Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 март 2019, 13:12

Кышны озаттык, язны каршыладык

Гәзитебез битләрендә борынгы славяннардан килгән кыш озату бәйрәме — Май чабу атнасы үтүе турында хәбәр иткән идек. Төп бәйрәм чаралары шәһәребездә якшәмбе көнне Ленин мәйданында узды.

Гәзитебез битләрендә борынгы славяннардан килгән кыш озату бәйрәме — Май чабу атнасы үтүе турында хәбәр иткән идек. Төп бәйрәм чаралары шәһәребездә якшәмбе көнне Ленин мәйданында узды.
Октябрьскийлылар быел да бу бәйрәмнән читтә калмады. Гаиләләре белән җыелышып килүчеләр күп булды. Шәһәрдәшләр кызыклы уен-бәйгеләрдә катнашып, иҗат коллективларының чыгышларын карап, бәйрәмнең төп билгесе булган тәбикмәктән (11 сумнан алып 20 сумга кадәр сатып алырга була иде) авыз итеп, рәхәтләнеп күңел ачты.
Чара программасы кысаларында оештырылган бәйрәм курчаклары ясау бәйгесе, тәбикмәкле табын өстәлләре күргәзмәсен дә халык кызыксынып карады. Аларда белем бирү учреждениеләре, төрле оешмалар актив катнашты. Жюри карамагына тәкъдим ителгән иҗат эшләре чагу бизәлеше, үзенчәлекле башкарылышы белән аерылып торды, мул өстәлләр төрле тәбикмәкләр, башка милли ризыклардан сыгылып торды. Нәтиҗәләр буенча, курчак ясау конкурсында беренчелекне 7нче «Чебурашка» балалар бакчасы алды. Икенче урынны — 20нче «Кояшкай» балалар бакчасы, өченчене — 37нче «Веснянка» балалар бакчасы яулады. Тәбикмәкле өстәлләрне әзерләүчеләр арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Иң яхшы һәм мул өстәл дип 2нче гимназиянеке танылды. 8нче «Бал корты» һәм «Өмет» 27нче балалар бакчалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
Уен-көлке, җыр-биюләр белән бәйрәмнең ахырына якынлашуы да сизелми калды. Олысы да, кечесе дә көтеп алган мизгелләр килеп җитте. Гадәт буенча мәйдан уртасында урнашкан Май чабу йоласы символы — Кыш карачкысын яндырдылар. Шул рәвешле халык салкын кышны озатып, ямьле, кояшлы язны каршы алды. Һәркем саламнан ясалган курчакның януын күзәтеп, җиргә яз, яңа тормыш килүен теләгәндер.

Читайте нас: