Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 март 2019, 12:41

Чүп өчен түләргә кирәк

2019 елдан башлап каты көнкүреш калдыклар әйләнеше өчен түләү коммуналь хезмәтләр эченә керде (җылылык, су, электр белән кулланган өчен түләүләр кебек). Шул рәвешле башка коммуналь хезмәтләргә караган таләпләр аңа да кагыла.

2019 елдан башлап каты көнкүреш калдыклар әйләнеше өчен түләү коммуналь хезмәтләр эченә керде (җылылык, су, электр белән кулланган өчен түләүләр кебек). Шул рәвешле башка коммуналь хезмәтләргә караган таләпләр аңа да кагыла.
Калдыкларны җыю һәм утильләштерү буенча тарифларны исәпләгәндә төбәк операторлар хезмәтләндерү зонасына карап, иң югары күләмне билгеләде. Айлык түләү күләме тарифны (1 кубометр калдыкны җыю һәм утильләштерү хакы) еллык чүп-чар җыю нормативына тапкырлап, 12 айга бүлгәч килеп чыга. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р. Хәбиров күрсәтмәсе буенча айлык түләүләр югары күләмне түбәнәйтү исәбенә киметелеп, чүп чыгару тәртипкә салынган урыннарда ул 70 сум тәшкил итте. Бу төркемгә Октябрьский һәм аңа караган авыллар керә. Ә инде 2019 елга кадәр чүп чыгару оештырылмаган муниципалитетларда түләү 35 сум итеп билгеләнде.
Күпфатирлы йортта яшәүчеләр чүп өчен түләүне идарә итүче компания белән килешүгә ярашлы (коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә «каты көнкүреш калдыклар әйләнеше өчен» дигән яңа графа булдырылды) яисә туры килешүләр буенча энергия сату компаниясе аша башкара. Шәхси йортта яшәүчеләр соңгы ысул буенча — энергия сату компаниясе аша түлиячәк, икенче төрле әйткәндә, ут белән кулланган өчен түләгәндә чүп түккән өчен дә түлиячәкләр. Кайбер кешеләр инде ай башыннан ук үзгәрешләр кертелгән квитанцияләрне алды. Башкаларга агымдагы айда чүп чыгарганга гыйнвар-февраль айлары өчен бергә, пенясыз исәпләнгән түләү кәгазьләре җибәреләчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, каты көнкүреш калдыклар әйләнеше өчен түләүне билгеләгәндә фатирда яисә йортта даими яки вакытлыча яшәүчеләр саны да исәпкә алына. Әгәр дә торак милекчеләре башка җирдә яшәп укыса яисә эшләсә яки теркәлгән урыны буенча озак кына булмый торса, исәпләү яңадан башкарылырга мөмкин. Моның өчен төбәк оператор офисына гариза белән тиешле документларны тапшырырга кирәк: уку йортыннан белешмә, вакытлыча теркәлү документы, вакытлыча яшәгән урыннан белешмә. Офис безнең шәһәрдә Северная урамы, 36нчы йорт адресы буенча урнашкан, телефоны: 8 (34767) 5-21-25. Мәгълүматларны [email protected] электрон почтасы аша да җибәреп була. Киләсе айдан сез яңача исәпләнгән квитанция алачаксыз. Шулай ук түләү кәгазьләрендә ялгыш мәгълүматлар булган очракта (мәсәлән, теркәлүчеләр саны дөрес булмаса) төбәк операторының әбүнәчеләр бүлегенә 8 (34782) 2-43-38, 8 (800) 347-90-65 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дөрес мәгълүматларны өстә телгә алынган электрон почтасы буенча да җибәрә аласыз. Шушы темага кагылышлы сорауларыгызны 8 (800) 250-01-85 кайнар элемтә телефоны аша бирергә мөмкин.
Бүгенге көндә төбәк оператор тарафыннан иске чүп савытлары яңаларга алыштырыла, шәхси йортлар төбәгендә урындагы бюджет исәбенә чүп түгү мәйданчыклары зур күләмле калдыклар өчен бункерлар белән җиһазландырыла. Шушы арада ун яңа бункерны түбәндәге адреслар буенча кую планлаштырыла: Октябрьская урамы (урыны әлегә төгәл билгеләнмәгән); Нарыш авылы — Кооперативная ур. 89, Рабочая ур. 3; Төрекмән авылы — Партизанская ур. 3, Кызыл-Маяк һәм Объездная урамнары киселеше; 37нче микрорайон; Свердлов урамы, 54, 56нче йортлар һәм Ленин проспекты, 28 йорт арасындагы ихата; Первомайский бистәсе — Промышленная ур. 39; Зает авылы — Трудовая һәм Клубная урамнары киселеше; Московка авылы — Дачная ур. 44.
Ахырда шунысын искә төшерәсе килә: РФ законы буенча һәрбер кеше коммуналь хезмәтләр белән кулланган өчен вакытында түләргә тиеш, бу, әлбәттә, чүп чыгарган өчен түләүгә дә кагыла. Түләү хакы әллә ни зур түгел, аның каравы сезнең намусыгыз да, контейнерлар да чиста булачак.

Читайте нас: