Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 март 2019, 13:06

Үткәннәрне саклау — киләчәкне кайгырту ул

Быел Башкортстанның дәүләт архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгели. 1919 елның 11 августында РСФСР Баш архивы комиссиясе Уфа губерна архивын оештыру турында карар итә. Ул дата республикада архив хезмәте оештыру көне дип санала.

Быел Башкортстанның дәүләт архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгели. 1919 елның 11 августында РСФСР Баш архивы комиссиясе Уфа губерна архивын оештыру турында карар итә. Ул дата республикада архив хезмәте оештыру көне дип санала.
Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында юбилей уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда БРның Архив эшләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары О. Йосыпов, хакими- ятнең эшләр белән идарәчесе А. Пальчинский, архив бүлеге җитәкчесе Н. Талипова, шулай ук шәһәр учреждение һәм оешмаларының архив өчен җаваплы белгечләре, җәмәгать оеш- малары вәкилләре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.
Чара алдыннан кунаклар шәҗәрәләр күргәзмәсен карады. Аларны төзүдә республика архивы зур ярдәм күрсәтүендә билгеләргә кирәк. Арытаба шәһәр архив бүлеге эшчәнлеген чагылдырган фильм күрсәтелде.
Тантанага җыелучыларга сәламләү сүзен Архив эшләре буенча идарәсе вәкиле Олег Йосыпов җиткерде. Ул архивчылар эшенең җәмгыятьтәге әһәмияте, бу хезмәтнең тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләп, урындагы бүлекнең республика архив эше үсешенә саллы өлеш кертүен билгеләде.
— Октябрьскийның архив бүлеге — республиканың иң яхшы муниципаль архивларының берсе. Төп эшчәнлек күрсәткечләре, матди-техник база торышы, компьютер техникасы белән тәэмин итү буенча ул алдынгылар рәтендә тора, — диде Олег Рафаэль улы.
Шәһәрдә архив эше тарихы, аның үсеше турында архив бүлеге җитәкчесе Наталья Талипова сөйләде.
— Башкорт АССРы Министрлар Советының 1955 елның 30 ноябрендәге 743нче «БАССРның шәһәр һәм район дәүләт архивлары хакында»гы карары нигезендә Октябрьскийда шәһәр архивы төзелде. Киләсе елның 1 августыннан ул үз эшчәнлеген башлады. 1992 елны шәһәр советының чираттан тыш сессиясендә президиум карары белән мэрия структурасы расланды. Аның бер бүлекчәсе итеп мэриянең архив бүлеге билгеләнде.1995 елдагы карар белән ул шәһәр хакимияте архив бүлеге дип яңача аталды, — дип бәян итте Наталья Викторовна.
Шәһәр суды архивы эшчәнлеге З. Миндиярова чыгышында яктыртылды.
Архивчыларның күзгә күренми торган эшләре җәмгыять өчен бик әһәмиятле. Аларның тырыш хезмәте күп ачышлар ясарга, тарихи хакыйкатьне ачыкларга, объектив тарих төзергә мөмкинлек бирә. Шәһәр тарихын саклауда архив эше башында торган хезмәткәрләр зур өлеш кертә. Чарага хөрмәтле ветераннар Л. Сафиуллина, Р. Әгълиуллина, Э. Яковлева, К. Насыйрова, А. Шәмсетдинова чакырылган иде. Аларга истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды.
Хакимиятнең эшләр белән идарә итүче Алексей Пальчинский һәрвакыт ярдәм күрсәткән республика ведомствосы җитәкчеләренә, документларның саклыгын һәм исәбен тәэмин итүдә тырыш хезмәт салган архивчыларга рәхмәтен белдерде, юбилей уңаеннан ихлас тәбрикләде.
Архив эше өлкәсендәге күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен бер төркем хезмәткәрләр республика идарәсе һәм шәһәр хакимиятенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук «Яшь архивчы — 2018» VI Бөтенрусия конкурсында катнашучыларга Тарихчы-архивчылар җәмгыятенең республика бүлеге исеменнән мактау грамоталары, аларны әзерләүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ахырда тантаналы чарада катнашучылар Октябрьскийның тарихи-туган якны өйрәнү музее белән танышты.

Читайте нас: