Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 март 2019, 13:27

Хатын-кызлар өчен яңа клуб оештырылды

Шәһәребезнең гүзәл затларына күңелле хәбәр җиткерәбез: Октябрьскийда татар хатын-кызлары өчен «Сәлам» исемле клуб ачылды.

Шәһәребезнең гүзәл затларына күңелле хәбәр җиткерәбез: Октябрьскийда татар хатын-кызлары өчен «Сәлам» исемле клуб ачылды.
Шушы көннәрдә аның чираттагы җыелышы үтте. Чарага шәһәр хатын-кызлар советы җитәкчесе Асия Мофаззалова, ак әбиләр Рәзинә Сабирова, Миңниса Латыйпова чакырылган иде.
Асия Габбас кызы җыелучыларны хатын-кызлар советы эшчәнлеге белән таныштырды, яңа клубның юнәлешләрен төрләндерү буенча киңәшләрен бирде. Шәһәрдәге башка клуб, берләшмәләрнең дә эш тәҗрибәсен өйрәнеп, алар белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Мәсәлән, «Сәлам» клубы әгъзалары, китапханә карамагындагы әдәби берләшмә татар поэзиясе бүлеге оештырып, үзләре язган әсәрләре белән чыгыш ясарга, шигырь укучылар бәйгесе үткәрергә мөмкин, диде ул.
Клубның әлеге җыелышы татар хатын-кызларның баш киемнәренә багышланды. Матур чигүле калфаклар, күз явын алырдай бизәкле яулыклар, шәлләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кадерләп сакланган милли киемнәрнең байтагын Рәзинә Сабирова алып килгән иде. Рәзинә Яхъя кызының шәхси коллекциясендә булган әйберләрнең тарихы да бай. «Менә бу каюлы читеккә 200 еллап. Аны Казанда теккәннәр. Хуҗасы шушы читекне киеп намаз укыган булган. Ул аны кызы Разыяга калдырган. Разыя апа минем әнкәйгә шушы читекне бүләк итеп бирде. Әнием дә аны киеп намаз укыды. Аңардан ул мирас миңа калды. Чулпылар исә карт әниемнеке, XIX гасырның башында, урталарында эшләнгән», — дип сөйләде ул. Аның үз китаплары күргәзмәсе дә игътибарсыз калмады.
Җыелучылар матур итеп яулык бәйләргә дә өйрәнде. Осталык дәресен клубны оештыручы Гөлсем Мансурова үткәрде.
Бу көнне клубка килүчеләр бик күп файдалы мәгълүматлар туплады. Һәркайсы рәхмәтле булып, киләсе очрашуны көтеп калуын белдерде. Җанлы аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
Кунаклар таралганнан соң клуб җитәкчесе белән әңгәмәләшеп алдык.


— Гөлсем ханым, яңа клуб турында җентекләбрәк сөйләп үтсәгез иде.
— «Сәлам» хатын-кызлар клубы ачылуына берничә ай гына үтте. Мәгълүм булуынча, «сәлам» тынычлык дигәнне аңлата. Клуб буш вакытларда җыелып, кул эшләрен, ислам нигезләрен, гарәп графикасын, мөселман хатын-кызлар өчен кирәкле башка шөгыльләрне өйрәнергә мөмкинлек тудыру максаты белән барлыкка килде. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге заман афәтләренең берсе — ул ялгызлык. Кызганычка каршы, ялгыз олы кешеләр күбәйгәннән-күбәя. Аларның кайчандыр эшләгән коллективлары бүгенге көндә юк, таркалып беткән, балалары да еракта. Шул сәбәпле әти-әниләр, әбиләр берүзе генә гомер кичерә. Хатын-кызларның картайган көннәре ялгыз, ямьсез, күңелсез рәвештә үтмәсен өчен үзебезнең клубка чакырабыз. Гомумән, җир шарында, мөселман дөньясында булган хәлләр белән таныштырып, фикер алышабыз, бер-беребезнең хәлләрен сорашабыз, хәбәрләр белән бүлешәбез. Чөнки күп вакыт кешеләргә гади сөйләшү, аралашу да җитми. Әйткәндәй, Өлкәннәр көнен дә бик матур, күңелле үткәреп җибәрдек. Олылар рәхәтләнеп аралашып, җырлап күңел ачты. Нык канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

— Димәк, сезнең клуб өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен?
— Юк, клуб өлкәннәр өчен генә түгел. Безгә яшь хатыннар дә теләп килә. Алар арасында ислам нигезләрен өйрәнүчеләр дә байтак. Күбесенең эш вакытлары мәдрәсә-мәчетләрдә уку өчен уңайсыз. Безнең укулар эшләгән хатын-кызлар өчен җайлырак. Нигездә, дәресләрне сишәмбе көнне 18.00 сәгатьтә үткәрәбез. Кемгәдер көндез укырга уңайлы икән, рәхим итсеннәр, без каршы килмибез. Клубка төрле һөнәр ияләре йөри, табиблар, юристлар, укытучылар һ. б. бар арабызда.

— Аңлавымча, дини дәресләрдән башка, милли юнәлеш буенча да эш алып барасыз.
— Мин үзем, милли мәсьәләләр белән күптән шөгыльләнәм. Заманында гөрләп торган татар-башкорт иҗтимагый үзәгендә эшләдем. Кызганычка каршы, таркалулар җиле аңа да кагылды. Әмма олыгайган саен саен милли хәстәрләү, милләттәшләр өчен кайгыру хисе арта гына бара. Гомер узган саен үзеңнең милләтеңнең иң яхшы, сыйфатлы җәүһәрләрен күңелеңдә сакларга тырышасың. Милли «сандык» һәр кешенең күңелендә бар. Клуб оештырылуның тагын бер сәбәбе: үзебезнең татар халкының гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, аш-суын, көнкүрешен яшьләргә җиткерү. Гореф-гадәтләрне, ана телен белмәгән, милли тәрбия алмаган кеше үзенең кем икәнен аңламый, Аллаһы Тәгаләне дә танымый, андый буынның киләчәге дә юктыр, минемчә. Үз-үзен тәрбияләгән, үзлегеннән белем алган кеше генә үзен танып белә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в) дә «Белемне бишектән алып ләхеткә кадәр җыегыз», — дигән.

— Киләчәккә планнарыгыз нинди?
— Яңа оешмабызның эшчәнлеген активлаштыру, җәелдерү максатында башка хатын-кызлар клублары, берләшмәләре белән танышасы, аларның эш тәҗрибәсен үзләштерәсе килә. Бервакыт шулай Нигериянең мөселман хатын-кызлар союзы генераль сәркатибе белән танышырга туры килде. Ул үзләренә чакырды, тик инглиз телен бик яхшы белергә кирәк иде. Тел киртәсе аркасында, кызганычка каршы, барып булмады.
Сүз ахырында тагын шунысын әйтәсе килә: «Сәлам» хатын-кызлар клубының ишекләре теләге булган һәркем өчен ачык, ул Луначарский, 2нче йорт адресы буенча урнашкан. Вакытыгызны кызыклы һәм файдалы үткәрәсегез килсә, безнең очрашуларга рәхим итегез!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.

Читайте нас: