлашыла. Шул вакытларны янып-көеп аласың да, тагын яңа мәсьәләне чишүгә чумасың. Ике сәгатьтән артык вакыт үткәнен сизми дә каласың. Уен уртасында ял итеп алырга тәнәфес тә бирелә. Бу вакытта махсус урында фото төшәргә мөмкин. Фотоларны уенның сайтында һәм ВКонтактедагы төркемендә карап була.
Уенда җиңү мөһим түгелдер дип уйлыйм. Чөнки анда катнашып, дусларың белән бергә файдалы ял итү үзе күңелле.

Лилия, 38 яшь:
— «Квиз» белән дусларым ярдәмендә таныштым. Беренче тапкыр уйнаганда үземне бераз югалып калгандай тойган идем. Җир йөзендәге күп кенә нәрсәләр турында хәбәрдәр булмавымны аңладым. Икенче, өченче уеннарда инде сорауларга җавап эзләгәндә күбрәк фикерләү сәләтен файдаланырга тырыштым. Чөнки кайбер биремнәр чынында бик гади, аларны чишү өчен бары башны гына эшләтергә кирәк!
«Квиз»га йөрүче командаларның креативлыгын да билгелисе килә. Бу аларның исемнәрендә үк чагылыш таба: «Профессор Преображенский», «Друзьнең дуслары», «Чакырылмаган кунаклар», «Мине яшәргә өйрәтмәгез!», «Мәдәни ял сөючеләр» һ. б.

Артур, 28 яшь:
— «Чакырылмаган кунаклар» командасы капитанымын. Минем өчен һәр уен —ниндидер дәрәҗәдә үземне сынау, тагы да яхшырак нәтиҗәгә омтылу. Капитан буларак, алдымда команда әгъзалары белән берлектә уйлап тапкан җаваплар арасыннан дөресен сайлап алу бурычы тора. Бу, әлбәттә, җиңел түгел. Чөнки ялгышу балларны югалту дигән сүз. Әгәр инде җавап дөрес икән, бу безнең өчен зур шатлык була, моңа сабыйларча куанабыз. «Квиз, плиз!» — ул ике сәгать ярым буена дәвам итүче күңел күтәренкелеге һәм бетмәс-төкәнмәс энергия!

Рөстәм, 29 яшь:
— «Квиз, плиз!» — уйларга һәм мәдәни күңел ачарга яратучылар өчен шәп уен. Беренче тапкыр уенга баргач, мин командалар исемлегендә балаларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә булуына игътибар иттем. Димәк, «квиз»да һәр теләгән кеше катнашала. Бу уен — көлке «терапиясе» дә, яхшы кәеф чыганагы да, гадел көндәшлек биләмәсе дә. Биредә син үзеңнең моңарчы сизелмәгән сыйфатларыңны ачасың. Шуңа күрә, дуслар, әгәр дә сез зирәк акылга ия, һәр мәсьәләдән дә чыгу юлын табарга әзер икәнсез — «Квиз, плиз!»га рәхим итегез!

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: